Ольга Добронравова: «Беленнәр өчен камырны оеган сөттән әзерлим»
Үзенең беренче беленнәрен ул 9 яшьтә пешергән
Социаль челтәрләрдә Ольга Добронравованың профилен караганнан соң аның рецептларын беләсе килде. Май чабу бәйрәме якынлашканга без беленнәр турында сөйләшергә булдык.
Ольга Владимировна – олы хөрмәткә лаек шәхес. Күбебез аны В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы директоры, шәһәр Советы депутаты, башкарма комитет җитәкчесенең ирек ле нигездәге урынбасары, җәмәгать эшлеклесе буларак беләләр.
Безнең әңгәмә барышында ул бөтенләй икенче яктан ачылды. Бу юлы без Май чабу атнасының иң төп ризыгы – беленнәр турында сөйләштек.
Бар процесс – камырны басу һәм пешереп бетерүгә кадәр 10-20 минут вакыт кирәк. Барысы да күпме күләмдә пешерүеңнән дә тора. Камыр сөттә дә. кефирда да әзерләнми.
– Май чабу бәйрәменә минем белен пешерү рецептым бик гади, барысын да чамалап кына алам. Бары бер шарт бар: камырны оеган сөттә әзерлим. Ә минем беленнәремнең төп принцибы: сыекны сыек белән, корыны коры белән кушу. Әбиемнән калган кызган чуен табада пешерәм. Мин май салмыйм, шуңа күрә минем беленнәрне диетик беленнәр дип тә атарга мөмкин, – дип елмая Ольга Владимировна.
Беренче беленнәрен безнең героинябыз 9 яшьтә пешерә. Аны мәктәптә кыз балаларга хезмәттән белем бирүче әнисе өйрәткән.
Ольга Владимировнаның тагын бер яраткан ризыгы – бәрәңге һәм ит белән пирог. Әгәр дә аның социаль челтәрдәге профилен карасаң, үзеңне кулинария блогерының битенә эләккән кебек хис итәсең. Фотографияләрдә – балык, кош, тәмле десертлар, яннарында – кыскача рецептлар. Әмма бу әллә ни гаҗәпләндерми. Видеода Ольга Владимировнаның базында кышка әзерләнгән запасны күргәч, телсез каласың! Ябылган банкалар саны бихисап! Бу ханым моңа ничек өлгерә икән? Искитәрлек.
– Барысына да ничек вакыт җит керәмдер – үзем дә белмим. Минем активлыгым – тумыштан килгән сыйфаттыр инде. Җаваплылыкка һәм күп нәрсә белән кызыксынырга мине пионер лагеренда өйрәттеләр. Әниемне укытучы буларак, ел саен анда җибәрәләр иде. Ул һәрвакыт үзе белән мине һәм сеңелемне дә ала иде. Лагерьда мин отряд рәисе генә түгел, дружина советы рәисе дә булдым, – дип искә ала Ольга Владимировна.
Кулинарлык серләрен ул туганнары белән генә түгел, коллегалары белән дә уртаклаша. Үзенең кухнясында төп кунак итеп туганының өч яшьлек улы Мирославны саный. Алар икәүләшеп рәхәтләнеп әзерлиләр икән.
– Аңа минем белән кухняда әзерләү бик ошый. Озакламый Май чабу бәйрәме, беленнәр пешерәбез. Әмма әле мин аны кызган таба янына җибәрмим, пешүе мөмкин. Камырны исә бергә басабыз, – ди әңгәмәдәшчем.
Ольга Добронравовадан рецепт
Безгә 1 стакан оеган сөт, 1 йомырка, ярты чәй кашыгы шикәр, тоз, сода кирәк булачак. Онны чамалап салабыз.
Оеган сөткә күкәй салабыз һәм бутыйбыз, тоз, шикәр эстибез һәм өеп он салабыз. Аннары сода салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Белен өчен камыр каймак кебегрәк килеп чыга. Кызган чуен табада пешерәбез.
Бу рецепт белән әзерләнгән беленнәр тәмле килеп чыга. Аларны кайнар килеш табынга бирергә кирәк. Алар каймак һәм кайнатма белән дә бик тәмле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев