Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Пациентлар сәламәт булсын өчен, уңайсызлыкларга да түзеп була»

Табиб-хирург Әхәт Зарипов Казаннан күчеп килгән. Чистай үзәк район дәваханәсендә ул ике ел эшли.

Эштә берничә тәүлек кизү тору, көненә 10ар минут йок лау – хирург Әхәт Зарипов өчен тормыш нормасы. Аңа 28 яшь кенә булуына карамастан, эше турында сөйләр сүзләре күп аның, чөнки бу өлкәдә ул 10 елдан артык хезмәт куя.

Әңгәмәдәшем 15 яшеннән тормышын медицина белән бәйләргә карар иткән. Ничек кенә сәер тоелмасын, аны бу һөнәргә квадро циклда йөргәндә алган имгәнү алып килгән. Республика клиник дәваханәсендә озак вакыт дәвалану һәм тернәкләнү үткәндә Әхәт Зарипов персо налның эшен күзәткән, оялып тормаган һәм булачак коллегалары белән танышкан.

– 9нчы сыйныфта укыганда мин дәваханәгә кизү торырга йөри башладым. Травматология бүлегендә берничә сәгать эшли идем. Гаиләдә минем теләгемне хупладылар. Мин иң түбәннән башладым, чөнки киләчәктә үз планнарымны тормышка ашыру өчен, миңа тәҗрибә тупларга кирәк иде. Каталканы кая да булса илтеп куярга яки берәр нәрсә алып килергә, алып китәргә кирәк булса, мин ярдәмгә килә идем. Операция ясауны, әлбәттә, миңа ышанып тапшырмадылар. Шуңа да карамастан, миңа өлкән хезмәттәшләрем өчен файдалы булу ошый иде, – дип искә ала Әхәт Радик улы.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, максатчан егет Казан медицина университетына укырга кергән. Уку җиңел булмаган, аңа көн саен үзе аша бик күп мәгълүмат үткәрергә туры килгән. Өстәвенә, барысын да әле истә калдырырга кирәк. Медицинада башкача була да алмый. Конспектлар, әлбәттә, яхшы, әмма практика да бик кирәк. Әхәт Зарипов хирургия буенча студентлар фәнни түгәрәгенең старостасы булган, конференцияләрдә катнашкан һәм призлы урыннар алган, үз үсеше өчен стационарда кизү торган. I курстан ук клиник база булып Республика клиник дәваханәсе торган.

Университетта алты ел уку әле табиб булдың һәм эшкә урнашу турында уйланырга кирәк дигән сүз түгел. Әңгәмәдәшебезне алда ординатура көтә.

– Ординатура үз эченә күбрәк практиканы ала, без үз пациентларыбызга кураторлык итәбез. Шул ике елымны мин укуга түгел, ә эшкә барган кебек йөрдем. Атнага бер тапкыр без практик табиблар булган кафедра хезмәткәрләре белән бергә җыела идек. Алар төрле дисциплиналар буенча дәресләр үткәрделәр, чөнки аларның һәрберсе үз юнәлеше белән шөгыльләнә. Әйе, хирургия шактый күптармаклы. Гомуми хирургия бар, аны башкача абдоминаль дип атыйлар. Аның максаты – корсак куышлыгы авыруларын хирургик дәвалау. Торакаль хирургия күкрәк читлеге органнарында специальләшә. Без пешү, эренле яралар бүлекләренә йөрдек. Мин күбрәк абдоминаль хирургия буенча специальләшәм, әмма уку барышында барлык аспектларны да өйрәнергә туры килде.

– Практика, бигрәк тә хирургларның, эмоциональ яктан катлаулы була, диләр. Сездә шундый вакытлар булдымы? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– 9нчы сыйныфтан башланган беренче тәҗрибәмне искә төшерсәк, мин ул вакытта ук күп нәрсә күрдем, дип кыю рәвештә әйтә алам. Травматология бүлегендә эшләгәнлектән, пациентларны зур юл-транспорт һәлакәтләреннән алып килә иделәр. Эмоциональ халәт күп очракта характерга бәйле. Мин шундый нәрсәләргә һәрвакыт тыныч карый идем, – дип җавап бирә Әхәт Зарипов.

Сөйләшү барышында әңгәмә башында ук туган соравымны тизрәк бирәсем килде.

– Сез ни өчен Казаннан Чистайга күченеп кайттыгыз?

– Сигез еллык укуны тәмам лаганнан соң эшкә урнашу белән бәйле мәсьәлә килеп бас ты. Өлкән иптәшләремнең киңәшләрен тыңлап, мин районда эшләячәкмен дигән карар кабул иттем, чөнки кечкенә шәһәрләрдә Республика клиник дәваханәсендәге кебек ресурслар юк, монда, барыннан да элек, баш һәм куллар белән эшләргә кирәк.

Чистайга килгәч, Әхәт Радик улы яңа урынга җайлашуда яңа хезмәттәшләренең ярдәме зур роль уйнавын яшерми. Аны ул, үзе белдергәнчә, бүгенге көндә дә тоя. Чистай үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре составында яшь табиб ике елга якын эшли. Алган белемнәре җирле сәламәтлек саклау өлкәсендә мөһим роль уйный. Әхәт Зарипов – аппендицитны традицион кисем белән түгел, ә өч кечкенә тишем аша алган беренче табиб.

– Лапароскопик аппендэктомия видеокамера, 1-5 миллиметр калынлыктагы кечкенә инструментлар ярдәмендә үткәрелә, – дип аңлата хирург.

– Сез эшләү дәверендә күпме җитди операция башкардыгыз?

– Гади операцияләр юк, һәр организм индивидуаль, һәркемнең үз анатомик үзенчәлекләре бар. Әйе, практикада тагын да начаррак очрак лар белән очрашканым булды.

– Хирург эшендә иң авыры нәрсә?

– Беренче чиратта, син кешеләр белән эшлисең, ә алар барысы да төрле. Хирургның гына түгел, барлык табибларның да эшендә иң катлаулы нәрсәләрнең берсе – төрле хәлләрдә дә кешелеклелек һәм тыйнаклык күрсәтү. Үз эшенең осталары хис-тойгыларга ирек бирергә тиеш түгел. Ә хирургиядә төп авырлык – операция ясау түгел, ә аның кешегә кирәк булу-булмавын ачыклау, чөнки операция – соңгы чара һәм билгеле бер куркыныч яклары бар. «Битлек астында качып ятучы» авырулар була. Кешене операция өстәленә салырга кирәкме-юкмы икәнлеген аңлау өчен, тиешле диагностика үткәрергә кирәк. Операциядән соңгы чор да операция кебек үк мөһим.

– Ә үз туганнарыгызны дәвалыйсызмы?

– Әйе, кайчагында туры килә. Шалтыратсалар, киңәшне читтән торып бирү авыр, кешене күрергә кирәк. Еш кына сөйләгән белән күргәннәр нык аерылып тора. Телефоннан кемгә мөрәҗәгать итү яхшырак булачагын гына әйтә алам. Аллаһка шөкер, туганнарга операция ясарга туры килмәде. Әмма бервакыт дустыма җитди операция ясадым.

– Сезнең биоритмыгызда эш ничек чагыла?

– Күпчелек табибларның кебек үк, хирургның да көндезге һәм төнге сменалары бар. Вакыт узу белән мин 10ар минут йокларга һәм йокыны шулай туйдырырга өйрәндем. Кыс ка вакыт эчендә көч тупларга туры килә,чөнки дәваханәдә берничәшәр тәүлек булырга туры килә. Отпуск вакытында тулысынча ял итәм. Игътибарны эштән читкә юнәлдерәм, вакытны бөтенләй башка шартларда үткәрәм, күбрәк табигатьтә ял итү ошый. Якыннарым белән күбрәк вакыт үткәрергә тырышам.

Әхәт Зарипов яхшы хирург булу өчен, үзеңне башта ук күп эшләргә туры киләчәгенә әзерләргә һәм студент яшеннән башлап остазларның киңәшләренә колак салырга кирәк дип саный.

– Табиб – мәңгелек һөнәр. 2020 елда, коронавирус аркасында барысы да өйдә калганда, без тулы күләмдә эшләдек. Пандемия башлану белән, күп кенә коллегаларым кебек үк, мине дә дистанцион укытуга җибәрделәр. Мин диплом алдым, ул миңа «кызыл зона»да эшләргә мөмкинлек бирә. Вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталендә, кирәк булганда, мин табибларны алмаштырам. Хирург, терапевт, реаниматолог булып та эшлим. Башта саклагыч костюмда операция ясау авыр булды, әмма акрынлап күнектем. «Кызыл зона»да 6-8 сәгатьлек сменадан соң, озак йоклаганнан соң кебек үк, йөз шешенә, респиратордан колак лар авырта. Әмма пациентлар өйләренә сәламәтләнеп кайтып китсеннәр өчен, уңайсызлыкларга да түзәргә туры килә.

Әңгәмәбездән соң Әхәт Радик улы чираттагы кизү торырга китте. Яшь, әмма инде тәҗрибәле, булдыклы табиб авыруга ашыгыч ярдәм күрсәтә белә. Килешәсездер, коллегаларыннан мондый характеристикага лаек булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев