Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Өченче дулкын яки «яңа коронавирус»мы?

Безнең район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл беренче ике ай дәвамында тотрыклы, әмма киеренке булды. Сүз бөтен җирдә дә сөйләнә торган югары патогенлы инфекция турында гына бармый.

Коронавирус беркая да китмәгән һәм, вирусологлар сүзләренчә, моны эшләргә җыенмый да. Статистика, фаразлар, вакцинация һәм башкалар турында без Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Флюра Хәйруллина белән сөйләшәбез.

– Агымдагы елның ике аенда шәһәр һәм район территориясендә коронавирус инфекциясенең 43 очрагы теркәлде. Һәр анализ лаборатор рәвештә расланган. 13 кеше дәваханәгә урнаштырылды, 30 кеше амбулатор медицина ярдәме алды, – дип хәбәр итә Флюра Сәлим кызы.

– Әлеге статистиканың нәтиҗәсе нинди?

– 1 мартка булган мәгълүматларга караганда, 32 кеше терелгән, 1 үлем очрагы теркәлгән, 10 кеше дәвалануын дәвам итә. Авыру кешеләр белән контактта булган 11 кеше медицина күзәтүендә тора.

– Вирус үзгәргән, диләр. Бу дөресме?

– Гаиләдә бер кеше авырса, вирусны аның белән элемтәдә булган туганнары да эләктерә. Элек авыраучы белән яшәүчеләр җиңел формада авырый яки бөтенләй авырмый иделәр. Хәзер вирусның бер кешедән икенчесенә күчүчәнлеге югары. Быел ике һәм аннан да күбрәк авыраучылар белән 6 гаилә теркәлде.

– Нинди яшьтәге кешеләр коронавирус йоктыруга аеруча дучар ителәләр?

– Гыйнвар һәм февраль айларында төрле яшьтәге кешеләр арасында авыраучылар теркәлде. Әмма пенсионерлар әлеге исемлекнең башында. 60 яшь һәм өлкәнрәкләр төркемендә – 13, 50дән 60 яшькә кадәр – 9, 40тан 49 яшькә кадәр – 6, 30дан 40 яшькә кадәр 8 кеше авыраган. Яшьләр дә авырый. 21-29 яшьләрдәге – өч, 20 яшьлек бер кешенең коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Хисап чорында билгеләнгән тәртиптә расланган яңа коронавирус инфекциясеннән 1 үлем очрагы теркәлгән.

– Башка йогышлы авырулар статистикага йогынты ясыймы?

– Кискен респиратор вирус инфекция ләренең һәм гриппның үз саннары. Төгәлрәге, быел грипп белән авыраучылар әлегә юк. Грипп вирусларын тикшерүгә Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Казан лабораториясенә 12 мазок пробасы җибәрелде, авыру расланмады. Моңа халыкны вакциналаштыру ярдәмендә ирешелде дип уйлыйм. Шулай, 45 мең 405 кешегә гриппка каршы прививка ясалды. Кискен респиратор вирус инфекциясе статистикасы да кими. Шәһәр һәм район территориясендә кискен респиратор вирус инфекциясе белән авырауның 896 очрагы теркәлгән, бу 2020 ел күрсәткеченнән 40 процентка кимрәк, шуларның 84 проценты яки 755 очрагы балалар арасында теркәлгән.

– Дәваханәдән тыш пневмония очраклары ешайдымы?

– Узган елдагы кебек үк, агымдагы елның хисап чорында да дәваханәдән тыш пневмония белән авыраучылар санының 2,6 тапкырга артуы күзәтелә. Ел башыннан Чистайда бу авыруның 213 очрагы теркәлгән. Шуларның 83,8 проценты – вируслы этиология, 74 про-центы – дәваханәдән тыш пневмония белән авыраучы өлкәннәр. Ни кызганыч, 10 очрак үлем белән тәмамлана.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев