«Озак яшәүнең сере - яратуда, мәрхәмәтле булуда һәм гафу итә белүдә»
Сугыштан соңгы елларның авырлыгына карамастан, Роза Идрисова үзенең балачак хыялыннан - укытучы булу теләгеннән баш тартмый.
Укучылар исемлеге өчен үз кулы белән әмәлләгән журнал, сәхнәләштерелгән мәктәп тактасы һәм эне-сеңелләре дә укыган сыйныф – болар барысы да яраткан хезмәтенә әверелә. Минем әңгәмәдәшем аларны бүген дә сагынып искә ала.
Роза Мөҗип кызы үз хыялына аңлы рәвештә омтылса да, аны җиңел генә дип атап булмый. Бәләкәй кызның балачагы җиңелләрдән булмый, ул сугыш михнәтләрен бик иртә татый. 1941 елда Абдуллиннар гаиләсен Чистайга әтиләре алып килә. Минем героиням – гаиләдә иң өлкәне, энесе һәм ике сеңелесе өчен үрнәк булырга тиеш була. Ул һәрвакыт аларга ниндидер шөгыль табарга, аларның ялын кызыклы һәм файдалы итәргә тырыша.
– Без мәктәп-мәктәп уйный идек. Мин саннар өйрәнүгә гаиләдә минем җитәкчелегемдә барысы да саннарны саный, тапкырлый, куша башладылар. Бик кызык иде. Хәзер генә аңлыйм, үземнең бетмәс төкәнмәс сорауларым белән якыннарымны бимазалап бетергәнмендер инде, – дип елмая Роза Мөҗип кызы.
Мәктәпне тәмамлауга аңа ныклы, дөрес карар кабул итәргә туры килә. Әтисе белән җитди сөйләшү аны мөстәкыйль тормыш белән йөзгә-йөз очрашырга этәргеч була да инде. Яшь кызның үсәсе, югары белем аласы, чын укытучы буласы килә! Әмма гаиләнең институтка түләү мөмкинлеге булмый.
– Безнең нәселдә югары белемле кешеләр дә юк иде.Үзегез аңлыйсыз, сугыштан соңгы еллар, бик авыр вакытлар. Әтинең сүзләре бүген дә колак төбемдә тора әле. «Кызым, мин сине бик яратам. Синдә укытучы сыйфатлары да төсмерлим. Бар, укы, әмма акча белән ярдәм итә алмыйм», – дигән иде ул. Әтиебез икмәк заводы директоры булса да, гаиләбез бик тыйнак яшәде. Җиде кат үлчә, бер кат кис дигәндәй, бик озак уйландым. Аннары барыбер укырга барырга дигән карарга килдем, Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр дип уйладым. Казанга килүгә имтиханнар тапшырдым. Математика белән физикадан проблема булмады. Әмма рус теленнән иншаны әйбәт билгегә яза алмавымны сизә идем инде. Ә менә укытучы яныма килеп рус теленнән имтиханны берлегә бирүемне әйткәч, кәефем бөтенләй төште, еладым. Әмма барыбер коридорда кабул ителгән студентлар эленәчәк исемлекне көтәргә булдым. Аннары өч зур исемлектә дә үз фамилиямне тапмагач, тагын да авыр булды... Кинәт кенә мине ниндидер бер кыз янәшәдә генә күренмичә диярлек эленеп торган бәләкәй кәгазь кисәге янына алып килде. Бу резервтагы исемлек булып чыкты. Анда минем фамилиям иң беренче булып тора. Билгеле, мин үз бәхетемә үзем ышанмыйча, педагогия институты студенткасы булу мөмкинлеген ачыкларга деканатка киттем. Нәтиҗәдә мине кабул иттеләр, – дип искә ала Роза Мөҗип кызы.
Хәзер исә аның алдына фатир табу мәсьәләсе килеп баса. Гаилә тулы булу сәбәпле, аңа тулай торактан бүлмә бирелми. Студент кыз фатир да эзләп таба.
– Ул вакытта торакка бәянең бер өлешен институт түли иде. Минем фатир хуҗасы бик әйбәт кеше булып чыкты, без аның белән дуслаштык, мин аңа хуҗалык эшләрендә булыша идем, шулай яшәдек, – дип сөйли минем әңгәмәдәшем.
Укуны тәмамлагач, ул Чистайга кайтырга уйлый.Әти- әнисе яшәгән җирдә эшлисе, алар янында яшисе килә аның. Әмма без дигәнчә генә килеп чыкмый шул. Роза Мөҗип кызына да ерак себер якларына юллама бирәләр.
– Мине комиссиягә чакыруларын яхшы хәтерлим. Алдымда зур өстәл тора иде. Аның артында егерме кеше: укытучылар, декан утырган. Мине себергә җибәрүләрен ишеткәч, аяк астында җир убылгандай булды. Тик бернишләп тә булмый иде, яшәп торырга бераз акча бирделәр һәм мин яңа эш урыныма юл тоттым. Анда мине киң колач белән каршы алдылар. Беренче айда җирле мәктәптә укыттым, сыйныфымда 30 укучы иде. Алар барысы да өлкән сыйныф укучылары, озын буйлылар, чын себер кешеләре. Мин алар янында бер кечкенә кыз кебек кенә идем. Әмма бу мине борчымады. Ул вакытларда себер егетләре өйләнергә кыздан рөхсәттә сорап тормыйлар, урлыйлар да китәләр иде. Иң курыкканым менә шул булды. Сыйныфымдагы укучыларым мине хөрмәт иттеләр, уртак телне тиз таптык. Ул вакытта укытучылар алтынга тиң иде. Җирле себер егетләре урлап китмәсеннәр өчен сыйныфымдага егетләр мин яшәгән өй янында кизү торалар иде.
Чит җирдә Роза Мөҗип кызы өч ел эшләргә тиеш була. Сөй кемле кыз артыннан күп егетләр йөри. Әмма аңа бу бер дә ошамый. Ике ел эшләгәннән соң ул җәйге чиарттагы ялын туган шәһәре Чистайда үткәрә чәген әйтә.
– Үземнең 2нче номерлы туган мәктәбемә килдем, эшкә алуларын үтендем. Укытучылар мине хупладылар, шулай итеп, эшкә урнаштым. Минем себердә калган документларым яңа елда гына килделәр. Ул вакытта мин русча начар сөйләшә идем, шуңа да мәктәп җитәкчелегеннән миңа татар сыйныфларын бирүләрен үтендем. Миңа өч сыйныф бирделәр, әмма берсендә рус телле балалар укый иде. Бер айдан соң директор белән завуч минем дәресләремә керә башладылар. Аннары үзләренә чакырып, минем рус сыйныфларында да дәресләр бирәчәгемне әйттеләр, чөнки ул елларда укытучылар бик аз иде.
Телне камил белмәгәнлектән, укытучы башта уңайсыз лан ган. Барысын да бер очрак хәл иткән, бу турыда хәзер Роза Мөҗип кызы елмаеп искә ала.
– Дәрес тәмамлангач балаларга: «Я задаю вам пятую параграф», – дидем. Ялгыш әйткәнемне аңлыйм. Хәер, укучылар да бер-берсенә каранып, минем сүзләрне хаталы әйткәнем турында пышылдашалар. Мин бу мәсьәләне биредә һәм хәзер үк хәл итәргә кирәклеген аңлыйм. Шуңа күрә балаларга: «Тәнәфестә хаталарымны бергәләп төзәтсәк, мин сезгә рәхмәтле булыр идем һәм үпкәләмәячәкмен», – дип әйттем. Шул рәвешчә алар мине рус теленә, ә мин аларны математикага өйрәттем. Шушы сөйләшүдән соң миннән бүтән беркем дә көлмәде.
Алда тормыш аңа яңа борылышлар әзерли. Бер көн героебызның язмышын тамырдан үзгәртә. Бервакыт укытучылар бүлмәсе ишеген ачкач, ул аңа арты белән басып торган яшь кешене күрә.
– Ир-егетнең итекләре чис талыктан ялтырап тора, алар га карасаң, үзеңнең чагылы шыңны күрергә мөмкин иде. Өстендә китель, матур фуражка. Мин аңа карап таң калдым. Хезмәттәшләрем мине аның белән таныштырырга булдылар. Миңа таба борылып карагач, мин аның балачак дустым Нәкыйп икәнлеген аңладым. Без бер мәктәптә укыдык, ул миннән бер яшькә кечерәк иде. Безнең компания аны 7 сыйныфтан соң техникумга озатты. Аны тәмамлаганнан соң ул өч ел армиядә хезмәт иткән, старшина булган. Шушы вакыт аралыгында безнең күрешкәнебез булмады, – дип сөйли Роза Мөҗип кызы.
Күрешкәннән соң алар бик озак мәктәп елларын искә төшереп, сөйләшеп утыралар. Ярты елдан соң Роза апа һәм Нәкыйп абый өйләнешәләр. 25 яшендә язма героебызның үз гаиләсе барлыкка килә.
– Нәкыйп миңа тәкъдим ясаганда, әти-әнисе белән яшәячәкбез дип кисәтте. Мин аңа кияүгә чыгарга риза булсам, аның гаиләсен, аларның гадәтләрен кабул итәргә тиеш булачагымны әйтте. Әлбәттә, мин риза булдым, чөнки кем белән дә булса талашуны, нидер бүлешү мөмкин булуын күз алдына да китерә алмый идем. Мин бөтенләй башка тормыш белән яши башладым. Без каенана, каената, иремнең абыйсы һәм сеңелесе белән яшәдек. Бу үз яшәү тәртибе булган гаилә иде. Әмма кияүгә чыкканмын икән, мин бу яшәү рәвешен кабул итәргә һәм әлеге тәртипне үтәргә тиеш идем. Төрле хәлләр булды. Каенанам йортында мин 35 ел яшәдем. Моңа бер дә үкенмим, күп нәрсә өчен аңа рәхмәтлемен. Хәзер ул гүр иясе инде, әмма көн саен мин аңа дога кылам, – дип билгеләп үтте ханым.
Идрисовларның өч уллары туа. Аларны тәрбияләргә әти-әниләре булышкан. Яхшы әни, уңган хуҗабикә Роза Мөҗип кызы яраткан эшен ташламый. Математика укытучысы булып ул 14 ел эшли. Башта 2нче мәктәптә укыта, Тегермән мәйданы микрорайонына күченгәч, 18нче мәктәпкә күчә. Анда Роза Идрисова завуч була һәм ТАССРның атказанган укытучысы исемен ала. Әмма язмыш аны кабат туган мәктәбенә кайтара, 1984 елда аны директор итеп билгелиләр.
Җитәкче вазифасы Роза Мөҗип кызына кешелеклелек сыйфатларын саклап калырга комачауламый. Аның йомшак холкын беркем дә көчсезлек итеп кабул итмәгән. Аның сүзләренә караганда, ул вакытта барлык укытучылар да үз эшенең осталары булган. Укучылар аларны шулкадәр хөрмәт иткәннәр, хәтта исәнләшкәндә баш киемен сала торган булганнар. Ә игелеклелек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт һәрвакыт бәяләнгән.
Бүгенге көндә дә ул үз укучылары белән аралаша, алар арасында күп кенә чистайлыларга таныш Татьяна Шведчикова да бар.
– Роза Мөҗиповна 5 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр безнең сыйныф җитәкчебез булды. Ул һәр укучыга үз баласыдай карый иде. Безнең белән генә түгел, ә әти-әниләребез белән дә якын мөнәсәбәттә иде, барлык башлангычларыбызда ярдәм итә, төрле шәһәрләргә сәяхәтләр оештыра иде. Ул безнең өчен абруйлы кеше, без аңа киләчәккә планнарыбызны да сөйли ала идек. Ул безне балалар, яшүсмерләр һәм буй җиткән егет-кызлар булгач та аңлады. Барлык шатлык-куанычларыбыз, кайгы-хәсрәтләребез белән әле дә аның янына барабыз. Хәзер без укытучы һәм укучы кебек аралашмыйбыз, ул мине сеңелем дип атый. Роза Мөҗип кызының гаиләсе гаҗәеп матур. Әнигә, әбигә карата мондый мөнәсәбәтне минем үз тормышымда күргәнем булмады. Уллары, оныклары Һәм оныкчыклары аңа зур хөрмәт белән карыйлар. Күңеле белән ул һаман да яшь, дәртле. Безнең бер генә чарабыз да аннан башка узмый, – ди Татьяна Алексеевна.
Чынлап та, өлкән яшьтә булуына карамастан, Роза Идрисова белән яшьләр темаларына да сөйләшергә була. Ул үзен карый, әлеге мөлаем ханымга 88 яшь тулган дип әйтеп тә булмый. Мөмкин булганча, шәһәрдә үткәрелә торган чараларда катнашырга тырыша. Ул «Җиңү солдатлары» китабының бишенче томын тәкъдим итү кичәсен зур шатлык белән искә ала. Әлеге чарага аны Татьяна Шведчикова чакырган булган. Бу чараны бик матур оештыруларына ул сок ланып кайткан. Роза апа шундый белемле укучылар тәрбияләве белән горурлана. Аның өендә зур фотосурәт эленеп тора, аннан аңа уллары, оныклары, оныкчыклары елмая. Күбесе үз гаиләләрен корганнар, димәк, тату гаилә үсә. Алар барысы да яраткан әниләре, әбиләренең хәлен белергә киләләр, аның турында кайгырталар. Нәкъ менә шуны Роза Мөҗип кызы зур бәхет дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев