Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Өлешчә мобилизация турында

...

Бер ай элек илебездә өлешчә мобилизация игълан ителгән иде. Шуңа бәйле рәвештә халыкта күп сораулар туа. Объясняем.рф. рәсми сайтка нигезләнеп, аларның кайберләренә җаваплар бастырабыз.

– Бер гаиләдән абыйлы-энелене чакыра алалармы?

– Әйе, әгәр алар мобилизация буенча чакырылырга тиешле гражданнарга куелган таләпләргә туры килсәләр.

– Өч бала тәрбияләүче ир-атларга кичектерү биреләме?

– Әйе, чакырылудан кичектерү 16 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга бирелә.

– Мобилизацияләнүчеләрне сугышка кагылышлы линиягә тиешле әзерлексез җибәрәләрме?

– Өлешчә мобилизация вакытында хәрби-учет белгечлеге булган гражданнар чакырыла. Хәрби частькә килгәннән соң, алар хәрби-учет белгечлеген исәпкә алып, биләгән вазифалары буенча күнекмәләрне торгызу курсын узалар. Бу хәрби хезмәткәрләрне махсус хәрби операциянең чынбарлыктагы шартларына яраклаштыру һәм бүлекчә составында сугышчан күнекмәләр алу өчен кирәк.

Әзерлек үз эченә шәхси коралдан ату, граната ыргыту, җирлектә ориентлашу, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм башкаларны ала.

– Эш бирүче мобилизацияләнгән хезмәткәргә түләүләрне билгеләргә тиешме?

– Эш бирүче мобилизацияләнгән кеше белән хезмәт килешүен туктатырга тиеш, ләкин аны эштән азат итәргә хокуклы түгел. Килешүне туктату өчен нигез – эш бирүче хезмәткәрдән чакыру кәгазе күчермәсен алганнан соң чыгарылган боерык.

Эш бирүче эшләгән, ләкин түләнмәгән көннәр өчен хезмәт хакы бирергә тиеш. Хезмәт килешүен туктату вакыты күрсәтелми. Ул җыю пунктына, хәрби комиссариатка килү өчен чакыру кәгазендә күрсәтелгән көннән һәм мобилизация буенча хәрби хезмәт үтү төгәлләнгәннән соңга кадәр туктатыла.

Мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәргә даими эш урыны буенча хезмәт хакы түләнми, чөнки аның белән хезмәт килешүе мобилизация вакытында туктатыла. Хәрби хезмәткәргә акчаны РФ Саклану министрлыгы түли.

– Мобилизацияләнгәннең гаиләсе өчен пособие биреләме? Кайсы очракларда ул тиеш һәм ничә тапкыр түләнә?

– Хәрби хезмәт итү урынына икенче торак пунктка күченгәндә яки хәрби частьне күчерүгә бәйле рәвештә мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәргә бер оклад күләмендә (исеме һәм вазифасы өчен окладлар) бер тапкыр пособие түләнә.

– Әгәр мобилизацияләнгән кешене медицина комиссиясен узмыйча чакырсалар, хәрби частькә килү урыны буенча хәрби-табиб комиссиясе оештырылачакмы?

– Хәрби частьтә кабат (хәрби комиссариаттан соң) медицина тикшерүе үткәрелә һәм, хәрби хезмәттән азат итүне күздә тоткан авыру билгеләре ачыкланган очракта, мобилизацияләнгән хәрби-табиб комиссиясе тарафыннан тикшерү һәм диагнозны раслау өчен медицина оешмасына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев