Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нурия Гыйбадуллина: «Расторгуев җырлаганда биемичә басып торып буламы соң!»

Чистайда узган Сабантуйда «Любэ» төркеме җырларына стадионда биеп басып торган көр күңелле әби, бәлки, күпләрнең хәтерендә калгандыр. Нурия Гыйбадуллинага (әбинең исеме шундый) бу мизгелдә бәйрәмдә булган чистайлылар гына түгел, ә башка күпләр дә сокланып карадылар. Безнең шәһәрдә яшәүче 87 яшьлек апаның биюе турындагы видео социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таралды, уңай фикерләр уятты һәм бик күп лайклар җыйды. Кыскасы, безнең Нурия апа чын интернет йолдызы булды!

Без бу искиткеч әбине эзләп таптык һәм аның янына кунакка бардык. Нурия Закир кызы безне үз фатирының ишек төбендә, күптәнге дусларын каршылагандай җылы каршы алды.
— Ул һәрвакыт шундый киң күңелле һәм игелекле, — дип бертавыштан диләр язма героинябызның кызы һәм күршесе, алар безне Нурия апа белән бергә каршы алдылар.
Аңа бирелгән беренче соравым, әлбәттә, озын гомерле һәм актив булуына бәйле иде.
— Мин гомерем буе — 40 елга якын, яшьтән үк эшләдем. Озак яшәүнең сере шундадыр, мөгаен. Шулай ук мин тормышка уңай карарга, кешеләргә карата игелекле булырга тырышам, — дип җавап бирде Нурия апа.
Безнең героинябыз Үзбәкстанда туып-үскән һәм яшәгән, ире белән өч кыз тәрбияләп үстергән. Нурия Закир кызы педагогик белем алган, мәктәптә һәм балалар бакчасында, аннары заводта эшләгән. Гомере буе үзешчән сәнгать белән шөгыльләнгән: җырлаган, биегән, агитбригада составында чыгыш ясаган.
— Мин һәрвакыт музыкага гашыйк идем, сәхнәдә чыгыш ясарга теләдем. Ул вакытта, ни кызганыч, бу юнәлештә профессиональ үсәргә мөмкинлек булмады, гаиләбез бай яшәмәде, әмма җырлау теләге мине беркайчан да калдырмады, мин бүгенге көндә дә яраткан җырларымны җырлыйм, — дип уртаклашты Нурия Закир кызы.
Сүз уңаеннан, язма героинябыз үтенечебезне кире какмады: безгә дә җырлап күрсәтте. Аны тын да алмыйча тыңладым: бик моңлы һәм матур җырлады! Нурия апа татар, рус һәм үзбәк телләрендә дә җырлый. Олы яшьтә булуына карамастан, ул мәктәптә укыган вакытта башкарган җырларын да яхшы хәтерли.
— Безнең өйдә һәрвакыт музыка яңгырады, әни безгә еш кына бишек җырлары җырлый иде, — дип тәэсирләре белән уртаклашты кызы Вәсилә.
Үзбәкстаннан Чистайга Гыйбадуллиннар гаиләсе 20 ел элек күченеп кайткан. Ни кызганыч, гаилә башлыгы берничә ел элек вафат булган. Хәзер Нурия апа ялгыз яши, әмма аның янына өлкән кызы Вәсилә гел килеп йөри. Башка ике кызы Чистайда яшәми. Язма героеның 8 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Алар барысы да әбиләрен яраталар, аның хәлен белеп торалар.
— Минем оныкларым һәм оныкчыкларым күп! — ди Нурия Закир кызы горурланып һәм сөенеп. — Мин оҗмахта яшим, балаларым кайгырталар, ярдәм итәләр, кадер-хөрмәт күрсәтәләр, тагын нәрсә кирәк? Шөкер итеп яшәргә генә кала!
Күршесе Әлфия Разуваева да Нурия Гыйбадуллина турында аерым җылылык һәм хөрмәт белән сөйли. Алар берничә ел элек, күп фатирлы йортка күченгәч танышканнар.
— Ул намаз укый, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дога кыла, Аллаһы Тәгаләдән тынычлык һәм татулык сорый. Әбиебез бик мәрхәмәтле. Балаларны, күршеләрне һәрвакыт кәнфит белән сыйлый. Аңа хәер-садака алып килсәләр, аны шунда ук төзелә торган «Фатиха» мәчетенә бирә. Сүз уңаенда, Нурия апа, кулына ике таяк тотып, көн саен диярлек төзелеш урынына барып карап кайта. Күршеләребез белән эскәмиядә сөйләшеп утырганда да, чыгып һәркем белән исәнләшә, һәркемнең хәлен белешә һәм бер урында озак утыра алмыйча, йөреп кайтырга кузгала. Гомумән, җәяү йөрү, бигрәк тә һава торышы яхшы булганда, аның яраткан шөгыльләренең берсе, — дип сөйләде Әлфия Разуваева.
Сүз уңаенда, нәкъ менә җәяү йөрергә яратуы аркасында Нурия Гыйбадуллина бөтен илгә танылды да инде.
— Мин бу көнне шәһәрдә Сабантуй узганын белми идем. Һәрвакыттагыча йөрергә чыктым, колагыма татар көйләре ишетелде (автордан: әби стадион янында яши), кайдан моң агыла икән, мөгаен, стадионда ниндидер концерт барадыр дип уйладым. Шул якка таба киттем. Тирә-якта бик күп машиналар, кешеләр, мин стадионга кердем. Сәхнәгә иң якын урыннар буш түгел иде, мин мәйданга таба юнәлдем. Ә анда балалар, яшьләр күңел ача, җырлыйлар,
бииләр… Мин дә кызып киттем! Шул вакытта «Любэ» төркеме җырлый иде, Расторгуев җырлаганда биемичә басып торып буламы соң!
— Ә сез оялмадыгызмы?
— Юк, ә нигә оялырга, мин бит аларның барысыннан да олырак! — дип шаяртып җавап бирә әңгәмәдәшем. — Мин бернәрсә турында да уйламадым, чын күңелдән биедем дә биедем! Миңа Николай Расторгуевның җырлары ошый, аларның күбесен яттан беләм. Сәхнәдән ераграк басып тордым шул, югыйсә аның белән бергә җырлаган булыр идем!
Нурия Закир кызы «хәрәкәттә — бәрәкәт» принцибы буенча яши. Яшьтән үк физкультура белән шөгыльләнә, хәзер күп йөри, өендә булган велотренажер педальләрен әйләндерә. Һәм тагын подъезды янында чәчәкләр үстерә, аларны кызы белән бергә карый. Афәрин! Тагын нәрсә әйтеп була? Күпләр өчен үрнәк апа!
Нурия Закир кызы бик күңелле әңгәмәдәш: аралашучан, сөйкемле, эчкерсез. Аның белән сөйләшкәндә мин уңай энергия алдым һәм тагын бер тапкыр яшьнең паспортта гына икәненә инандым. Күңеле белән яшь дигән сүзләр нәкъ менә Нурия Закир кызы турында.
Сүз уңаенда, шушы көннәрдә аның янына федераль телеканалларның берсеннән төшерү төркеме кунакка килгән. Шуңа күрә тиздән без якташыбызны телевизордан күрәчәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев