Өлкәннәр турында кайгырту: Нарат Елга авылында мәдәният хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне йорты ишегалдында карны чистарттылар
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Зөлфия Шәрифуллинаны шефлыкка алдылар
Нарат Елга авылында яшәүчеләр һәрвакыт игътибарга мохтаҗ кешеләр турында кайгыртып торалар. Елның теләсә кайсы вакытында җирле мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәргә, ялгыз кешеләргә һәм ветераннарга ярдәм итәләр.
Шундыйларның берсе – даими рәвештә авылдашларының кайгыртуын тоеп яшәүче тыл хезмәтчәне Зөлфия Шәрифуллина. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аны шефлыкка алганнар һәм аңа даими рәвештә хуҗалык эшләрендә булышалар.
Бу юлы алар ишегалдын һәм территорияне кардан чистарттылар, тәртипкә китерделәр. Әмма биредә иң кыйммәтлесе – физик хезмәт кенә түгел, ә рәхәтләнеп аралашу, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм күңел җылысын бүлешү.
Без ярдәм итеп кенә калмыйбыз, аралашабыз, өлкән кешеләрнең үз язмышлары турында сөйләүләрен тыңлыйбыз, өлкән буыннан ныклыкка, зирәклеккә һәм туган җиребезне тагын да ныграк яратырга өйрәнәбез, –дип уй-кичерешләре белән уртаклашалар мәдәният хезмәткәрләре.
Ярдәмгә мохтаҗ ялгыз кешеләргә кайгыртучанлык, хөрмәт күрсәтү – авылларыбызда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек асыл сыфатларыбыз саклануның ачык бер мисалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев