Һөнәри бәйрәмегез белән!
Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
10 ноябрьдә сез һөнәри бәйрәмегезне билгеләп үтәсез. Сез закон сагында торасыз, көн саен җинаятьчелеккә каршы көрәшәсез, җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итәсез. Сез яклауга мохтаҗларга еш кына үз гомерегез бәрабәренә ярдәмгә килергә әзер торасыз. Полиция хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, батырлыгы, үз вазифаларына җаваплы каравы җәмгыять иминлегенең нигезе булып тора.
Яшь буынга белем һәм тәҗрибә биргән ветераннарыбызга рәхмәт белдерәм!
Сезнең барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим. Энергия, югары һөнәри осталык, үз көчегезгә ышану һәм уңыш сезгә һәрвакыт юлдаш булсын!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев