Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкән яшьтәге ике чистайлы мошенниклар кармагына эләккән

Өлкән яшьтәге ике чистайлы үзләренең туганнарын коткарабыз дип, мошенниклар кармагына эләккән.

Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә бер көн эчендә мошенниклык буенча ике җинаять эше ачылган.

— Александровка авылында яшәүче 98 яшьлек пенсионерның стационар телефонына үзен кызы дип таныштырган бер хатын-кыз шалтырата. Ул үзенең авариягә эләгүен, тиз арада акча кирәк булуы хакында сөйли, — дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. — Кызының тавышы мондый булмавына күңеленә шом керә пенсионерның, әмма соңрак сөйләшкән ир-ат, ул үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра, бу хәлнең дөреслегенә ышандыра. Ул әлеге бабайга кызының операциядән соң булуын һәм шуңа күрә тавышы үзгәргән дип аңлата. Акчаны тиз арада киләчәк курьер аша җибәрүен үтенә.

Билгеләнгән вакытка аның янына таныш булмаган ир-ат килә һәм дәшми-тынмый гына таләп ителгән сумманы алып китә. Кич белән кызы әтисе янына килә һәм аны алдаганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Чистайда яшәүче 75 яшьлек ханымны да мошенниклар шул схема буенча алдаганнар. Әлеге хатын-кыз курьерга 300 000 сум күләмендә акча бирә. Ул юл-транспорт вакыйгасына эләккән килененә ярдәм итәм дип уйлый.

Җинаятьләрне тикшерү хезмәткәрләренең оператив рәвештә үткәрелгән чаралары барышында пенсионердан акча алган курьерның шәхесе ачыкланган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев