Печәнне янгыннан саклагыз!
Хәзер басуларда терлек азыгы әзерләү бара.
Коры һава торышы эшне кулай срокларда башкарып чыгу өчен яхшы мөмкинлек бирә. Әмма шул ук вакытта печән яну, печәнлектә янгын чыгу кебек җитди куркыныч та тудыра.
Инспекторлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк леген искәртәләр.
– Печән януына юл куймас өчен, территорияне яна торган чүп-чардан, коры үсемлекләрдән чистарту, су белән тәэмин итүне әзерләү, сулыклар оештыру буенча эш алып барырга кирәк, – дип сөйли Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин. – Печән, ашлык һәм тупас азык саклана торган урыннарда тәмәке тарту очракларына юл куярга ярамый. Тупас азык запасларын ферма биналарыннан янмый торган тоташ диварлар белән аерып алынган корылмаларда гына сакларга кирәк. Тупас азык кибәннәрен, әрдәнәләрен электр тапшыру линияләренә кадәр – 15 метр дан да ким булмаган, юлларга кадәр – 20 метрдан да ким булмаган, биналарга һәм корылмаларга кадәр 50 метрдан да ким булмаган арада урнаштырырга кирәк.
Әзерләнгән азыкны янгыннан саклау янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләсенә аңлы һәм җаваплы якын килүдән тора. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә печән, ашлык һәм тупас азык саклау урыннарында янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрергә һәм аларның янгынга каршы сакланышын тәэмин итәргә кирәк.
– Ачык кырда печән эскер т ләгәндә минераллаштырылган полосалар урнаштырырга кирәк. Кибәннәрне урнаштыру өчен мәйданчыкларны периметр буенча кимендә 4 метр киңлектәге полоса белән сөрергә кирәк. Терлек азыгын моның өчен билгеләнгән биналарда сакларга, ә иң яхшысы – аерым торган биналардан файдаланырга, – дип билгеләп үтте Руслан Рамил улы.
Техниканың төзеклегенә һәм янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылуына игътибар итәргә кирәк.
– Эшкә ягулык бирү, майлау һәм электр белән тәэмин итү системасы җентекләп көйләнгән һәм тикшерелгән, очкын сүндергеч һәм беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән техника рөхсәт ителә. Транспорт чараларын азык складлары территориясенә кую тыела, – ди өлкән инспектор.
Авылларда һәм шәхси секторда яшәүчеләр печән, салам һәм башка яна торган материалларны торак йортлардан, хуҗалык корылмаларыннан ерак урыннарда урнаштырырга кирәклеген истә тотарга тиешләр. Печәнне торак корылмалар янындагы сарай түбәләренә өеп кую, шулай ук керү юлларын каплау рөхсәт ителми.
Янгын чыккан очракта, кичекмәстән 01 телефоны, кәрәзле телефоннан 101 номеры буенча янгынга каршы хезмәткә хәбәр итәргә һәм ут таралуны кисәтү буенча чаралар күрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев