Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

Котлаулар кабул итегез!

Һәр елны мартның өченче якшәмбесендә сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәр­ләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

Хәзерге дөньяны алга киткән сәүдә, сыйфатлы көнкүреш хезмәте, ышанычлы эшләүче торак-коммуналь комплекс­тан башка күз алдына да китереп булмый. Бүгенге көндә шәһәрнең барлык микрорайоннарында кибетләр эшли, яңа җәмәгать туклануы пунктлары ачыла, остаханәләр һәм ателье хезмәт күрсәтә. Сәүдә нокталары районыбызның күпчелек авылларында да эшлиләр.  Көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык тармакларында эшләүче оешма һәм предприятиеләр коллективлары көн саен халыкны товарлар белән тәэмин итү, технологияләрне камилләштерү, югары дәрәҗәдә хезмәтләр күрсәтү буенча мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр – болар барысы да шушы һөнәр ияләрен берләштерә дә инде. Шушы өлкәләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгына, ярдәмчеллегенә өйләрдә, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә җылылык, чистайлыларның тормыш сыйфаты һәм кәефе бәйле. 

Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә армый-талмый хезмәт күрсәтүегез, эшкә җаваплы каравыгыз, район тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.  Үз эшләренә дистәләрчә еллар биргән, ә бүгенге көндә тәҗрибәле остазлар булган шушы тармак ветераннарына тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын һәм тотрыклылык телим! Сезнең көндәлек хезмәтегез чистайлылар тарафыннан лаеклы бәяләнсен!

 

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев