Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паспортлар тапшырылды

38 яшь чистайлыга тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды.

Әлеге матур традиция яшь буында Ватанга карата патриотизм һәм мәхәббәт формалаштыру проекты кысаларында яңадан торгызылды. "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, РФ федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Чистай районындагы бүлеге начальнигы Равиль Мәзгутов, муниципаль район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин, эчке эшләр бүлеге ветераны Владимир Салеев, Бөек Ватан сугышында катнашучы Михаил Малолетков кызларны һәм егетләрне тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга белән котладылар.
Паспортлар белән бергә яшүсмерләр исемле котлау открыткалары алдылар, чаралар программасына "Чистай -2020" видеофильмын карау да кертелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев