Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әнисен үтерүдә шикләнелә

Әнисен үтерүдә шикләнелүче чистайлы сак астына алынган.

Тикшерү идарәсе фаразлавы буенча, 11 мартта Энгельс урамындагы бер йортның фатирында 66 яшьлек хатын-кыз улын әхлаксыз яшәү рәвеше алып барганы өчен өйдән куып чыгара башлаган. Моңа каршы җинаятьче хатын-кызның муенына һәм тәненә берничә дистә тапкыр пычак белән кадаган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булган.

– Ир-ат РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда, атап әйткәндә, талашу вакытында әнисен үтерүдә гаепләнә. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды. 42 яшьлек чистайлыга карата 2 айга (тикшерү вакытына) сак астына алу рәвешендә кисәтү чарасы сайланган, – дип хәбәр итә судья ярдәмчесе Регина Хөснуллина.

Гаепләнүченең һәм аның яклаучысының суд утырышында тикшерүченең сак астына алу чарасын сайлау турындагы үтенечен канәгатьләндерүгә каршы килмәгәннәрен билгеләп үтелде. Карар законлы көченә кермәде, Татарстан Республикасы Югары судында шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев