Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Педиатрия комплексының төзелешен, кадрлар кытлыгын тикшерделәр

Муниципаль район хакимиятенең конференц-залында медицина советының хисап утырышы булды. Аны Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы Илдар Хәнифов ачты.

Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов катнашты.

– 2022 елның хисап нәтиҗә­ләре буенча безнең медицина оешмалары алдына куелган үлем очракларын киметү, медицина хезмәтләре алуны күтәрү, инструменталь методларны тикшерүләр буенча куелган максатларга ирешелде. 2022 елда барлык подразделениеләр тарафыннан план бурычларын үтәү 99,99 процент тәшкил итә, – диде Илдар Фәрит улы.

 

Үлем сәбәпләре турында сөйләделәр

Хирургия бүлегендә узган елда 1 963 кеше дәваланган, оператив активлык 41,8 процент тәшкил итә, бу соңгы ике елдагыдан 41, 8 процентка артык. Пациент бүлектә 5-7 көн дәвалана. Лапароскопик аппендэктомия һәм бүсерне дәвалау, холецистэктомия, УЗИ контролендә тире аша дәвалау ысуллары үсеш ала.

Икенче дәрәҗәдәге травматологик үзәктә узган елда 1090 пациент дәваланды, шуларның 132се юл-транспорт вакыйгаларыннан соң дәвалану үтүчеләр. Гәүдәдә җәрәхәтләр алучы 800 пациент оператив дәвалау үтте.

Үлем сәбәпләре структурасында кан әйләнеше авырулары элеккечә үк беренче урында тора. Икенче һәм өченче урында онкологик һәм сулыш юлы органнары авырулары кала.

 

Кадрлар кытлыгы проблемасы

2023 елның 1 гыйнварына Чистай үзәк район дәваханә­сендә 1344 хезмәткәр эшли.

– Табибларның 40,9 проценты, урта медицина персоналының 68,6 проценты квалификацияле категориягә ия. Дәваханә буенча физик затлар белән тупланыш 75 процент тәшкил итә, шуларның 44,5 проценты табиблар, бу 153 табиб дигән сүз. Агымдагы елда 3 табибны табиб-акушер-гинеколог, табиб-нейрохирург, табиб-анестезиолог-реаниматолог белгечлекләре буенча эшкә урнаштыру планлаштырыла.

 

Педиатрия комплексы кирәк

70 ятак урынга исәпләнгән педиатрия комплексы төзү ки­рәк­леге турында да сөйләштеләр. Аның составына күкрәк балалары өчен бер урынлык изоляцияләнгән инфекция бокс­ларын 40 урынга исәпләнгән педиатрия бүлеген, интенсив терапия палатасын, 30 урынга исәплән­гән тернәкләндерү бүлеген, дәвалау кабинетлары һәм заманча җиһазлар белән дәвалау-диагностика блогын урнаштырырга була.

 

Кабул итү-диагностика бүлеге ачылды

Узган елның мөһим вакыйгасы булып Чистай район дәваханәсе стацио­нары базасында яңа кабул итү-диагностика бүлеген ачу булды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ул үз эченә пациентларны кабул итү, кискен хәлләр, инфекция боксын, шокка каршы залны, процедура залын, яраларны бәйләү, карау һәм диагностика кабинетларын ала.

Ул тәүлегенә 24 сәгать эшли. Биредә пациентлар ташкынының ачык логистикасы төзелгән, тулы күләмдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең киң мөмкинлекләре бар.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «Татарстан Республикасы халкына беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләшерү» республика максатчан программасын тормышка ашыру дәвам итә. 2022 елда Түбән Кондрата авылында модуль технологиясе буенча ФАП төзелде.

Утырыш азагында намуслы хезмәтләре белән танылган медицина хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев