Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдә янгын сүндергеч кирәкме?

Халык арасында өйдә янгын сүндергеч кирәкми дигән ялгыш фикер киң таралган. Ә бу янгын чыгуның беренче билгеләрен күрсәтүче иң нәтиҗәле чара ләбаса! Һәр кешенең сакларга тиешле нинди дә булса әйбере бар, димәк, моның өчен махсус саклау чаралары да булырга тиеш.

Белгечләр раславынча, янгын сүндергечләр яшәү урыны булган, иң мөһиме, үзенең, якыннарының тормышы өчен борчылучы һәркемдә булырга тиеш.

— Янгын сүндергечләр тиз арада янгынны сүндерергә ярдәм итеп кенә калмый, ә янгынның тиз арада таралуына юл куймаска да мөмкинлек бирә, — дип ачыклык кертә күзәтчелек һәм кисәтү эшлә­ренең Чистай районы буенча бүлек инспекторы Илнур Гайнуллин. — Практика күрсәткәнчә, ун очракның тугызында янгын сүндергеч булганда янгын чыккан урынны янгын сүндерүчеләр чакырмыйча да сүндерергә мөмкин. Янгынның башлангыч стадиясендә янгын сүндергеч янгын чыккан урынны сүндерергә һәм янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче утның таралуына юл куймаска, кеше гомерен һәм мөлкәтне сак­лап калырга ярдәм итә.
Һәр кеше янгын сүндер­гечнең төзелешен һәм ничек тәэсир итүен, аны ничек кулланырга кирәклеген белергә тиеш. Күпләр, мөгаен, бу кагыйдәләрне беләдер. Әмма җиде кат үлчә, бер кат кис дигәндәй, кабатлау зыян итмәс.

— Янгын сүндергеч — артык катлаулы әйбер түгел. Аңардан дөрес файдалану өчен алдан ук игътибар белән инструкцияне уку һәм төзелешен өйрәнү мөһим. Аны куллануда күнекмәләр ясасаң, тагын да яхшырак, — дип киңәш бирә белгеч.

Янгын сүндергечләрне берничә төргә бүләләр:

Күбекле. Көчәнеш астында булган җайланмаларны исәпкә алмыйча, 1 квадрат метрдан арт­маган каты материаллар януны һәм янучы сыекчаларны (бензин, май, лак, буяу) сүндерү өчен кулланыла;

Порошоклы. 1000 вольтка кадәрле көчәнеш астында булган җайланмаларны кертмичә, тиз эри торган янып киткән нәрсәләрне, янучан сыекчаларны, лакларны, буяуларны сүндерү өчен кулланыла;

Углекислоталы. Көчәнеш астында булган электр җайлан­ма­ларын, төрле матдәләрне, материалларны, теләсә нинди сыекчаларны сүндерү өчен. Архивларда, саклау урыннарында, сәнгать әсәрләрендә чыккан янгыннарны сүндерү өчен әлеге янгын сүндергечләргә тиңнәр юк.

Дөрес файдаланыгыз!

Пломбаны өзегез, чикәне тартып чыгарыгыз, раструбны янып киткән урынга юнәлдерегез һәм сүндерә башлагыз.

Янгын сүндергечне вертикаль рәвештә тотыгыз.

Янгын сүндергеч җылыту приборларыннан һәм туры кояш нурларыннан еракта, уртача температура булган җирдә, балалар кулы җитмәгән урында торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев