Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өч меңнән артык шәһәрле Бөтенроссия өмәсенә чыкты

24 апрельдә бөтен ил буенча Бөтенроссия шимбә өмәсе узды.

Экологик акциягә чистайлылар да актив кушылды. Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар оешмалары активистлары һәм битараф булмаган чистайлылар шәһәрне тәртипкә китерү өчен өмәгә чыктылар.

Татарстан Президенты өмә башлануга старт бирде

Чулман яры буенда Казан белән «туры элемтә» оештырылды. Рөстәм Миңнеханов экологик оешмалар активистлары белән аралашты һәм республикада өмә башлануын игълан итте.

– Мин шәһәребезне төзекләндерүгә юнәлдерелгән төрле чараларда, акцияләрдә, чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә актив катнашам. Бүген минем янәшәмдә командам басып тора, без яз һәм җәй айларына план төзедек. Андагы пунктларның берсе – Чулман ярын чистарту, шулай ук чистайлылар өчен ял итү зоналарын төзекләндерү, – дип уртак лашты волонтер, 10нчы сыйныф укучысы Влада Лагуткина.

 

Район башлыгы да барысы белән беррәттән җыештырды

Шәһәр халкы белән бергә район башлыгы Дмитрий Иванов Геройлар Аллеясын һәм яр буе территориясен тәртипкә китерүдә катнашты.

– Социаль челтәрләрдә мин халыкка өмәгә чыгу һәм шәһәрне төзекләндерүгә үзләреннән өлеш кертү үтенече белән мөрәҗәгать иткәч, күбесе уңай фикерләрен җиткерде һәм бездә чиста һәм матур булсын өчен, чыннан да, моның кирәк булуын билгеләп үтте. Барысы да үзебездән тора. Күләмле өмәләр гадәте яңадан торгызылыр һәм һәркем әйләнә-тирә мохитне чис тартуга үз өлешен кертер дип ышанасы килә. Өстәвенә, территорияләрне күмәкләп җыештыру эшләре берләштерә, яшәүчеләр бердәм рәвештә туган шәһәре өчен тырыша, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

 

«Ильич бүрәнәсе җитми!»

Иртән-иртүк шәһәр урамнарына, себерке, тырма тотып, предприятие һәм оешма коллективлары чыкты. Уртак көч белән алар җәмәгать киңлекләрен узган елгы яфраклардан, коры ботаклардан, чүп-чардан арындырдылар. Күпләр җыештыру барышында совет чорын, мондый өмәләрнең җәмәгать тормышының бер өлеше буларак кабул ителгәнне искә төшерделәр.

– Ильич бүрәнәсе генә җитми! – дип шаярдылар чистайлылар, совет чорындагы өмәләрне искә төшереп.

Чистайда күмәк җыештыру эшләре үзәк бульварда, стадионда, Соляной районында, иске пляж, яр буе территорияләрендә, мебель фабрикасы микрорайонында узды.

– Без элегрәк тә территорияләрне чистарту буенча шимбә, чәршәмбе өмәләре үткәрә идек, әмма замана тарихында мондый күләмдә беренче тапкыр. Бөтен коллектив белән җыелып, тәртип урнаштыру, аннары бергәләп чәй эчү бик шәп бит. Барысы да яхшы кәеф белән эшлиләр. Без бинаны буядык, вазоннар әзерләдек. Җылыткач, чәчәкләр утыртачакбыз. Май бәйрәмнәре алдыннан тәртип урнаштырырга тырышабыз, – дип сөйләде 1нче гимназия директоры Валентина Бондарцова.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, чистай лыларның эш кәефенә үзгәрүчән һава торышы йогынты ясамады. Барысы да күтәренке рухта эшләделәр.

– Һава торышы болытлы булуга карамастан, бу безнең кәефебезне төшермәде. Совет чорында туган кеше буларак, мин өмәләрне сагынып, анда теләп катнашам. Без һәрвакыт үз һәм якын-тирәбездәге территориядә чисталык һәм тәртип сакларга тырышабыз. Әмма моның беренче Бөтенроссия шимбә өмәсе булуы үзе үк әһәмияткә ия, – дип ассызыклады халык мәшгульлеге үзәге директоры Владимир Пономарев.

 

Кулларына тырма һәм себерке алдылар

Мәктәп укучылары өмәдә актив катнаштылар. Безгә мәктәп өмәсеннән кайтып килүче, кулына тырма тоткан 2нче номерлы гимназия укучысы очрады.

– Без сыйныфташларым белән алмагачлар үсә торган мәктәп ишегалдын җыештырдык. Хәзер анда чиста. Һәрвакыт матур булсын өчен, мондый өмәләргә ешрак чыгарга кирәк, – дип белдерде 6нчы сыйныф укучысы Святослав Шмагин.

Сәүдә нокталары хезмәткәрләре дә тирә-юньне җыештырдылар. Чүп капчыкларында – яфраклар, шешәләр, тышлыклар, пластик һәм башка чүп-чар.

– Ярый әле бездә яз көне өмәгә чыгу гадәте сакланган. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, тирә-юньне чүп-чардан чистарттык. Моңа бер сәгать вакыт кирәк булды. Бүген без ял итәбез, әмма өмәгә килдек, чөнки башка вакыт булмаячак.

 Тиздән Пасха, димәк, без өйне генә түгел, эшләгән урынны да тәртипкә китерергә тиеш, – дип билгеләп үттеләр азык-төлек кибете хезмәткәрләре.

 

«Калкулык»тан 70 капчыктан артык чүп чыгарылды

Бөтенроссия өмәсендә катнашучылар килгәнче, мебель фабрикасы микрорайонында урнашкан Чулман яр буе зонасын нинди генә чүп-чар «бизәмәде». Шәһәрнең төрле оешмаларында һәм предприятиеләрендә эшләүче чистайлылар бу урында күмәк җыештыру үткәрделәр. Бер уңайдан яр буе зонасын да чүп-чардан чистарттылар.

– Өмәләр – кирәкле һәм мөһим эш, дип саныйм. Карагыз әле, кыска вакыт эчендә без күпме чүп җыйдык, димәк, без яшәгән шәһәребезне чистарак иттек. Ял итүчеләргә үзләре артыннан чүп-чарны җыярга онытмагыз, дип мөрәҗәгать итәсем килә. Бу бит авыр түгел. Әйләнә-тирәдә чисталык, тәртип булганда һәркемгә рәхәт, – ди 3нче шәһәр китапханәсе филиалы мөдире Нина Федотова.

Өмәгә ул башка китапханәләрдәге хез мәт тәшләре белән килгән иде. Күмәк җыештыруда шулай ук башка мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге, су каналы, психологик-педагогик үзәк, балалар сәнгать мәктәбе, шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре, экологлар – йөзгә якын кеше катнашты.

– Өмәләрдә һәрвакыт катнашырга тырышам – бу язгы традиция, дип әйтергә була. Һәм тагын шәһәрдә чисталык һәм тәртип тәэмин итүгә үз өлешебезне кертү мөмкинлеге дә, – ди Чистай су каналы хезмәткәре Азат Таһиров.

Бер сәгать эчендә өмәдә катнашучылар тырышлыгы белән 75 капчык чамасы чүп-чар җыелды, аларны КамАЗга төяделәр һәм алып киттеләр.

 

Урманнар да чистарды

Чистай районы яшьләре «Чиста урманнар» Татарстан акциясенә кушылды.

Луч мәктәбе укучылары Чистай урман чылыгының бер участогын тәртипкә китерделәр. Алар капчыкларга көнкүреш чүп-чары һәм корыган ботаклар җыйдылар. Укучыларга бу эштә җирле урманчылык вәкилләре ярдәм итте.

– «Татарстанның чиста урманнары» – мөһим акция. Ул Татарстан Урман хуҗалыгы министр лыгы тарафыннан 10 ел дәвамында язын һәм көзен үткәрелә. Әлеге табигать сак лау чарасының төп максаты –урманнарыбызда уңайлы санитар-экологик мохит булдыру. Бу акциянең җәмәгатьчелек игътибарын урман байлыкларын саклауга һәм аларга сак караш булдыруга ярдәм итүе дә мөһим. Без бүген «Чиста урманнар» акциясендә катнашкан укучыларга һәм аларның укытучыларына рәхмәтлебез, – дип билгеләп үтте Чис тай районының участок урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев