Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олег Морозов чистайлыларның элитаны чистарту һәм сугыш чоры режимы турындагы сорауларына җавап бирде

Дәүләт Думасы депутаты «Чистай-информ» хәбәрчеләре белән әңгәмә корды

Узган елның февралендә безнең Президент Владимир Путин игълан иткән махсус операция башлану белән Россия җәмәгатьчелегендә зур үзгәрешләр булды.

Һәм монда сүз көнбатышның көчәйтелгән санкцияләре, үткә­релә торган сугышчан хәрәкәтләр, өлешчә мобилизация аркасында тормышыбызның ничек үзгәрүе турында гына бармый. Безнең җәмгыятьтә менталь дәрә­җәдә тирән үзгәрешләр барлыкка килде. Без фронтка ярдәм итү өчен берләшә алдык, илдә ватанпәрвәрлек үсеше күзәтелә, без үсеп килүче буынны тәрбияләүдә соңгы еллардагы хаталарыбыз һәм аларны ничек төзәтергә кирәклеге турында ешрак уйлана башладык.
Бердәм омтылышта ил үз лидерын яклады, илебезнең иң яхшы кешеләренең күпчелеге — чын пат­риотлар. Һәм һәркем җиңүнең якынлашуына үз өлешен кертер өчен үз урынында булдыра алырлык файдалы нәрсә эшләргә тырыша. Әмма замана бик катлаулы һәм кайвакыт гади гражданинга ниндидер иҗтимагый процессларны, Хөкүмәтнең теге яки бу карары нәтиҗәдә нәрсәгә китерергә мөмкин булуын аңлау авыр. Нәкъ менә хәзер россиялеләрдә телевидениедә иҗтимагый-сәяси ток-шоулар, экспертларның төрле дискуссияләре кызыксыну уята.

РФ Дәүләт Думасында безнең депутат Олег Морозов, югары хакимият вәкиле буларак, чистайлыларга теге яки бу иҗтимагый-сәяси процессны аңларга, дәүләт сәясәте белән бәйле иң дулкынландыргыч сорауларга безнең «Депутатка сорау» дигән яңа сәхифәдә җавап бирергә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.

Сезнең игътибарыгызга аның беренче чыгарылышын тәкъдим итәбез.

— Җәмгыятьтәге кәеф шундый, күпләр «мәдәният» эшлек­леләренең илдән китүеннән канәгать булып чыктылар. Президентыбыз чыгышларының берсендә әйткәнчә, җәмгыятьнең үз-үзен чистарту процессы булды. Әмма элитада шикле репутацияле һәм карашлы кешеләр күп әле. Сезнең карашка, якын арада барысы да шулкадәр күп сөйләгән элитаны чистарту көтеләме?

— Элитаның үз-үзен тотышы турындагы сорау, әлбәттә, урынлы, әмма минем аңа төгәллек кертәсем килә. Шуны игътибарга алыйк, элита дип атарга кабул ителгән кешеләрнең күпчелеге: түрәләр, дәүләт хезмәткәрләре, сәясәтчеләр, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, алар, һичшиксез, югары баш командующий — Президент позициясен, Новороссияне һәм Донбассны Бандеров оккупантларыннан азат итү, аларның Россия Федерациясе составына керү идеясен хупладылар. Һәм бу планда җәмгыятьтә тулы килешүчәнлек күзәтелә. Шуңа күрә, минемчә, бернинди чистарту үткәрергә кирәкми һәм күпчелек югары хакимиятне яклаганга гына түгел, ә хупламаучыларның инде Россиядә булмавы сәбәпле. Аларның исем­нәрен сез барыгыз да беләсез. Алар үз юлларын үзләре сайладылар һәм чистартудан башка да үзчистарыну килеп чыкты.

Җәмгыятьнең риза булмаган тагын билгеле бер өлеше бар, әмма, һәрхәлдә, алар ниндидер хокук бозулар кылмыйлар, фикерләрен ачыктан-ачык белдермиләр, хакимиятнең гамәлләрен бозып күрсәтмиләр, безнең Кораллы Көчләребезнең дәрәҗәсен төшермиләр. Әйтергә кирәк, кешеләрдә мондый караш булырга мөмкин һәм алар бернинди эзәрлекләүләргә дучар ителмиләр, чөнки гамәлдә булган хокукый нормалар кысаларыннан чыкмыйлар. Безнең бурыч — мондый кешеләрнең мөмкин кадәр азрак, ә безне һәм Президентны хуплаучыларның мөмкин кадәр күбрәк булуына ирешү. Бу бөтен җәмгыятьнең уртак, бердәм эше. Мәдәният эшлеклеләре арасындагы кебек үк, аларның барысын да бер сафка бастырырга кирәк түгел.

Без кемнең нинди юл сайлаганын, кемнең чит илдә торып, төрле пычрак сүзләр атуын беләбез. Ә башкалар чит ил агенты статусын алдылар һәм текә яр кырыеннан йөриләр. Әгәр алар законны бозсалар, ул аларга карата кулланылачак. Башка мәдәният эшлеклеләре, белүегезчә, үз халкына теләктәшлек белдерәләр.

— Махсус операция бара, безнең асыл егетләребез гаять авыр шартларда сугышалар һәм һәлак булалар, ә җәмгыятьтә, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, кешеләр үзләрен бернәрсә дә булмаган кебек тоталар: төнге клублар эшли, күңел ачу чаралары үткәрелә, телеканалларда әле дә яшьләребезне боза торган тапшырулар күп. Хөкүмәткә катнашырга һәм төзәтмәләр кертергә вакыт түгелме? Бу мәсьәл хаки­миятнең югары баскычларында күтәреләме? Моны эшләү планлаштырыламы? Халык моны көтә.

— Әйдәгез, үзебез өчен шуны билгеләп куйыйк, юридик яктан, ә моны барысы да ассызыклый, без бернинди дәүләт, шул исәптән Украина белән дә, сугыш хәлендә тормыйбыз. Махсус хәрби операция үткәрелә. Аның максатлары билгеле. Алар Президент тарафыннан формалаштырылган. Махсус хәрби операцияне Россия Федерациясенең барлык Кораллы Көчләре дә башкармый, шуңа күрә гомуми мобилизация юк, ә өлешчә мобилизация генә булды һәм безнең Кораллы Көчләрнең хәрби хәрәкәтләр зонасында булган тиешле контингенты гына бар. Бу тиешле режимның кертелмәвен билгели. Сүз уңаеннан, фетнә белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең кайбер субъектларында тиешле террорчылыкка каршы режим кертелде, нәкъ менә шунда сез сөйләгәннәр гамәлгә ашырылды. Төнге клуб­лар эшләмәде, җәмәгать чаралары үткәрелмәде, кайбер өлкәләрдә юллар ябылды, ниндидер транспорт элемтәләре гамәлдән чыгарылды. Ләкин тагын бер тапкыр кабатлыйм, бу хокукый режим, бу я гадәттән тыш хәл, яки хәрби хәл, яисә террорчылыкка каршы операцияне гамәлгә ашыру. Әйтергә кирәк, аерым режимнар бездә чик буе территорияләрдә кертелгән. Һәм анда хәл бөтенләй башка, Мәскәү, Казан һәм Чистайдагы кебек түгел, әмма бу режим кулланылмаганлыктан, калганнар гадәти режим буенча, бернинди чикләүләрсез, яши һәм эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев