«Омикрон» турында алты сорау
«Омикрон» коронавирусының яңа штаммы һәркемнең телендә, әмма иң мөһиме бу түгел. Иң куркынычы шул – әлеге авыруны йоктыру очраклары дөньяның күп кенә илләрендә теркәлгән.
Безнең илгә килүчеләрне әлеге авыруга тикшерәчәкләрме? «Омикрон» башка штаммнардан нәрсә белән аерыла, Россия вакциналары аңа каршы нәтиҗәлеме? Бу һәм башка күп нәрсәләр хакында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Гөлсинә Кәримова сөйли.
– Яңа «Омикрон» коронавирусның башка штаммнарыннан нәрсә белән аерыла?
– Төрле комбинацияләрдә элегрәк тә очраган бу варианттагы мутацияләр авыруны йоктырганнарның контакт вакытында аны башкаларга ияртергә мөмкинлегенә йогынты ясыйлар, ягъни вирусның йогучанлыгын арттыралар. Коронавирусның яңа варианты, чыннан да, җитди куркыныч тудыра.
– Ул беренче тапкыр кайчан ачыкланды?
– Башта «Омикрон» варианты Көньяк Африкада 2021 елның 9-11 ноябрендә ачыкланды. Соңрак вирус Гонконг, Израиль, Бельгиядә табыла. Торган саен күбрәк илләр үзләрендә «Омикрон» штаммы табылуы хакында белдерәләр. Россия дә искәрмә түгел. Безнең илдә дә бу штамм ачыкланган.
– Гамәлдәге тест-системалар яңа «Омикрон» штаммын билгели алалармы?
– Россиядә кулланыла торган барлык ПЦР-тест-системалар, шул исәптән яңа «Омикрон» штаммы белән авыруны ачыклау өчен дә, нәтиҗәле. Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының (ЦНИИ) тирәнтен лаборатор диагностикасы өчен яңа штаммның тулы генлы эзлеклелеге басылып чыккан вакыттан диагностикум эшләгән инде. Ул диагнозны раслап кына калмыйча, коронавирус үрнәгенең нәкъ менә шушы штаммга туры килүен дә билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
– Чит илдән кайтучыларны яңа штамм булу-булмауга махсус тикшерәчәкләрме?
– Бүгенге көндә Россия чигендә, аэропортларда, риск төркеменә керүче илләрдән, барыннан да элек Көньяк Африка Республикасыннан, шулай ук Африка дәүләтләреннән, Кытай, Бөекбритания, Израиль, Гонконг һәм «Омикрон» штаммы ачыклануын белдергән башка илләрдән килгән гражданнарны түләүсез тестлау оештырылды. Африка төбәгендә, барыннан да элек, Көньяк Африка Республикасында шәхси эшләр буенча булган гражданнарга кире кайткач 14 көнлек карантинны үтәргә кирәк булачак. Оператив мәгълүматларга караганда, сүз берничә йөз кеше турында бара.
– Россия вакциналары «Омикрон»га каршы нәтиҗәлеме?
– Дөньяда һәм Россиядә галимнәр бу штаммның үзенчәлекләрен өйрәнәләр инде, шул исәптән вакцинациягә, шулай ук элек кичергән авыруга бәйле барлыкка килгән антитәнчекләрне нейтральләштерү мөмкинлеге өлешендә дә.
– Нинди кисәтү чаралары яңа штамм йоктырмаска ярдәм итәчәк?
– Барыннан да элек – вакцинация, ревакцинация, кулларны юу, битлекләр кию, кешеләр күп була торган урыннарда йөрмәү, социаль дистанцияне үтәү, антисептиклар куллану, бүлмәләрне даими җилләтү. Әлеге гади, әмма нәтиҗәле чаралар вирусның кешедән кешегә күчү ихтималын киметүгә юнәлдерелгән һәм сезнең, якыннарыгызның сәламәтлеген саклап калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев