Опека, агросәнәгать һәм иминлек: Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсендә шул хакта сөйләштеләр
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов җитәкчелегендәге атналык киңәшмә опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлегенә, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышына һәм оператив хәлгә анализ ясауга багышланды
Икенчел ятимлек очраклары теркәлмәгән

Муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге турында аның начальнигы Светлана Сударкина сөйләде. Бүлек штатында – 4 белгеч, аларның төп бурычы – ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны ачыклау, шулай ук аларны алга таба урнаштыру. Узган елда районда 8 ятим бала ачыкланган, бу моннан алдагы чор күрсәткечләреннән 3 балага кимрәк. Яңа туган балалардан баш тарту очраклары булмады, дип билгеләп үтелде. Ачыкланган ятим балаларның барысы да туганнарының гаиләләренә опекага урнаштырылган, берсе әнисе үлгәннән соң әтисенә тапшырылган, ул бүлек ярдәмендә ата булуын билгеләгән.
Узган елда бүлектә барлыгы 22 уллыкка (кызлыкка) алынган бала, 64 гаиләдә опека буенча тәрбиягә алынган 78 бала, сыендырган12 гаиләдә тәрбияләнүче 17 бала исәптә торган. Районда озак вакыт дәвамында икенчел ятимлек очракларына (балаларны сыендырган гаиләләрдән алу) юл куелмый. Барлык гаиләләр дә тәрбия бурычларын үтиләр, балалар балигъ булганчы шунда кала.
2025 елда район территориясендә яшәүче ятим балаларның гомуми саны 125 кеше тәшкил иткән. Аларның 95е – сыендырган гаиләләрдә, 30ы Чистай балалар йортында тәрбияләнә. Категорияләрне анализлаганда 30 баланың – ятим, ә 95 баланың социаль ятим (аларның ата-аналары ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, хокуклары чикләнгән, иректән мәхрүм итү урыннарында яисә сәламәтлекләре торышы буенча ата-ана бурычларын үти алмыйлар) булуы ачыкланган.
Уҗым культуралары торышына зыян килү куркынычы бар

Агросәнәгать комплексының атналык эшенә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Илгизәр Нуретдинов йомгак ясады.
Узган атнада район хуҗалыкларында 443 тонна сөт савылган. 13 миллион сумнан артык суммага 420 тонна продукция сатылган. «Чурин», «Рәхмәтуллин» КФХларында, шулай ук «Молко» һәм «Луч» ширкәтләрендә сөт җитештерү динамикасы узган ел белән чагыштырганда уңай.
Белгечләр уҗым культуралары торышын яхшы дип бәялиләр: шикәр күләме 20%тан артып китә. Әмма килеп туган һава шартлары (көндез плюс температурасы һәм төнге салкыннар) үсемлекләрдә шикәр күләмен киметергә мөмкин. Хәзерге вакытта биеклеге 35 сантиметрдан артып киткән кар катламының акрын эрүе уҗымнарның бурсып черүе куркынычы тудыра.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү дәвам итә, минераль ашламалар туплана һәм орлыклар сатып алына.
Сводкада – 4 мошенниклык очрагы

Оператив сводканы Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы Сергей Атуров тәкъдим итте. Бер атна эчендә районда җинаятьләр турында 13 хәбәр теркәлгән. Алар арасында: 3 урлашу, 4 мошенниклык очрагы, 2 ялган әләк очрагы, шулай ук сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңелчә зыян салу, хакимият вәкиленә карата көч куллану, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән затның транспорт чарасы белән идарә итү һәм административ күзәтчелекне бозу очраклары.
Юлларда 16 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. ЮХИДИ хезмәткәрләре 110 закон бозучыны җаваплылыкка тартканнар. Бер атна эчендә 135 гражданин административ җаваплылыкка тартылган.
***
Утырыш азагында Дмитрий Иванов атнага йомгак ясады һәм алдагы чорга бурычлар билгеләде, язгы ташу вәзгыятен аерым контрольдә тотарга кушты.
Моннан тыш, башлык мөселманнарны якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев