Нина Ивановна һәм Василий Ильич Петровлар алтын туйларын билгеләп үттеләр
Туй — һәрвакыт мәхәббәт, матурлык, күңелле хисләр белән тулы шатлыклы, әһәмиятле вакыйга. Ләкин берничә дистә ел бергә яшәгән, бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч, тугрылык күрсәткән, бергә яшәү юлын үткән парлар тагын да күбрәк соклану хисе уята.
Нина Ивановна һәм Василий Ильич Петровлар әнә шундыйлар. Ярты гасырдан соң ир белән хатын кабат кияү егете һәм кәләш булдылар. Алтын юбилярларны Никахлашу сараенда хөрмәтләделәр. 50 ел элек кебек үк алар, кулга кул тотынышып, оялып кына елмаеп, тантаналар залына керделәр, анда алар өчен йөрәкләрне дулкынландыручы Мендельсон маршы яңгырады.
— Без сезне бу залда дулкынланып һәм шатланып сәламлибез. Хөрмәтле Василий Ильич һәм Нина Ивановна, менә инде ярты гасыр сез бергә. Сезнең гаиләгез нык һәм күркәм. Алга таба да бергә бәхетле гомер кичерегез! Тагын озын-озак еллар бергә мәхәббәттә, хәрмәттә, үзара аңлашып һәм бер-берегезгә тугры булып, тормыш юлыгызда очраучы барлык авырлыкларны җиңеп, бергә яшәвегезне телибез, — диде тантана сәбәпчеләрен каршы алганда ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева.
Барлык игътибар һәм карашлар аларга: акыллы, тәҗрибәле һәм ярты гасыр дәвамында бәхетле никахта яшәүче затлы кияү һәм сөйкемле кәләшкә төбәлгән иде. Алар зал уртасында хөрмәтле урыннарны алдылар. Аларга туйларының дулкынландыргыч мизгелләрен искә төшерделәр. «Сез тагын бер-берегезне тормыш итәргә сайлар идегезме?» — дигән сорауга Нина Ивановна һәм Василий Ильич, бер-берсенә кайгыртучан караш ташлап, «әйе» — дип җавап бирделәр! Күркәм гадәт буенча, ир белән хатын мактаулы юбилярларның истәлек китабына кул куялар, туй вальсын бииләр.
Яраткан һәм кадерле кешеләргә карата җылы, күңелгә үтеп керерлек сүзләрне балалары, оныклары, дуслары яңгыратты. Василий Ильич һәм Нина Ивановнаны алтын туйлары белән ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге вәкилләре котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Ир белән хатын өчен милли җанлы музыкаль бүләкне «Шапчак» чуваш ансамбле ясады.
Ирле-хатынлы Петровлар Аксубай районыннан, әмма күп еллар Чистайда яшиләр. Гаилә башлыгы Василий Ильич тимер-бетон әйберләр заводында эшләгән, коммунистик хезмәт ударнигы. Нина Ивановна тегү фабрикасында хезмәт куйган, «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Алар икесе дә хезмәт ветераннары. Иң мөһиме, юбилярлар — өч ул һәм алты оныкның бәхетле әти-әнисе һәм әби-бабасы. Юбилярлар киленнәренең берсе сөйләвенчә, Василий Ильич һәм Нина Ивановна — үрнәк алырлык кешеләр.
— Минем уйлавымча, аларның бергә озак һәм бәхетле яшәү сере — әнинең аңлашылмаучанлыкларны һәрвакыт йомшартырга тырышуында, әтинең ярсучанлыгына игътибар итмәвендә. Ул безне, киленнәрне дә, тормышта шулай эшләргә өйрәтә. Мин иремнән уңдым, аның әти-әнисе бик яхшы кешеләр. Алар һәрвакыт ярдәм иттеләр һәм хәзер дә безгә балалар карашырга ярдәм итәләр. Алты онык та аларда үсте дип әйтсәм, һич ялгыш булмас, моның өчен аларга чиксез рәхмәтлебез. Зуррак оныклары Чистайга кайткач, беренче эш итеп әби-бабай янына кунакка баралар! Әти-әниебез бик тырыш һәм кунакчыл кешеләр, бөтен көчләрен хуҗалыкка куялар. Аларның өйләрендә һәрвакыт туганнары һәм дуслары җыела, өстәвенә әни берүзе, киленнәр ярдәменнән башка, бәйрәм өстәлен ялт иттереп әзерли, аның камыр ризыклары бигрәк тә тәмле килеп чыга, — дип сөйли килене Ирина Петрова.
Сүз уңаеннан, нәкъ менә аның камыр ризыклары пешерү осталыгына игътибар иткән дә Василий Ильич үзенең булачак хатыны белән беренче очрашуда. Ул шунда ук кызга күз салган һәм аны кулдан ычкындырмаска дигән карарга килгән.
— Дустым мине аның белән таныштырырга булды. Без аның белән кунакка бардык. Нина шунда ук миңа ошады: чибәр, тыйнак, сөйкемле, уңган. Ә ул безне нечкә итеп кискән токмачлы аш белән сыйлаганнан соң, аның минем хатыным булачагын аңладым, — дип хатирәләре белән уртаклаша Василий Ильич.
Кызга да максатчан егет ошаган. Кыскасы, алар бер-берсен ошатканнар! Шуннан барысы да башлана: очрашулар, мәхәббәт аңлашулар, туй, балалар, оныклар туу… Менә шулай Петровлар ярты гасыр дәвамында бергә яшиләр, килеп туган авырлыкларны бергә җиңәләр һәм һәр көнгә чын күңелдән сөенәләр.
— Гаилә тормышында иң мөһиме — бер-береңне тыңлау һәм ишетү, хөрмәт итү. Әлбәттә, төрле чаклар, бәхәсләшүләр дә була, бу бит тормыш! Әмма ни генә булмасын, бер-берең белән сөйләшергә, фикерләреңне һәм кичерешләреңне уртаклашырга кирәк. Гаилә тормышы — үзара аңлашу, бер-береңә юл куя белү, җаваплылык, бер-берең турында кайгырту, һәм, әлбәттә, мәхәббәт. Еллар узу белән ул үзгәрә, тирәнрәк һәм ныграк хискә әверелә. Менә без 50 ел бергә яшәдек, хәтта сизмәдек тә. Тормыш шулкадәр тиз уза, шуңа күрә аны үзара үпкәләшүләргә сарыф итәргә кирәкми. Хәзер без үзебезне бер-беребездән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ялгыз яшәү авырдыр ул, — дип яшьләргә үгет-нәсыйхәтләрен бирәләр бәхетле ир белән хатын.
Беренче карашка, ир белән хатын холыклары буенча бер-берсенә капма-каршы кебек тоелырга мөмкин: ире актив, энергияле, ә хатын-кыз тыныч холыклы һәм оялчан. Ләкин бергә алар бербөтен, гореф-гадәтләре һәм традицияләре булган бәхетле гаилә. Озак еллар бергә яшәү ярты гасыр элек булган очрашуның очраклы булмавын күрсәтә һәм исбатлый. Бу бәхетле гаилә тормышына әверелгән хәлиткеч көн була.
Шунысын да әйтергә кирәк, Василий Ильич һәм Нина Ивановна шат күңелле һәм ачык кешеләр. Алар балалары һәм оныклары белән бер дулкында, барысы да бергә «Шапчак» ансамбленең дәртле җырларына рәхәтләнеп биеделәр.
Тантана ахырында ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Петровларны 10 елдан соң булачак бриллиант юбилейларына чакырдылар.
Ирле-хатынлы Петровлар — өйләнешергә теләүче яшьләргә лаеклы үрнәк. Василий Ильич һәм Нина Ивановна өчен мәхәббәт, тугрылык, үзара хөрмәт гаилә тормышында ышанычлы таяныч булган һәм хәзер дә шулай. Алтын юбилярларны котлыйбыз һәм аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бай тәҗрибәләрен балалары һәм оныклары үзләштерүен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев