Өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергәннәр
Җәяүленең гомерен өзгән авария 27 июньдә, иртәнге сәгать уннар тирәсендә килеп чыккан.
Фаҗига Казан-Оренбург автоюлының 110 километрында булган.
– 1950 елгы машина йөртүче, Казан ягыннан хәрәкәт иткәндә, башлангыч мәгълүматлар буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм 1936 елгы хатын-кызны бәрдерә, – дип сөйли ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин. Башлангыч мәгълүматларга караганда, җәяүле якынлашып килүче транспортның булмавына инанмыйча, автомашина хәрәкәте ягыннан сулдан уңга йөгереп чыккан. Өлкән яшьтәге ханым һәлакәт урынында алган җәрәхәтләрдән һәлак була.
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе зыян күрүчеләр булган юл-транспорт вакыйгалары килеп чыккан очракта, 112 ашыгыч хезмәтләрнең бердәм телефон номерына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев