Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Орлыкларны чәчүгә әзерләргә вакыт

Бакчачы өчен орлык сайлау – мавыктыргыч процесс. Төрле сорттагыларын һәм гибридларны сатып аласы килә, әмма бакчада урын күп түгел, шуңа сайларга туры килә.

Иң яхшыларын гына чәчәбез

Оригиналь сортлар һәм гибридлар бар. Сортлы үсемлекләрдән тәм сыйфаты белән аерылып торалар. Аларда микроэлементлар һәм витаминнар күбрәк. Сортлар туфракның уңдырышлылыгына талымсыз, әмма алар авыруларга һәм корткычларга тиз бирешәләр. Үсемлекләргә фитофтороздан профилактика ясарга кирәк, ә серкәләнү өчен бал кортлары кирәк.

Гибрид үсемлекләр туфракның составына, тукландыруга, вакытында су сибүгә таләпчән. Боларның барысын да вакытында эшләсәң, алар сусыл, эре җиләк-җимеш белән сөендерәчәкләр. Гибридны иң яхшы 2-3 сортны кушу нәтиҗәсендә алалар. Шул рәвешле аларның авыруларга каршы торучанлыгы арта, өстәвенә, гибридлар үзеннәнүзе серкәләнә һәм аларның җимешләре дә тигезрәк өлгерә. Аларның тискәре яклары да бар: алардан орлыклар әзерләргә ярамый, чөнки киләсе уңышны нинди буласын алдан фаразлап булмый.

Сорт яки гибрид сатып алыргамы икәнен үзегез сайлагыз. Мин исә икесен дә үстерәм. Яраткан сортларым да бар, мин алардан ел саен орлык әзерлим.

Чәчү вакытын исәплибез

Тәҗрибәле бакчачылар үз үрнәгендә теге яки бу үсемлекне кайчан утыртырга кирәклеген беләләр. Тәҗрибәсе булмаганнарга вакытны үзләренә исәпләргә мөмкин. Әгәр сездә томатның иртә, 45-50 көндә өлгерә торган сорты (ул төргәктә күрсәтелгән) булса, моңа орлык шытып чыгарга 5-7 көн кушабыз, күчереп утыртканнан соң тамыр системасы җайлашуга 4-5 көн вакыт өстибез. Нәтиҗәдә, барысын да бергә кушкач, 50+7+5=62 көн килеп чыга.

Үрентеләр туңмасын өчен, безнең полосадагы тәҗрибәле бакчачылар томат, борыч һәм баклажаннарны май азагы – июнь башында утырталар. Шуңа күрә 25 апрельдән көннәрне кире якка саныйбыз. Орлыкларны чәчү вакыты 23-25 мартка туры килә. Соң өлгерә торган сортларны иртәрәк – 5-8 мартта чәчәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев