Паспорт өчен фотошоп тыела
Россия паспортларын алу һәм алыштыру буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының яңа административ регламенты үз көченә керде. Хәзер фотографияләрне эшкәртү тыела.
Фотошоп яратучылар өчен яңа чикләүләр кертелде. Дөрес, алар әлегә гражданинның шәхесен раслаучы төп документка гына кагыла. Кемдер: «Паспортка үзгәртеп эшкәртелгән фото нигә кирәк, аны бит азлар гына күрә, – дип уйлар. Әмма күбесе иң уңышсыз фото – паспорттагы фото, дип саный. Документлар пакетын әзерләгән вакытта паспорт күчермәсен ясатканда шаярулар, төрттерүләр, аерым алганда, кызларны, фотошоп ясарга этәрә.
– Кияүгә чыкканнан соң, мин, барысы да кебек үк, паспорт алыштырдым. Йөкле идем, әлбәттә, бераз тазарган вакытым иде. Фотога төшкәч, миңа компьютерда аны күрсәттеләр. Зур планда йөзем мине канәгатьләндермәде. Фотога төшерүчегә бит алмаларын бераз кечерәйтергә куштым. Хәзер бары 45 яшьтә генә паспорт алыштырырга, шул вакытка бераз ябыгырга кирәк булыр, – дип елмая әңгәмәдәшем.
Дөрес, элек фотостудияләрдә осталар фотосурәтне эшкәртү хезмәтен тәкъдим итәләр иде. Күзләрне бераз зурайтырга, биттәге тапларны, бетчәләрне бетерергә мөмкин иде. Хәзер бу тыелган булып чыкты.
– Фотога төшкән вакытта күз төсен үзгәртүче линзалар кулланырга ярамый. Күзлектә фотога төшәргә була, әмма аның кысасы күзләрне капларга, ә пыялалары караңгылатылган булырга тиеш түгел. Баш киеме дини карашлар буенча гына рөхсәт ителә, әмма ул йөзне капларга тиеш түгел. Фотода йөзнең барлык үзенчәлекләре дөрес күрсәтелергә тиеш, – диелә регламентта.
Моннан тыш, формада һәм өске киемдә, шулай ук иякнең бер өлешен каплап торган шарфларда фото тыелган. Шәхси фотографияләр паспорт алу яки алыштыру турында гариза биргән көнгә гражданинның яшенә туры килергә, аклы-каралы яки төсле вариантта, 35x45 мм үлчәмдә булырга тиеш. Фон ак, тигез, тапларсыз һәм чит предметларсыз булырга тиеш. Гражданинның күзләре ачык булырга, ә чәчләре битне капламас ка тиеш.
Фотограф киңәше
Паспортта уңышлы фотография – күпләрнең хыялы.
Без күп еллар профессиональ фотограф булып эшләүче Екатерина белән элемтәгә кердек. Ул уңышлы сурәтләрнең серләрен яхшы белә. Кыз хәтта паспорттагы фото да уңышлы була ала, дип саный.
– Һәр нәрсәне хәл итеп була. Җаваплы мизгелгә алдан ук әзерләнергә киңәш итәм. Менә, мәсәлән, минем фотосессия җитди булса да, мин клиентымның «күзләре белән елмаюын» сорыйм. Караштан күп нәрсә тора. Хатын-кызларга ияк кысылмасын өчен, аскы теш казнасын йомшартырга киңәш итәм. Ә ир-атларга, киресенчә, яңак сөяген һәм йөзнең аскы өлешен күрсәтергә кирәк, – ди Екатерина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев