Нина Иосифовна һәм Геннадий Николаевич Степановлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр
…
55 еллык гаилә тормышы нинди була икән? Ул үз эченә төрле шатлыклы мизгелләрне, шул ук вакытта борчу-авырлыкларны, чиксез мәхәббәт белән сугарылган меңләгән көннәр һәм төннәрне дә сыйдыра. Күптән түгел шундый искиткеч матур бәйрәмне – үзләренең зөбәрҗәт туйларын ирле-хатынлы Степановлар билгеләп үттеләр.
Геннадий Николаевич һәм Нина Иосифовна кечкенәдән үк таныш булалар. Алар икесе дә Карасье Озеро авылында туалар һәм шунда үсәләр. Яшьләр 1970 елда гаилә коралар, озын тарихлы, бәхетле гаилә тормышына нигез салалар. Аларның гаиләсе еллар узган саен ныгый гына бара.
Нина Иосифовна 10 елдан артык мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта, аннары шәһәр башкарма комитетының архив бүлеге мөдире була. Лаеклы ялга чыккач, озак еллар чуаш үзәген җитәкли.
Геннадий Николаевич 32 ел эчке эшләр органнарында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәреннән алып җинаятьле эшләр буенча милиция начальнигы урынбасары вазифасына кадәр юл үтә, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның биографиясендә 1982-1984 елларда разведчиклар отряды составында Әфганстанга командировкага бару аерым урын алып тора.
Әлеге отрядның максаты – җирлекләрдәге кебек үк таулы урыннарда да дошманнарның бандитлар оешмаларын ачыклау була. Ике ел әлеге гаиләне сынау елларына әверелә. Әмма авырлыкларга карамастан, Геннадий Николаевич һәм Нина Иосифовна бер-берсенә җылы хисләрен, тугрылыкларын саклап калалар.
–Безнең гаилә бәхетенең сере бик гади – үзара хөрмәт, бер-береңне тыңлый һәм ишетә белү. Һәм, билгеле инде, юмор хисе. Аңардан башка гаилә тормышы була алмыйдыр! – дип елмаеп җавап бирделәр юбилярлар.
Геннадий Николаевич һәм Нина Иосифовна ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Ирина һәм Эльвира әти-әниләренең ышанычларын акладылар, алар үз эшләренең чын осталары. Икесе дә әтиләре юлыннан китте – эчке эшләр органнарында капитан һәм майор дәрәҗәләрендә хезмәт итәләр.
–Без әти-әниебезне бик яратабыз. Алар безне гаиләне бәяли белергә һәм үз принципларыңа тугры калырга өйрәттеләр! – диләр Геннадий Николаевич белән Нина Иосифовнаның кызлары. – Чын күңелебездән аларны әлеге матур бәйрәмнәре белән котлыйбыз, озын, тигез, бәхетле гомер телибез!
Бүген Степановларның гаиләсендә Геннадий Николаевич, Нина Иосифовна һәм аларның кызлары үзләре генә түгел, аларга өч оныклары һәм ике оныкчыклары да өстәлгән. Аларның җылы, матур өйләрендә мәхәббәт, бер-берсенә хөрмәт, аңлашу хөкем сөрә. Степановларның гаилә тарихы чын хисләрнең еллар узган саен кимемәвен, ә киресенчә, арта гына баруын янә бер кат раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев