Пьедесталда — гер күтәрүчеләр
...
Казанда студентлар арасында гер спорты буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Анда «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбен тәмамлаучылар, тренер Альберт Гыйниатуллинда тәрбияләнүчеләр Екатерина Бурмакина һәм Николай Шилинцев та катнашты. Алар хәзер укый торган Санкт-Петербург физик культура һәм спорт институты данын якладылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча Екатерина — беренче, ә Николай өченче урын алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, студентлар турниры барышында Екатерина Бурмакинага тантаналы шартларда Россиянең спорт мастеры таныклыгы һәм билгесе тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев