Пандемия туристлар планын үзгәртә
Җәй – яллар, кызык лы сәяхәтләр һәм актив ял чоры.
Әмма быел коронавирус пандемиясе кешеләр тормышына, шулай ук җәйге ялга җитди үзгәрешләр кертте. Күпләргә алдан планлаштырган ялдан баш тартырга туры килде. Кемдер ил курортларына юллама алды, икенчеләре – кыюрак кешеләр әле һаман да чит илдә ял итүгә өметен өзми.
Ял ит һәм бонус ал!
1 июльдән башлап Россия төбәкләренең күбесендә туристлык сезоны рәсми рәвештә ачылды. Әмма юлга чыгар алдыннан төбәк властьларының тәкъдимнәре белән танышырга кирәк, урыннарда социаль дистанцияне сакларга, кеше күп йөри торган җирләрдә маскалар кияргә һәм даими рәвештә кулларны юарга кирәк.
Илебезнең билгеле төбәк ләрендә ял итүне планлаш тырып, россиялеләр чыгымнар ның бер өлеше өчен бонуска исәп тота алалар. Программада конкрет даталарда илнең аерым төбәкләрендә ял иткән өчен кэшбек та каралган. Шундый шартлар да бар: турның озынлыгы 5 төннән дә аз булмаска, ә бәясе 25 меңнән башлап булырга тиеш. Турны Интернет аша туроператорлардан сатып алу мәҗбүри. Түләү «Мир» картасы системасы белән үткәрелә. Кире кайтарылган сумма путевка бәясеннән тора һәм 5 меңнән 15 меңгә кадәр тәшкил итә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ял итүчеләр арасында популяр булган Кара диңгез төбәкләре исемлектә юк. Әлеге төбәкләрдә ял иткән өчен компенсацияне сезон арасында, 1 октябрьдән 20 декабрьга хәтле генә алырга мөмкин.
Шул ук вакытта ял итәргә теләүчеләр саны кимеми.
– Турларга заказлар бирүчеләр бездә кимемәде. Бары кешеләр ил эчендәге юнәлешләрне генә сайлый башладылар, – дип билгеләп үтте шәһәребезнең туристик фирмаларының берсенең директоры Нина Головач. – Шул ук вакытта август-сентябрь айларына чит илләргә турлар броньлаштыручылар алардан баш тарт мадылар һәм чит илләрдә ял итәргә карар кылдылар.
Чит илләрдә кая ял итәргә мөмкин?
РФ хөкүмәте карары буенча Абхазия, Англия, Танзания һәм Төркия белән авиаэлемтәләр яңартылды. Туристик юнәлешләр буенча 1 августтан Анкара, Стамбул аэропортлары ачылды. 10 августтан Россиядә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Ростов-на-Донудан курортлар урнашкан Антальяга, Бодрумга, Даламанга туры даими һәм чартер рейслары яңартылды.
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Рос туризм Төркиянең популяр курортларына ял итәргә барырга планлаштыручы россиялеләр өчен белешмәлекләр бастырып чыгарды. Алар арасында – җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә маска киеп йөрү һәм коронавирус инфекциясен дәвалауга чыгымнарны каплаучы иминият таныклыгы сатып алу тәкъдимнәре бар.
– Иминиятләү таныклыкларын авиабилет сатып алганда туроператорлардан, паспорт контролен үткәнчегә кадәр аэропортларда, Төркиянең туризмны үстерү буенча Агентлык сайтында алырга мөмкин. Очыш вакытында пассажирлар шәхси мәгълүматлар, кресло номерын, Төркиягә бару адресын, элемтә һәм сиптомнар турында мәгълүматларны үз эченә алган мәгълүмати форманы тулысынча тутырырга тиешләр, – дип сөйли ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Светлана Саломеева.
– Аэропорт терминалында һәр пассажирның температурасын үлчиләр. Коронавирус инфекциясе симптомнары табылган очракта пассажир карантин-изоляциягә урнаштырыла һәм тикшерү өчен госпитальга җибәрелә.
Пассажирга коронавирус диагнозы куелган очракта тиз арада самолетта аның белән элемтәдә булган кешеләр турында хәбәр ителә һәм аларның шәхси мәгълүматлары, адреслары сәламәтлек саклау идарәсенә хәбәр ителә.
Авыру ачыкланган кешедән ике кресло алда, артта һәм яннарда утырган кешеләргә коронавируска бушлай тест үткәрәләр. Нәтиҗә тискәре булган очракта туристлар гадәти ял итүне дәвам итә алалар.
Роспотребнадзор таләпләре буенча россиялеләргә Дәүләт хезмәтләре порталында Россиягә очар алдыннан (рейска теркәү вакытыннан да соңга калмыйча) электрон анкета тутырырга кирәк булачак. РФ территориясенә кайтканнан соң өч календарь көн дәвамында коронавируска лаборатор тикшеренү узу һәм нәтиҗәләрне Дәүләт хезмәтләре порталында урнаштыру мәҗбүри.
Турлар өчен акчаны ничек кайтарырга?
– Коронавирус инфекция се аркасында туристлар сәяхәтләреннән баш тарткан очрак Чистайда булды инде. Мәсәлән, июнь аенда шәһәрдә яшәүче берәү безгә тур-агентлык исеменә дәгъва гаризасы проектын әзерләүне сорап мөрәҗәгать итте. Ул килешү буенча өч кешедән торган гаиләгә 2020 елның 22 маеннан 2 июньгә кадәр Казаннан Туниска кадәр сәяхәт оештыруда хезмәтләр күрсәтү вазифасын алган була. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, гражданинда килешүне гамәлдән чыгару мәҗбүрилеге килеп чыга. Дәгъва тәртибендә генә мәсьәлә хәл ителми. Дәгъва гаризасында дәгъва белдерүче туристик продуктны тормышка ашыру турындагы килешүне юкка чыгаруны, түләнгән акчаны кире кайтаруларын һәм әхлакый зыянны компенсацияләүләрен сорый. Шул көннәрдә генә дәгъва белдерүче белән сөйләштек, ачыкланганча, дәгъваны антлы суд карарга тиеш, әмма әлегә каралмаган, – дип сөйләде Светлана Саломеева. – Турис тик прдуктларны тормышка ашыруда хокук мөнәсәбәтләре «Россия Федерациясендә турис тик эшчәнлекнең нигезләре турында» Федераль законы белән көйләнә. Туристлар бара торган илдә тормышка һәм сәламәтлеккә куркыныч янауны дәлилләүче хәлләр килеп чыккан очракта, турист суд тәртибендә килешүне өзүләрен яисә үзгәртүләрен таләп итәргә хокуклы. Әмма 2020 елның 31 мартында төзелгән килешү буенча РФ Хөкүмәтенең 20 июльдә чыккан 1073нче номерлы карарына таянып эш итәргә кирәк. Әлеге документ белән 2020-2021 елларга турис тик продуктны сатуны башкару яисә гамәлдән чыгару үзенчәлекләре турындагы Нигезләмә расланган.
Яклар килешүе буенча шундый ук туристик продукт ларның куллану үзенчә лекләре үзгәрергә мөмкин. Заказчы таләбе буенча килешү гамәлдән чыккан очракта, шул исәптән заказчы шундый ук туристик продукттан баш тарткан очракта, туроператор заказчыга туристик продукты өчен түләгән акчаларын 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кайтарырга тиеш.
– Клиентлар коронавирустан куркып сәяхәттән баш тарткан очракта без аларга башка юнәлештә барырга тәкъдим итәбез яисә тур вакытын өстәмә түләүләрсез генә үзгәртергә тәкъдим итәбез. Әгәр дә алар шундый ук турдан ел азагына кадәр файдаланмасалар, тур оператор файдаланган өчен процентлар белән барлык акчаны кире кайтара, – дип ачыклык кертә турфирма директоры.
– Проблемалардан котылу өчен үзегез сәяхәт итәргә җыенган илләрдәге вәзгыятьне белеп торырга һәм коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, барлык саклану чараларын үтәргә тәкъдим итәләр Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев