Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өч банктан кредит алып мошенникларга биргән

Керем алырга теләп акчасыз калган. Чистайда яшәүче 49 яшьлек ханым, билгесез кешегә ышанып, мошенникларга зур суммада акча күчергән. Ул аларны өч банктан алган.

— Кизү бүлегенә мошенниклык турында гариза белән 49 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Зыян күрүче сөйләве буенча, февраль башында аңа «Телеграмм» мессенджерында бер ир-ат шалтыратып, акчаны кыйммәтле кәгазьләргә салып, алардан процент алып акча эшләргә тәкъдим итә. Әлеге тәкъдим кызыктыргыч булганга хатын-кыз ризалаша. Ир-ат аның исеменә инвестиция платформасында шәхси кабинет ачуын һәм анда керем кертүен сораган, — дип сөйләгәннәр Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте бүлегендә.

Берничә көн эчендә, 8-24 февральдә әлеге ханым шәхси кабинеттагы счетка 822 000 мең сум акча керткән. Моның өчен ул өч банкта кредит рәсмиләштергән.
Нәтиҗәдә, ул өч банктан гомуми суммасы 822 мең сумлык өч кредит рәсмиләштергән һәм шәхси кабинеттагы счетка күчергән. Аннары салган акчасын һәм керемен кире ала алмаганын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев