Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкән сыйныф укучылары һөнәри сынаулар үттеләр

«Профессионалитет: син яхшы компаниядә!» — Г. И. Усманов исемендәге Чис­тай авыл хуҗалыгы техникумында шундый исем астында Бердәм ачык ишекләр көне булып узды.

Киң күләмле әлеге чара «Профессионалитет» Федераль проекты кысаларында «Туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе» юнәлеше буенча узды.

— Ачык ишекләр көне үткәрүнең төп максаты — мәктәп укучыларын, аларның әти-әниләрен, укытучыларны безнең уку йортында үзләштерергә мөмкин булган туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге һөнәрләр белән таныштыру, — дип сөйләде производствога өйрәтү буенча директор урынбасары Любовь Волкова.

Бердәм ачык ишекләр көнендә техникумда «Профессионалитет: син яхшы компаниядә!» Бөтенроссия сыйныф сәгате узды. Анда Профессионалитет амбассадорлары катнашты. Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мөрәҗәгатен трансляцияләүдән башланган ата-аналар җыелышы узды.

Профессионалитет амбассадорлары мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә Федераль проектның белем бирү программалары буенча укытуның өстенлекләре турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларының карьера картасын, Федераль проектның программасын һәм брошюраны кулланып, 9 сыйныф укучыларын укуга чакырдылар.

— 200ләп 9нчы сыйныф уку­чыларына «Матурлык ин­дуст­рия­се технологияләре» белгечлеге һәм «Пешекче, кондитер» һөнәре буенча һөнәри сынаулар үтәргә мөминлек булды. Һөнәргә өйрәтү мастерлары эш бирүчеләр белән бергәләп тугызынчы сыйныф укучылары өчен һөнәри сынаулар үткәрделәр һәм урта һөнәри белем бирү системасында «Техникум — эш бирүче» инновацион модель кебек Федераль проект кластеры составында заманча техникумны тәкъдим иттеләр, шулай ук эшче һөнәрләре белән һәм тармак белгечләре, эш бирүчеләр белән таныштырдылар, — дип ачыклык кертте Любовь Михайловна.

Шулай ук мәктәп укучылары кафеда, ресторанда, чәчтарашханәдә экскурсиядә булдылар. Анда шеф-пешек­челәр һәм чәчтараш-мастерлар белән техникумның эш бирүчеләр һәм техникум мәйдан­чыгында практик биремнәрне үз эченә алган интерактив очрашулар да узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев