Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионерлар – «Онлайн дөньясы»нда

Үзәк китапханәдә үткәрелүче интернет-сервислар белән эшләргә өйрәтүче дәресләр өлкән буын кешеләрен җәлеп итте. Пенсия яшендәге күп кенә кешеләр гаджетларда өйрәнергә теләк белдерә.

Ике ай дәвамында алар атнасына бер тапкыр төрле мәйданчыкларга җыелдылар һәм мобиль кушымталар белән таныштылар. Алган теоретик белемнәрен практикада ныгыттылар. Аларга бу эштә волонтерлар ярдәм итте.

– Бүгенге заманда гаджетларсыз яшәп булмый. Бер барыбыз да төрле дәрәҗәдә смартфоннардан, планшетлардан файдаланабыз. Моны шалтырату өчен генә файдаланмыйбыз. Алар ярдәмендә без коммуналь хезмәтләр түлибез, кирәкле товарларга заказ бирәбез, төрле хезмәтләрдән файдаланабыз. Болардан яшьләр актив файдалана. Өлкән буын кешеләре дә алардан калышмасын өчен «Онлайн дөньясы» проекты оештырылган, – дип сөйли Чис тайдагы проект координаторы, «Единство» ресурс үзәге җитәкчесе Софья Хәсәнова.

«Өлкән буын өчен онлайн дөньясы» – бу Президент грантлары фондында яклау тапкан социаль проект. Ул «Азамат» Казан шәһәр иҗтимагый фонды тарафыннан эшләнде һәм тормышка ашырыла. Социаль ориентлашкан коммерцияви булмаган оешмалар өчен «Единство» Чистай ресурс үзәге проект партнеры булып тора һәм аны безнең район территориясендә тормышка ашырырга ярдәм итә.

16 дәрес вакытында «студентлар» дәүләт порталларыннан, сайтлардан, интернет- эзләгечләрдән, карталардан, төрле мессенджерлардан, мобиль банклардан, социаль челтәрләрдән һәм башка файдалы кушымталардан файдалану кагыйдәләрен өйрәнделәр.

Тәнәфесләрдә бишәр минутлык сәламәтлек саклау чаралары уздырылды. Анда студентлар чәйнең халык рецептлары белән таныштылар, үзләренеке белән уртак лаштылар. Башка халыклар традицияләрен өйрәнделәр. Барлык мәгълүматны да Интернеттан алдылар, кем әйтмешли, файдалыны күңелле белән аралаштырып бардылар. Лекцияләрдә ишеткәннәрен блокнотларына яза бардылар. Дәресләр курслары беткәндә һәр тыңлаучы сертификат һәм методик әсбап алачак. Оештыручылар сүзләре буенча өлкән буынны өйрәтү дәвам итәчәк, әмма дәрес темалары төрле булачак.

Фикерләр:

Елена Курбатова:

– Дәресләрдә мин үзем өчен күп нәрсәләр ачтым, мәсәлән, дәүләт хезмәтләре сайтында кирәкле нәрсәләр өйрәндем. Элегрәк тә ресурстан файдалануны белгән кебек идем, әмма барысын да белеп бетермәгәнемне хәзер аңладым. Бүген без онлайн банк ярдәмендә акчаны дөрес күчерергә өйрәндек. Мин биредәге дәресләрне кирәкле һәм файдалы дип саныйм, бигрәк тә өлкәннәр өчен. Хәзер без онык ларыбыз белән бер дулкында булачакбыз.

Светлана Леонтьева:

– Миңа улым смартфон бүләк итте. Тиз генә аңлатты да үзе китеп тә барды. Ә мин ничек файдаланырга икәнен аңлап та өлгерә алмадым. Үзизоляция вакытында беренче тапкыр авырлыклар белән очраштым. Телефоннан ничек хәбәр җибәрергә кирәклеген дә белмәвемне аңладым. Элек эшләгән вакытта хезмәттәшләремнән сорый идем, коммуналь хезмәтләр түләгәндә дә алар кая басарга икәнен күрсәтәләр иде. Ә мин хәзер пенсиядә, улым еракта яши, сорар кешем дә юк. Әлеге дәресләр безгә элементар нәрсәләрне өйрәнү өчен булса да кирәк.

Галина Юрченко:

– Әлеге дәресләр турында мин очраклы рәвештә генә белдем. Аларны үткәрергә кирәк. Мин бүген автовокзал микрорайонына коммуналь хезмәтләр өчен түләргә бардым. Ә телефоннарда барлык кушымталар да бар, өйдән чыкмыйча да түләп була. Биредә без күп файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар алырга мөмкин. Тормыш алга бара, технологияләр үсә, без бер урында гына тормыйбыз. Замана белән бергә атларга кирәк, шулай иткәндә тормыш тагын да кызыклырак булачак.

Кулланышка инструкция

Өлкән буынны смартфоннан файдаланырга өйрәтәбез

Өйрәтүне яхшы шартларда, әйтик, чәй өстәле артында үткәрергә мөмкин. Дәресне берничә көнгә, смартфонның төп, беренче дәрәҗәдәге функцияләреннән башларга кирәк.

Төп экранга файдалы функция ярлыкларын :мәсәлән, һава торышын, календарьне, фотоаппарат, фонарик һәм башкаларны куегыз.

Аннары кушымта, мессенджерлар ярлыкларын өстәгез. Моны көн дә кулланып булуын күрсәтегез. Мәсәлән, әби белән бабайны урамга һава суларга алып чыгыгыз да, телефон ярдәмендә фотога төшерегез яисә аларга якындагы автобусның кайтирәдә булуын карарга ярдәм итегез.

Берничә көннән Интернетка күчегез. Аны смартфон ярдәмендә белдерүләр карарга яисә телевизион канал программасын карарга өйрәтегез.Моның өчен, әгәр дә кирәк булса, махсус кушымталарны смартфоныгызга күчерегез.

- Ә менә Интернет аша банк счетлары белән идарә итүне соңгы этапка калдырыгыз. Бу иң авыр дәрес булачак. Әмма вакыт узу белән әби- бабай банкта, почтабүлекчәләрндә чиратта басып торырга кирәкмәвенә сөенеп, моны тулысынча бәяләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев