Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олег Морозов Чистай студентларына исемле стипендияләр тапшырды

Бу юлы стипендиягә дүрт студент ия булды


РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов КАИ-КНИТУның «Восток» филиалына уңышка ирешкән студентларга чираттагы тапкыр исемле стипендия тапшыру өчен килде.
Башта ул егетләр һәм кызлар өчен танып белү лекциясе үткәрде, анда илдәге сәяси тормыш турында сөйләде. Һәр студент үзен кызыксындырган сорауны (студентларга стипендияне арттыру турында да фикер алыштылар) бирә алды.

Һәм, ниһаять, барысы да озак көткән мизгел — институтның иң яхшы студентларына исемле стипендияләр тапшыру тантанасы башланды.

— 3 ел рәттән инде мин бу стипендияләргә акча бүлеп бирәм, чөнки максатчан һәм грамоталы студентларга һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк дип саныйм. Мин 11 ел Казан дәүләт университетында укыттым, шуңа күрә институт тормышы минем өчен якын, — диде Олег Морозов.

Бу юлы стипендияне 4 өченче курс студенты: Екатерина Полякова, Яна Петрулевич, Яна Константинова һәм Булат Гафиятуллин алды. Морозов стипендиясен алу өчен студентларга күп көч куярга туры килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, студентлар кандидатурасын институт җитәкчелеге һәм укытучылар составы билгеләде.

— Бу стипендияне алу шартларының берсе булып бик яхшы уку тора, шуңа күрә мин яхшы укырга тырыштым, барлык семестрларны бишлегә яптым. Шулай ук укытучы белән бергә фәнни мәкаләләр яздым, институт үткәргән күп кенә чараларда катнаштым, — дип уртаклашты «Приборлар төзү» юнәлеше буенча белем алучы студент Екатерина Полякова.

— Хезмәтләребезнең лаеклы бәяләнүенә мин бик шат.

Шул ук юнәлештә укучы башка студент кыз Яна Петрулевич исемле стипендия алу өчен шулай ук барлык сессияләрне бишлегә япкан, мәкаләләр язган һәм төрле чараларда катнашкан. Башка студент кыз белән бергә Казанга 3D принтерны тәкъдим итүгә барган һәм институтның фәнни эшчәнлегендә катнашкан.

— Бу стипендияне алуыма бик шатмын, минем өчен бу зур уңыш. Безне укуга дәртләндереп һәм этәреп торучы укытучыларыбызга рәхмәтлемен. Студентларга матди яктан ярдәм иткәне өчен Олег Викторовичка да зур рәхмәт әйтәсем килә. Бирелгән стипендияне мин, һичшиксез, тиешле юнәлешкә юнәлтәчәкмен, — диде Яна.

— Бу стипендияне алу өчен, мин яхшы укыдым һәм олимпиадаларда филиалыбыз данын якладым, укытучым белән бергә мәкалә яздым, шулай ук элеккеге стипендиат белән бергә Казанга конкурска бардым. Әлеге стипендияне алуыма бик шатмын, аны алга таба да алырга өметләнәм, — дип билгеләп үтте тагын бер стипендиат Яна Константинова.

Булат Гафиятуллин да үз тәэсирләре белән уртаклашты.

— Стипендия алу өчен мин яхшы укыдым һәм студент тормышында актив катнаштым. Хезмәтләремнең уңыш китерүенә һәм институтыбызның дүрт стипендиаты арасына керүемә мин бик шатмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев