Нина Горина гадәти булмаган уңыш сере белән уртаклашты һәм үзенең иҗат остаханәсен күрсәтте
Өлкән буын вәкиле Нина Горина җәй айларын еш кына дачасында үткәрә, анда бик күп яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә. Уңыш җыярга вакыт җиткәч, пенсионер ханым бер кабагының зурлыгына таң кала.
— Җәй көне мин «Семейная» кабагын утырттым һәм аның үсүен күзәтеп тордым. Ул көннән-көн зурая барды һәм 3 айда 20 килограммга җитте! — дип сөйли Нина Петровна.
Шунысы гаҗәп, кабак формасы һәм зурлыгы белән ташкабакны хәтерләтә: гадәттәгечә түгәрәк түгел, ә озынча булып үсә. Хәзер бу могҗизалы яшелчә башка кабаклар һәм ташкабаклар белән бергә пенсионер ханымның фатирында тора. Кабак шулкадәр зур, аны идәнгә бастырып куйсаң, ул героинябызның ярты буена җитә.
Гаять зур кабактан кала, Нина Горинаның ташкабаклары да зур үскән.
— Аларның үсүе өчен мин искитәрлек бернәрсә дә эшләмим, су гына сибәм. Иң мөһиме, түтәлләрдә аларга иркен булсын. 3 сорт ташкабак утырттым, аларның иң зурысы — «Ореховый», — дип миңа сөйли ташкабакны күрсәтә-күрсәтә әңгәмәдәшем. Кабактан коймак, ботка пешерәм, ә ташкабактан варенье ясыйм һәм менә хәзер чипсы киптерәм.
Нина Петровна ташкабактан чипсы салынган бер банканы ачты да миңа авыз итеп карарга бирде. Мондый чипсыларны мин беренче тапкыр ашап карадым, алар чама белән тозлы һәм алардан хуш ис килә. Тозлы ризык яратучылар моны бәяләр иде!
— Мин ташкабактан кәтлит яратам, ул тәмле һәм диетик килеп чыга. Моның өчен ташкабакны угычтан уам, солы бөртекләре, йомырка һәм бераз он өстим. Барысы да тәмле һәм гади! Шулай ук ташкабакны юка телемнәргә кисеп, эчлек салып, рулетлар ясыйм. Ташкабак телемнәренең ике ягын да кыздырып алам, майонез, уылган сыр һәм сарымсак кушып, эчлек ясыйм. Килеп чыккан массаны ташкабак телемнәренә сылыйм, борам һәм таякчык белән беркетәм.
Шунысы кызык, Нина Петровнаның яшелчә бакчасы шәһәр читендә генә түгел, ә фатирында да. Тәрәзә төбендә ул борыч, имбирь һәм розмарин үстерә, ә бүлмәдә дәфнә яфрагы һәм мирт утыртылган чүлмәкләр тора. Барысы да кул астында булганда, ерак барырга да кирәк түгел!
Нина Петровна миңа үзенең «фатирдагы бакчасын» күрсәткәннән соң, без күрше бүлмәгә үттек, анда әңгәмәдәшебезнең зур булмаган остаханәсе урнашкан.
Биредә тегү машинасы тора, ә бүлмә диварлары гадәти булмаган картиналар белән бизәлгән. Аларны безнең язма героинябыз үзе ясаган. Нина Горина эшләрнең корамалы тегү һәм сызымлы чигү техникасында башкарылуы турында сөйләде.
Барлык картиналар да бик матур һәм үзенчә уникаль. Монда эшләпәле нәфис ханымнар да, йорт хайваннары да, хәтта төймәләрдән ясалган чәчәкләр дә бар.
— Картиналар ясауга сеңелем илһамландырды. Мин аның янына кунакка баргач, без бергә 3 картина ясадык, ә аннары инде мин үзем дә моның белән мавыга башладым.
Әмма картиналар хатын-кызның бердәнбер иҗади эшләре түгел. Нина Петровна моңа кадәр үз куллары белән корамалы тегү техникасы ярдәмендә үзенчәлекле юрган һәм мендәрләр теккән. Ул миңа үзенең берничә әйберен күрсәтте.
— Эш бик четерекле, мәсәлән, бу мендәрне мин бер атна эшләдем. Минем өчен башта тукыманы тигез кисәкләргә кисү авыр булды. Аннары махсус пычак һәм такта сатып алдым, аның ярдәмендә мин тукыманың күләмен билгели алам.
— Сез бу эш белән кайчан мавыга башладыгыз? — дип сорадым мин.
— Ирем үлгәч, аңардан соң 20дән артык күлмәк калды. Аларны кая куярга белмичә, үземә юрган тышлары өчен кулланырга булдым. Мин аның күлмәкләрен кисәкләргә кистем, шулай ук иске халатымның кисәкләрен дә өстәдем. Барысын бергә кулландым да шундый япма килеп чыкты.
Әңгәмәдәшем 4 зур юрган тышы, берничә мендәр һәм сумкалар ясаган. Һәрбер эше матур һәм үзенчәлекле, төрле бизәкләр һәм рәсемнәр белән баетылган. Сүз уңаеннан, узган елны Нина Петровна үз эшләрен Шәһәр тарихы музеенда күргәзмәдә тәкъдим иткән иде.
Ә безнең талантлы әңгәмәдәшебез искиткеч сөлгеләр дә тегә. Аларны Йосыповлар сарае директоры югары бәяләгән һәм аның 2 эшен сатып алган.
5-6 ел элек Нина Горина рәсем сәнгате белән мавыга башлаган. Ул картиналарның сюжетын башка рәссамнардан алган һәм майлы буяулар белән үзенчә ясаган.
— Менә бу картинаны мин рәссам
Павел Самойлов белән бергә ясадым. Ул миңа үз эшен алып килде һәм мин аның рәсемен үз картинама күчерергә тырыштым. Әмма мин аны бөтенләй күчереп ясамадым, ә сюжетны гына алдым. Рәсемдә шәһәребезне сурәтләдем: алгы планда агачлар һәм дамба, ә әнә тегендә, еракта, Текә Тау күренә, сул якта Никольский соборы урнашкан, — дип аңлатты әңгәмәдәшем.
Талантлы кеше һәр эштә дә талантлы була. Менә безнең героинябыз да алынган һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Һәр нәрсәне ул күңел биреп һәм яратып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев