Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нык тамырлы, уңган-булган Мингалимовлар нәселеннән булуым белән горурланам

«Илен белмәгән — игелексез, холкын белмәгән — холыксыз, нәселен белмәгән — тарихсыз» дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.

Туган туфрагыма күмелеп калган,
Гомер агачымның тамырлары.
Ул тамырлар җирдә сабыр гына
Көтеп ята безнең кагылганны.

Әйе, гомер агачының тамыр­ларын гел барлап, искә алып, догалар җиткереп, суга­­рып торырга кирәк.

Гомер агачымны гына түгел, нәсе­лебезнең тамырлары Дүрт Өйле авылында бик тирәнгә киткән, зыялы, затлы, эшчән нәсел булган. Ерак бабаларым иген игеп, мал асрап көн күргәннәр. Нәселебездә балта осталары, тимерчеләр, игенчеләр булган. Равил бабай оста һөнәрче, тимерче, генә түгел, кәсепче дә булган. Ат белән йөреп товар ташыган. Аның иң саваплы гамәле — ул кешеләргә әҗәткә бирүдән курыкмаган. Менә шулай ул авылдашларын ачлыктан коткарып калган.

Минем бабаларым кемнәр булганнар? Шушы сорауга җавап эзләү мине «Тарихта без эзлебез» дип аталган фестивальдә катнашырга этәрде. Алдыма нәселебез турында мәгълүмат җыю һәм аны билгеле бер тәртипкә салу, бабаларымның үткәнен барлау бурычын куйдым. Гаилә архивы материаллары файдаланылды. Әлеге хезмәтне эшләгәндә миңа әти-әнием, туганнарым, зур әтием Гәрәев Минзакир белән зур әнием Гәрәева Маһирәнең хәтер сандыклары, истәлекләре ярдәм итте.

Мин үземнең җиде буын бабамнар белән бик горурланам. Алар яраткан һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп ныклы тормышка аяк бастырганнар. Сугыш кырларында батырларча көрәшкәннәр, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый бил бөккәннәр.

…Бүгенгесе көндә Мингалимовлар нәселенең төп нигезендә бертуган Фәргать абыемнар гаиләсе гомер итә. Төп нигезебез көннән-көн үсә, зурая, ныгый Аллаһыма мең шөкер. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә алардан кеше өзелеп тормый. Туган нигезнең җылы туфрагы тартып китерә безне анда. Нигезебез һәрчак гөрләп торсын иде дигән теләктә калам.

Үткән тарихка сәяхәт кызыклы да, катлаулы да… Мин бу сәяхәт вакытында үз нәселемнең зур, эшкә кыю, куркусыз икәнлеген аңладым. Үткәнне барлау, киләчәк өчен зур байлык калдыруым белән чиксез горурланам! Мул тормышлы, нык тамырлы, озын гомерле булыгыз, хөрмәтле Мингалимовлар нәселе!

 

Альбина Азат кызы Нурутдинова, Дүрт Өйле авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев