Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәргә коронавирустан ничек сакланырга

Мәгълүмат шуның кадәр күп ки, пандемиянең тагын бер начар ягы паника дигән нәрсә дә өскә калыкты. Ни кызганыч, кайберәүләр паникага да бирелә башлады инде. Бу исә иммунитетның көчсезләнүенә китерергә мөмкин. Бигрәк тә бу өлкән яшьтәгеләргә кагыла, чөнки вирус алар өчен бик тә куркыныч. Бу авыр вакытта өлкәннәргә үз сәламәтлекләрен ничек сакларга кирәклеге турында табиб-гериатр Турсунали Жумаев сөйли.

– Бар сәбәп иммунитетның көчсез һәм хроник авырулар булуда. Әмма һич кенә дә паникага, төшенкелеккә бирелергә ярамый.  Билгеле, актив пенсионерларга бер урында утырып торырга гына авыр, әмма шуны да аңларга кирәк, пандемия вакытында изоляция –иң мәҗбүри һәм кирәкле чара. Әмма ул грамоталы алып барылырга тиеш, – ди Турсунали Исматилла улы.

 

Кеше күп җыела торган урыннарда йөрмәскә.

Билгеле, бу дүрт стена арасында бикләнеп ятарга гына дигән сүз түгел. Актив яшәү рәвешен хупларга кирәк.

– Хәзер базарларга, эре кибетләргә йөрүдән тыелып торырга кирәк.  Әгәр дә бик кирәкле әйбер сатып аласыгыз булса, бу эшне иртән, кибетләрдә кеше аз вакытта башкарырга кирәк. Билгеле, кешеләрне маскалар һәм дистанцияләр туйдырды инде, әмма кеше күп йөри торган урыннарда үз-үзеңне ­мөстәкыйль саклауның бер­дән­бер чарасы шулар.

 Билгеле, җәмәгать транспортында бернинди дистанция дә сакланмый. Шуңа күрә  аңа бик кирәккәндә, башка вариант булмаганда гына утырырга мөмкин. Саф һавада йөрү дә бик файдалы. Өй янында гына йөреп керергә мөмкин, бу вакытта өйне яисә фатирны яхшылап җилләтергә  кирәк. Өйгә кайткач кулларны сабынлап юу мәҗбүри, шулай ук дезинфекция үткәрү дә сорала.

Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе

Без барыбыз да кешеләр, кайчакта тәмле, әмма шул ук вакытта  зыяны да булган ризык ашыйбыз. Хәзер исә нәкъ менә үз рационыңа күз салыр вакыт җитте дип уйлыйм. Аеруча пенсионерларга.

– Менюга һичшиксез С һәм Д витаминнары булган ризык­ларны кертергә кирәк. Күбрәк яшелчәләр, җиләк-җимешләр, ашарга, күбрәк җылы су эчәргә. Имбирь, суган, сарымсак табигать антибиотик­лары. Аларны да рационнан сызып ташларга ярамый.Бактерияләрнең иң кулай җыелу урыны булып шикәр тора, шуңа күрә баллы һәм пешкән  әйберләрне чикләргә яисә алардан бөтенләй баш тартырга кирәк.

Үзеңнең күңелеңә хуш килгән шөгыль табарга һәм кирәкмәгән уйлардан арынырга

 Бу исә үз-үзеңә бәяне арттыра һәм үз халәтеңне яхшырта.

– Иң башта үзеңә хобби табарга. Игътибарны физик активлыкка юнәлтергә кирәк. Бик еш сулау гимнастикасы ясарга тәкъдим итәм. Ул хәзер бик актуаль. Тирән сулыш алып, тренажерлар, физкультура ярдәмендә үпкәләрнең гигиенасына игътибарны юнәл­тергә кирәк. Моның өчен спортзалга барырга кирәкми, сулау тренажерын үз кулларың белән ясарга да мөмкин.

Мәсәлән, пластик шешә төбенә берничә тишек ясарга  һәм утырган хәлдә аның тишегеннән суларга мөмкин. 5 минуттан башлап, азрак арттыра барып 15-20 минут дәвамында  сулау мөһим. Шарлар да өрергә мөмкин, билгеле бу очракта бик сакчыл эш итәргә кирәк. Әгәр кеше пневмония авыруын үткәргән икән, бу үпкәләрнең кисәк зураюына һәм гипервентиляциягә китерергә мөмкин.

Бу пневмониядән соң бөтенләй рөхсәт ителми. Аерым популярлык белән Стрельни­кованың сулау гимнастикасы файдаланыла. Аны профилактика максатыннан да, үткәргән авырудан соң да ясарга мөмкин. Исән-сау булыгыз!                           

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев