Озын гомер – Аллаһы Тәгалә бүләге
Бу язмам Иске Роман авылында туып үскән, хәзергесе вакытта авылыбызның иң өлкән кешесе дип исәпләнгән Шакирова Зәмзәмия Хәлиулла кызы турында.
Зәмзәмия апа 1925 елның 5 декабрендә Иске Роман авылында гади бер гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Заман авырлыкларын бик күп татырга туры килә аңа. Укытучылык һөнәрен үзләштереп хезмәт юлын балаларга белем бирүдән башласа да, аңа тормыш авырлыклары шушы хезмәтендә эшләргә насыйп итми. Тормыш иптәше белән биш балага гомер бирәләр. Ни кызганыч, парлы гомер бик кыска була. Балаларын кеше итәр өчен бар көчен кызганмыйча, ират эшли торган станок артында эшләп, аларны аякка бастыра. Ләкин Зәмзәмия апаның сынау артыннан сынаулары бик күп була шул. 4 баласын бик яшьли җир куенына сала, 28 яшендә фаҗигале рәвештә дөньядан киткән Кадрия исемлесе кызының 10 яшьлек кыз баласын тәрбияләп үстерә.
– Яшьли мәрхүм булган балалары өчен дә Аллаһы Тәгалә әниемә озын гомер биргәндер. Саулыгын да бирә күрсен, акыллы киңәшләре белән миңа да ныклы терәк ул, – ди бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер кызы Хаҗия апа.
Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаң булу дип сөенеп туя алмый Зәмзәмия апа (рәсемдә).
Шушы олуг юбилее – 95 яше уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Габдрәшид кызы белән берлектә Зәмзәмия Хәлиулла кызын котлап кайттык. Юбилярга Чистай районы җитәкчесе Дмитрий Иванов исеменнән истәлекле бүләк һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырдык.
Мин дә үз чиратымда сезгә иң мөһиме, исәнлек-саулык, күңел көрлеге телим. Сезнең буын вәкилләре авырлыкларны күп күргән. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.
Энҗе Ибраһимова, китапханәче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев