Сугыш башланганда Рәйсә апага 17 яшь була. Башкалар белән бергә ул да Ватанны сакларга китәргә теләк белдерә. Әмма яхшы укыган, сәләтле, тыныч холыклы кызны син монда кирәк дип теләгенә каршы киләләр. Ул авылда балалар укыта башлый. Балалар укытучы апаларын яраталар, апалары да аларны аңлап, үзенә йөкләнгән бу авыр хезмәтне яратып башкара. Ул чордагы укучы малайлар, хәзергесе көндә сиксәнне узган бабайлар, әле дә аны зур хөрмәт белән искә алалар.
Сугышка китеп, аннан солдат хезмәтен үтәп, җиде ел йөреп кайткан чибәр егет Кәрәм абый белән кавышып гаилә корып җибәрәләр, дүрт бала: өч кыз, бер ул үстёрәләр, матур гомер итәләр.
Бүгенге көндә Рәйсә апа белән Кәрәм абый, ике уллары да безнең арада юк инде. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын.
1928-29 елларда, колхозлашу чорында Нариман Каргалыдан бүленеп чыккан кечкенә авыл була. Матур табигатьле, таулы-елгалы авылга, күбесенчә, яшьләр килеп урнаша һәм җиң сызганып, эшләп, дәртләнеп яши. 1930 ел кергәндә бөтен авыл халкы бердәм булып, колхозга кереп. «колхозчы» статусы ала. Колхоз үзе дә Нариман исеме белән аталып, тиз вакыт эчендә районның алдынгы колхозлары рәтенә баса.
Колхоз кечкенә, нибары 28 хуҗалыктан гына торуына карамастан, 1000 гектардан артык җиргә хуҗа була. Сугышка кадәр бу җирләр атлар көче белән эшкәртелә. Урак-чалгы ярдәмендә, вакытында җыеп алынган уңыш, районның уртача күрсәткеченнән артык булуы нәтиҗәсендә, Нариман алдынгы колхозларның берсенә әйләнә. Эшчән колхозчылар үз көчләре белән мәктәп һәм ул заманда әле якын-тирәдәге колхозларның берсендә дә булмаган типовой атлар сарае (конюшня) төзиләр. Нарат материалын ерактан атлар белән ташып төзелгән бу конюшня колхозчыларда тагын да ниндидер ышаныч уята, эшләргә көч бирә.
Кечкенә генә булса да, сыер, сарык фермалары булдыралар.
Колхоз председателе вазифаларын башкаручы Минһаҗ абый Хәсәнов халык белән уртак тел табып эшли белүче җитәкче була.
Авылда яшьләрнең күп булуы зур роль уйный. Балалар күп туа, урам, болын, елга буйлары бала-чага тавышыннан гөрләп, авылга ямь биреп тора. Тиз арада балалар бакчасы төзелә. Әниләр бер кайгысыз колхоз эшенә йөриләр. Урлашуны белмәгән авыл халкы артык мул тормышта яшәмәсә дә, тук һәм шат була, үзара туганнардай дус һәм тату яши.
1941 елның хәвефле хәбәре Нариманга да бик тиз килеп ирешә. Шул 28 генә йорттан торган кечкенә авылдан Бөек Ватан сугышына 46 кеше китә (шуның икесе кызлар). Бер йорттан хәтта өчәр кеше китүчеләр дә була. Шуның өстенә колхоздагы бердәнбер «полуторка» машинасын һәм атларны да сугышка алалар. Колхоз өч бабай, хатын-кызлар һәм балалар кулына кала. Авыр булса да яшәү дәвам итә. Әкрен генә кул астына яшүсмер балалар керә башлый. Дүрт кыз Гаян Кәримова, Рәйсә Җаббарова, Оркыя һәм Нәкыя Гафиятуллиналар тракторчылар курсында укып, авылда калган ике СТЗ тракторын «иярләп» җирләрне сукалыйлар, ярдәмгә үгезләр җигелә.
Авыр була сугыш еллары. Җыелган икмәкне фронтка озаталар. Әмма шуңа да карамастан, ач булсалар да, хәтта балалар да мәктәптә укуларын ташламыйлар. Колхозда кызлардан гына һәм фронттан яраланып кайткан бер егеттән торган 17 кешелек комсомол оешмасы төзелә. Колхоз эшенең бөтен авырлыгын шул яшьләр күтәрә. Бу көчле, тырыш яшьләр командасы арттарак калган тирә-күрше (Тукмаклы, Изгар кебек) колхозларга да ярдәм күрсәтәләр, ә кичләрен концерт, спектакльләр куеп, авылдашларына шатлык бүләк итәләр.
Ватанны сакларга киткән 46 кешенең 21е сугыш кырларында ятып кала. Биш ир-егет кире әйләнеп кайтсалар да, авыр яралардан гүр иясе булалар.
Сугыштан яраланып кайткан Минһаҗ Мөбарәкшин шактый еллар колхоз рәисе булып эшли. Сукаламый калган җирләр эшкәртелә, фермалар яңадан төзекләндерелә. Әмма хөкүмәтнең колхозларны берләштерергә дигән карары чыга. Шул сәбәпле, Нариман «Беренче май» колхозына әйләнеп, Каргалының бер бригадасы гына булып кала.
Соңрак, 1970-1971 елларда бу кечкенә авылны «перспективасыз» авыллар рәтенә кертәләр. Югыйсә, авыл төзек, уты-суы, дүрт мең баш сарыгы булган
фермасы, симертүдәге ике үгезләр көтүе, кырлары һәм тырыш колхозчылары була. Нәтиҗәдә, мәктәп, медпункт, китапханә, клуб, кибетләр ябыла.Табигатьнең матур, тыныч бер почмагына урнашып, бер гаиләдәй яшәгән авыл халкы, яңадан кайсы-кая таралырга мәҗбүр була. Күбесе кабат Каргалыны сайлый әлбәттә. Авыл уртасындагы күлне трактор белән ерып, инешкә агызалар. Күл кибеп, юкка чыга, гөрләп торган бердәм авыл таркала.Бары язын ап-ак чәчәкләргә төренеп, хуш ис бөркеп торган, көзен алма-чияләргә кинәндергән җимеш бакчалары гына кая кемнең хуҗалыгы булганын искәртеп тора. Авыл башындагы каберлекләрдә мәңгелеккә калганнарның өсләрендә тибрәлүче агач яфраклары, шунда сайраган кошларның моңсу тавышлары үткән-сүткәннәрнең күңелләрендә авыр тойгылар уятып, озак еллар тетрәндереп тора. Мәрхүмнәребез гүя: «Онытмагыз безне», — дип әйтәләр төсле тоела… Авылның бетүенә ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, нариманлылар үзләренең яшәгән җирләрен онытмыйлар. Елга хәзер зур сулы плотинага әйләнде, суда балыклар үрчетеп, кемнәрдер балык тота, кайсылары су буенда коенып ял итә. Җиләк өлгергәч, тау битләренә, ермакларга җиләккә йөри һәм экологик яктан чиста булган, файдалы үләннәр җыя.
Ел да өмәләр ясап, зират өсләрен, яннарын чүп үләннәрдән арындырып, кисәсен кисеп, төзәтәсен төзәтёп, буяп, ир-егетләребез тракторлар белән чүп-чарларны түгеп торалар. Зират янында ясалган корылмада (бу турыда язган идём инде) төрле җирләрдән кайткан нариманлыларның очрашуы, әрвахларга багышлап уздырылган Коръән ашлары үзе бер бәйрәм төсе ала.
Онытмыйбыз, сезне,
авылдашлар,
Онытырга һич юк хакыбыз.
Урыныгыз булсын оҗмах түре,
Рәнҗемәгёз… Тыныч ятыгыз!
Әминә Камалова.
Каргалы авылы
Нет комментариев