Котлаулар кабул итегез!
20 декабрь – Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәре көне.
Бу – тормышларын оешкан җинаятьчелеккә, ришвәтчелеккә, террорчылыкка, экстремизмга каршы көрәшкә багышлаган батыр кешеләр бәйрәме. Россиялеләрнең иминлеге аларның уяулыгына, оперативлыгына, һөнәри осталыгына бәйле. Алар наркотикларның һәм коралларның законсыз әйләнешенә каршы торалар, дәүләт чикләрен саклыйлар. Гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, катлаулы бурычларны үтәргә һәрвакыт әзер торалар.
Хөрмәтле дәүләт иминлеге органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, һөнәри үсеш һәм Россия иминлеге хакына хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев