Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдә дә, хезмәттә дә бергә

Бер очраклы очрашу кеше тормышын тамырдан үзгәртергә мөмкин.

Шул ук вакытта очрак лылык та очраклы булмый, диләр. Моңа ирле-хатынлы Рамия һәм Ренат Җамалетдиновлар да инанганнар.

Быел алар бәллүр туйларын – 15 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәчәкләр. Ә беренче очрашулары очраклы кебек тоелган.

Май аеның җылы бер көнен дә яшь Рамия иптәш кызы белән янгын сүндерү часте яныннан өенә кайтып барганда, берничә минуттан булачак ире белән танышуын күз алдына да китермәгән булгандыр. Шулай ук Ренат та янгын сүндерү частенда хезмәттә булганда биредә үз язмышымны очратырмын дип уйламагандыр.

Әмма нәкъ менә биредә танышу аларга насыйп булган. Еллар узгач, алар тормышларындагы әлеге очрашуның хәлиткеч кенә түгел, ә символик та булуын аңларлар, чөнки берничә елдан алар икесе дә янгын сагында эшли башлаячаклар.

– Без янгын сүндерү часте яныннан өйгә кайтып барабыз. Ә бу вакытта Ренат янгын сүндерү частенда практика уза, контроль-үткәрү пунктында кизү тора. Ул иптәш кызымның егете белән дус булган, шуңа да иптәш кызым аны яхшы белә иде һәм безне таныштырырга теләде, – дип сүзен башлады Рамия.

Бер атнадан соң яшьләргә якыннанрак аралашу мөмкин леге барлыкка килә. Очрашкан саен алар бер-берсен яхшырак белә, бер-берсенә тартыла башлыйлар.

– Ул миңа бар яктан: тышкы матурлыгы белән дә, бай эчке дөньясы белән дә ошады. Рамия минем өчен мөһим булган сыйфатларны гәүдәләндергән кыз, – ди Ренат.

Ренат һәм Рамиягә тормышларындагы иң мөһим һәм әһәмиятле карарларның берсенә килергә һәм мөнәсәбәт ләрен теркәргә бер елдан артык вакыт кирәк була. 2006 елның 25 августында алар туйларын билгеләп үтәләр һәм яшьләр өчен шатлыклы, бәхетле мизгелләре булган, сынаулар һәм төрле авырлыкларны җиңү белән үрелеп барган чын гаилә тормышы башлана.

Әмма ир белән хатын гаилә иминлеген саклап калу өчен һәрвакыт аңлашып, килешеп яшиләр. Алар бигрәк тә бер-береңә юл куя, үз-үзеңне вакытында тыеп кала белү, бер-береңне ихтирам итү, яхшы мөгамәләдә булуны кадерлиләр.

Язмыш кушуы буенча, берничә елдан соң алар икесе дә янгын сагында эшли башлыйлар. Ренатның әти-әнисе улларының киләчәген кайгыртып, аны милиция лицеена укырга бирәләр. Әмма яшь, энергиясе ташып торган Ренатны органнарда хезмәт итү әллә ни җәлеп итми һәм монда да очрак ярдәм итә.

– Бервакыт безнең ерак туганыбыз әти белән сөйләшкәндә, минем мәктәптән соң кая керергә җыенуым белән кызыксынды һәм Екатеринбургтагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы институты турында сөйләде. Ул вакытта янгын сагын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән яңа гына берләштергәннәр иде. Миңа кызык булып тоелды һәм мин шунда укырга кердем. Мондый карарга килүемә һәм шундый һөнәр сайлавыма үкенмим. Кирәкле урында эшлим һәм бу эшне юкка гына башкармыйм дип уйлыйм, – ди Ренат Рәфкать улы.

Әгәр гаилә башлыгы мәк тәп елларыннан ук форма кия чәген, мәктәптән соң максатчан рәвештә янгын сагы институтына укырга кергән булса, хатынының һөнәр сайлау белән эшләре бөтенләй башкача була.

– Ул елларда яхшы эш табу җиңел түгел иде. Рамия кибеттә дә, мәктәптә дә эшләде. Әлбәттә, хезмәт хакы зур түгел иде. Ә мин күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә хезмәт иттем. Бервакыт армиядән яңа кайткан энем янгын сүндерү частенда буш урыннар юкмы дип кызыксынды. Мин кадрлар буенча начальник урынбасарыннан сораша башладым. Ул: «Урыннар юк, теләүчеләр күп. Син безгә диспетчер вазифасына берәр кызны алып килсәң яхшы булыр иде» – дип әйтте. Һәм шунда минем башыма бер фикер килде. Өйгә кайткач, мин аны Рамиягә җиткердем, – ди Ренат. Аның сүзен хатыны дәвам итте.

– Бергәләп сөйләшеп, барлык нечкәлекләрне уйлашып, без тәвәкәлләргә булдык. Медицина тикшеренүе уздым, укыдым һәм янгын сүндерү частена эшкә урнаштым. Башта мин һөнәребезнең бөтен катлаулылыгын аңлап бетермәдем, кайвакыт кыенлыклар да килеп чыга иде. Әмма соңыннан тартылдым, килеп туган проблемаларны хәл итәргә өйрәндем. Быел монда хезмәт итүемә 10 ел була, – дип билгеләп үтте әңгәмәдәшем.

– Әйе, безнең эшебез җиңел ләрдән түгел, үз нечкәлекләре һәм авырлыклары бар. Хәтта шундый мәзәк тә бар: «Эш – шәп! Хезмәт хакы да әйбәт, вакытында түлиләр, формада матур. Әмма янгын чыкса – эштән китәрлек!». Әмма эшебез нинди генә булмасын, бу – безнең бурычыбыз һәм без аны лаеклы башкарырга тырышабыз, – ди гаилә башлыгы.

Хәзер Ренат Рәфкать улы Чис тай районы буенча күзәтче лек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеген җитәкли, Рамия Рәмис кызы – 67нче янгын сүндерү час тенда диспетчер.

Ир белән хатын эштә еш күрешмиләр. Әмма кирәк булса, алар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәргә әзерләр. Кайчагында авырлыклар килеп чыкса да, хезмәт аларның гаилә тормышына комачауламаган. Җамалетдиновларның ике сөйкемле кызлары үсеп килә. Зур кызлары Алсуга – 13 яшь, ә кечкенәсе Әмирәгә –7 яшь.

– Икенче бала белән декретка янгын сүндерү частеннан киттем. Аны яшь ярымнан балалар бакчасына бирдек һәм мин шунда ук эшкә чыктым. Безнең график бер тәүлек эшләп өч көн ял булгач, Ренат еш кына балалар белән өйдә ялгызы кала иде, – дип искә ала Рамия Җамалетдинова.

– Миңа ике роль башкарырга: әти дә, әни дә булырга туры килде. Әмма бирешмәдек. Балалар кечкенә вакытта еш авырый иделәр, ул чакта әби-бабайлар ярдәмгә килде. Хәзер, үсеп җиткәч, алар мөстәкыйльрәк була башладылар, безгә күпкә җиңелрәк, – дип өсти ире.

– Иратка, гадәттә, өйдә – уңайлы, өстәлдә һәрвакыт кайгыртучан хатыны әзерләгән кайнар ризык булуы мөһим. Ә сезнең тормыш иптәшегезгә тәүлек буена эшкә китәргә туры килә…

– Рамиям минем менә дигән! Барысына да өлгерә. Бер тәүлеккә эшкә киткәндә, ул төшке һәм кичке ашны әзерләп калдыра, миңа һәм балаларга кирәкле бөтен әйбер һәрвакыт кул астында, – дип хатыны турында горурланып сөйли Ренат Җамалетдинов.

«Гаилә бәхетегезнең һәм иминлегенең төп сере нәрсәдә?» – дигән соравыма алар бертавыштан: «Мәхәббәттә!» – дип җавап бирделәр.

– Без-беребезне яратуыбыз, бер-беребезгә ярдәм итүебез, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга булыша. Барысының да катлау лы да, шатлыклы мизгелләре дә була. Авыр хәлләрдә бары мәхәббәт һәм үзара аңлашу гына гаиләне саклап калырга ярдәм итәчәк. Мөгаен, һәр парның көнкүрештә проблемалары килеп чыгадыр. Миңа калса, сүзгә килмәгән бер пар да юк. Әмма теләсә кайсы хәлдә кем булса да юл куярга тиеш. Без уртак тел таба алабыз, Аллаһка шөкер, бездә барысы да әйбәт, – диләр ирле-хатынлы Җамалетдиновлар.

– Үзегезнең гаилә тәҗрибә гездән чыгып, проблемалар, авырлыклар килеп чыгуга ук аерылышырга һәм «бөтен күперләрне яндырырга» әзер булган яшь парларга нәрсә киңәш итәр идегез?

– Нәтиҗә ясарга ашыкмаска, ашыгыч гамәлләр кылмаска, «артык» сүзләр әйтеп ташламаска. Әти әйткәнчә, гаиләдә теләсә нинди аңлашыл маучанлык вакыт узу белән үтә, әмма йөрәктә яралар кала. Шуңа күрә, хәл нинди генә катлаулы булмасын, бер-береңне сүз белән яраларга ярамый. Бәлки, туктап торырга, тынычланырга, уйларга һәм соңыннан гына карар кабул итәргә кирәктер, – дип билгеләп үтәләр Җамалетдиновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев