Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Номерлары ялган булган машинада йөргән

Узел һәм агрегат номерлары яки теркәү билгеләре яшерен, ялган, үзгәртелгән булган транспорт чараларыннан файдалану тыела.

Әмма бу кагыйдәләрне үтәмәүчеләр дә бар. Шулай, 3нче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы тарафыннан транспорт чарасына белә торып ялган дәүләт теркәү билгеләре куйган өчен җирле яшәүче административ җаваплылыкка тартылган.

— Эшне карау барышында фактлар расланды. Җәза билгеләгәндә судья кылынган административ хокук бозу­ның характерын, гаеплә­нүченең шәхесен, аның мөлкәти хәлен, административ җаваплылыкны йомшартучы шарт буларак аның һәм якын туганна­рының сәламәтлеген исәпкә алды. Административ җаваплылыкны авырлаштыручы шарт буларак — Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12нче бүлегендә каралган шул ук административ хокук бозуны кабат кылу, — дип аңлата Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы консультанты Елена Титова.

Җәмәгать судьясы ир-атны гаепле дип тапты. Эшнең характерын исәпкә алып, аңа 2500 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләде. Шул ук вакытта ике ялган теркәү билгесенең юк ителергә тиеш булуын таныды һәм аларны тартып алырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев