Олы хөрмәткә лаек Гөлсем һәм Азат Булатовлар 51 ел бергә тигез, матур гомер итәләр
Гаилә кору иң күңелле мизгелләр булып йөрәк түренә языла. Еллар дәвамында шул рәхәт мизгелләрне тап төшерми саклый алганнар икеләтә бәхетле…
Шундый күркәм гаиләләрнең берсе Текә Тау поселогында гомер итүче Гөлсем һәм Азат Булатовлар дияр идем. 1973 елның 27 июлендә кавыша алар. Гомер дигәнең күз ачып йомганчы сизелми дә үтеп китә шул. Танышу-кавышу, балалар туу үткән гомернең якты мизгелләре булып күңелләрдә онытылмаслык булып үрелә…
Иске Роман авылының уңган-булган Миңҗиһан һәм Фәрхетдин Фәтхетдиновларның гаиләсендә тәүге бала булып дөньяга килгән Гөлсем апа бик җитез, өлгер, тырыш кыз булып үсә.Үзеннән соң туган сеңелләре, энесенә дә күз колак булырга, алар белән бергәләп өй эшләренә дә өлгерә. Беркемгә дә сер түгел, авылда эшне тавык та чүпләп бетерерлек түгел. «Тырышмасаң булмый, барыбыз да хезмәттә үстек. Гаилә зур булгач, эш күп булды, эссе көннәрдә кырда чөгендер дә утадык, бер эштән дә куркып тормадык», — ди Гөлсем апа. Мәктәптә дә бик яхшы укый ул, аеруча математиканы ярата. Мәктәпне тәмамлауга Исләй авылы мәктәбендә пионервожатый булып эшли. Аннары хезмәт юлын Яуширмә мәктәбендә дәвам итә, соңрак, шәһәр мәгариф бүлегенә инспектор булып урнаша. Кая гына эшләсә дә, сынатмый, уңган-булган кызны яраталар, үз итәләр.
Пар канатын исә Исләйдә эшләгәндә очрата ул. Исләйнең булдыклы, акыллы егете Азат абыйның чибәр, чая, җитез кызга бик тиз күзе төшә. «Мин аны бер күрүдә яраттым. Сизеп-белеп тордым, авылда аңа күз салучылар тагын бар иде. Минем мәхәббәтем бик көчле иде, аның өчен барысын да эшләргә әзер идем. Ул да миңа битараф булмады, яратканы сизелә иде. Мине армиягә озатып калды, каршы алды. Армиядән кайткач, озакка сузмадык, кавышып та куйдык», — дип искә ала ул вакытны Азат абый.
Армиядә Кытай чигендә хезмәт итә ул. Булган егет монда да булганлыгын күрсәтергә өлгерә. Чик буенда салкыннан туңган машиналарны беркем кабыза алмаган вакытта да Азат абый булдыра, кабызып бирә! Шуның өчен Алтын каләм белән бүләклиләр үзен.
Туган ягына кайткач, хезмәт юлын шәһәрнең 72нче механикалаштырылган колоннасында машина йөртүче булып дәвам итә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерә, ул эшне дә яратып башкара. «Әлеге һөнәрем пенсиягә чыккач та ярап куйды, әле хәзер дә кирәк-яракларны ябыштырам. Тик торасы килми», — ди ул елмаеп. Хәер, тик тору Булатовлар нәселенә хас түгел анысы. Исләйнең мөхтәрәм кешеләре Миңкамал апа һәм Даян абыйларның бишенче баласы булып дөньяга килә ул. Даян абый районыбызның гына түгел, Татарстанның да абруйлы кешеләренең берсе иде. Советлар Союзы Герое, сугыштан кайткач, бар гомерен туган авылына багышлаган. «Эшләп яшәргә! Урламаска! Коммунистларча яшәргә!» — Советлар Союзы Герое, чын коммунист кешенең яшәү принцибы шундый була. Аның хөрмәтенә Чиләбе трактор заводыннан исемле Бульдозер тракторы кайтаралар, ул шул тракторында туган авылына хезмәт итә. Даян абый бик гадел, фидакарь кеше була. Балаларын да хезмәт итеп яшәргә, гадел булырга өйрәтә.
…Шулай килеп чыга ки, берара Гөлсем апа белән Азат абыйны гаилә генә түгел, эш урыннары да берләштерә. Алар икесе дә шәһәребезнең ул елларда даны еракларга таралган элеваторына эшкә киләләр. Азат абый цехта механик була. Тырыш, эш җаен белүен күреп, аны цех начальнигы итеп билгелиләр. Ә Гөлсем апа утыз ел буена мастер вазифасын башкара. Икесе дә көнне төнгә ялгап эшлиләр. Ул елларда элеватор гөрләп тора. Чистайдан гына түгел, Аксубай, Яңа Чишмә, Әлки, Лаеш районыннан да ашлык китерәләр.
— Мин бар җаным-тәнем белән эшләдем, безнең 4нче цех гел алдынгы урында тора иде. Комиссия килсә дә, гел әлеге цехка алып керәләр иде, чөнки, чисталык, тәртип, оештыру ягыннан да ул гел үрнәк булды. Ашлык бит ул тере җан кебек, аны бала караган кебек саклый идек, бездән аны ныклап тикшереп ала иделәр, — дип ул елларны искә төшерә Азат абый. — Баржаларны рычаглар белән тарта идек. 5000 тонналы баржалар төяп җибәрә идек, — дип сүзгә кушыла Гөлсем апа.
Алар үзләре кебек үк уңган-булган, тырыш өч егет үстерәләр. Ата-ана
бәхете балаларда дип бик дөрес әйткәннәр. Уллары да эшкә батыр, тәртипле, үзләренә тиң ярларны сайлый белгәннәр. Барысы да әти-әниләре үрнәгендә эштән тәм табып, гаиләләре белән матур гомер итәләр. Олы уллары Алмаз тормыш иптәше Әлфия белән Айсылу һәм Салаватны үстергәннәр. Хәзер инде үзләренең оныклары Аишә барысын да сөендереп тора. Уртанчылары Илназ тормыш иптәше Гөлсирә белән Азалия һәм Даянны тәрбиялиләр. Төпчекләре Нияз хәләл җефете Диләрә белән Азамат һәм Нурисламны үстерәләр.
Бүген Гөлсем апа белән Азат абый Булатовлар әнә шушы хезмәттә кайнап үткән гомерләренең матур мизгелләрен искә төшерә-төшерә, бүгенге көнгә сөенеп, балалары бәхетенә шөкерана кылып, тигезлектә гомер кичерәләр. Аларның яшьләргә әйтер сүзләре дә, уй-теләкләре дә уртак.
— Бер-береңә юл куя белеп, гафу итә белеп яшәргә кирәк. Тормыш булгач, кар-бураны да булмый калмый, табак-савыт та шалтырамый тормый. Сабыр иткән — морадына җиткән дип белми әйтмәгән борынгылар. Авырлык арты аңлашу да, җиңеллек тә килә, еллар узган саен бер-береңнең кадерен тагын да ныграк аңлый башлыйсың, — диләр алар. Бүгенге яшьләребезгә өлге итеп алырдай хак сүзләр. Менә шулай, үзләре әйткәнчә, бер-берсенең кадерен көннән-көн күбрәк белеп, бүгенге тигез, рәхәт тормышларына сөенеп, озын-озак бәхетле булып яшәргә язсын. Гомер бәйрәмнәре мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән балаларының, оныкларының игелеген күреп, хәерле, озын, гомер итәргә насыйп итсен!
Әлфия Булатова, өлкән киленнәре: Әни дә, әти дә ачык йөзле, кунакчыл, чын хезмәт кешеләре. Үз көчләре белән күп терлек, кош-корт асрадылар, йорт җиткерделәр. Әни җәймәне телеңне йотарлык итеп пешерә, без аны бик яратып ашыйбыз. Бөтенебез җәймә пешерә, әмма андый килеп чыкмый, аныкы бөтенләй башка! Әнинең тагын иң яхшы сыйфатларыннан берсе — ул киленнәре хакында гел яхшы яктан, мактап кына сөйли. Барысы өчен дә без аларга рәхмәтле, исән-имин булып, тигезлектә яшәсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев