Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Озак яшәр өчен күп эшләргә кирәк»

Прасковья Беспаловага балалары һәм оныклары көтелмәгән бүләк әзерләделәр.

Тыл хезмәтчәне, ветеран­ның тол хатыны өчен аның өе янәшәсендә концерт оештырдылар.

Әбине матур гомер бәйрәме белән котларга «Восток» мәдәни-ял итү үзәге артистлары да килде.Безнең героебыз кунакларны өе янында каршы алды. Аны ишегалдында концерт көткәнен исә ул белмәде: балалары һәм оныклары аңа әйтмичә генә менә дигән бүләк ясаганнар!

Тынлы оркестр тавышы яңгырауга юбиляр хөрмәтенә кайнар алкышлар яңгырады. Котлауларның үзенчәлекле булуы билгеле булды.

Күп катлы йорт ишегалдына күп санлы туганнар һәм күршеләр җыелды. Әмма иң төп тамашачы Прасковья Ивановна булды.

Җирле артистлар хәрби еллар җырларын башкардылар, тыл ветеранына яшьлек елларын искә төшерделәр. Прасковья Ивановна балачагын, гаиләсен туендыру, фронт, Җиңү өчен ничек тырышуын, ат караучы булып эшләгән елларын да искә төшерде.

Без ашны кузганактан, бәрәңгесез пешерә идек. Бөтенләй ач калган вакытларыбыз да булды. Бик авыр вакытлар иде, ничек кенә тырышсак та, аны хәтердән алып ташлап булмый. Балачакны күрмәдек тә диярлек, әтиебез сугышка кадәр үк үлде, гаилә йөген әни тартты, мин ике кыз туганым белән аңа булышырга тырыштым, – дип сөйли хатын-кыз.

Атыш-шартлауларның ни икәнен безнең әңгәмәдәшчебез 21 яшендә белә. Сугыш башланганда ул Горький шәһәрендә була. Анда торф чыгару заводында эшли. Соңрак заводны ябалар һәм Прасковья Ивановна туган авылына Яңа Чишмә районы Черемухово авылына кайта. Анда ул сугыштан яраланып кайткан булачак ире белән таныша.

Безнең гаилә тормышы ике кашыктан, кастрюльдән һәм янган чуеннан башланды. Беренче балабыз тугач, иремне Елховый Ключ авылына эшкә җибәрделәр. Без яшь бала белән чит өйгә барып кердек. Андагы беренче көнне гомеремдә дә онытмыйм. Безнең су алып кайтырга да әйберебез юк иде. Мин күршеләрдән 25 сумга зур булмаган чиләк сатып алдым. Аннары әни килде, безгә чуен алып килде. Иптәшем белән без 33 ел матур гомер кичердек, 1976 елда ул каты авырудан үлеп китте, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

Чистайга безнең героебыз 10 ел элек килә. Шуннан бирле ул күршеләреннән аерылганы юк.Алар аның шат, акыллы, яхшы күңелле булуы турында рәхәтләнеп сөйлиләр.

Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, Прасковья Беспалова актив тормыш рәвеше алып бара, аралаша, ул һәрчак хәрәкәттә. Ул – бай әни һәм әби. Ире белән бергәләп алар 9 бала тәрбияләгәннәр. Аның 21 оныгы, 36 оныкчыгы, 1 оныкчыгының баласы бар.

Безнең әңгәмәбезгә кызла­ры­­ның берсе – Зоя Ионова да кушылды.

Гасырлык юбилеен без әниебез белән бергә каршы алабыз. Ул акыллы, зирәк кеше, безне дә шуңа өйрәтте. Аңардан һәрвакыт җылылык, киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек агыла. Әни безне һәрчак проб­лемалардан саклап торды. Хәзер үзенең мәхәббәтен киленнәренә, кияүләренә дә бирә. Ул аларга да үз балаларына караган кебек карый, барыбызны да тигез күрә, – Зоя Степановна.

Безнең героебыз барлык балаларының да чын кеше булып үсүләренә сөенеп туя алмый. Ул аларның һәрберсе белән горурлана.

Балаларымның, онык­ларым­ның бергә җыелуыннан да зуррак бәхет юк. Оныкларым – минем өчен иң зур бүләк, балаларым – таянычым, терәгем, – ди йөзьяшәр әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев