Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Никольский соборын сакларга!

Күптән түгел шәһәр халкын Никольский соборына җимерелү куркынычы яный дигән хәбәр тетрәндерде. Бөтен сәбәп аның нигезендә икән бит.

Моннан берничә ел элек фундаментта ярыклар барлыкка килә, алар диварлар һәм колонналар буенча өскә үрмәли. Еллар үткәч, әлеге проблема тагын да кискенләшә – берничә җирдә нигезеннән ташлар кубып төшә, ташларны гөмбәчекме, яисә ниндидер тозлар ашый башлый.

Дин әһелләре проблема барлыгын беләләр, әмма шул дәрәҗәгә җитәр дип башларына да килми.

– Проблеманың ни дәрәҗәдә җитди леге турында мин «Чистай хәбәрләре» газетасы аша гына белдем. Ярыкларны күптән күргән идем, бик күпләр соборга ремонт кирәклеген белә иде, әмма проб лема болай ук җитдидер дип уйламадык та. Билгеле, бик күпләр храм өчен борчыла башлады. Соборга 20-30 еллап йөрүчеләр дога кылалар, бер гыйбадәтне дә калдырмаска тырышалар, алар аның киләчәге өчен бик борчылалар, – дип сөйли Никольский соборында чиркәү кибете регистраторы Юлия Чернышова.

Никольский соборы чистайлыларга дини учреждение буларак кына түгел, архитектура һәйкәле буларак та якын. Аңардан башка шәһәрне күз алдына да китереп булмый.

– Чиркәү моннан 185 ел элек төзелгән, ул вакытта шәһәр буенча җиңүле транспорт кына йөргән. Хәзер собор яныннан күп тонналы машиналар еш үтә. Бу җиргә бик зур нагрузка. Бәлки чиркәү нигезенең шулай җимерелә башлавына бу да йогынты ясагандыр. Никольский соборы – безнең тарихи кыйммәтебез, безнең шәһәрнең визит карточкасы. Моңардан тыш, православиелеләр өчен безнең епархиянең үзәк кафедра храмы. Безнең храмның җимерелүенә юл куярга ярамый. Ул безгә бабаларыбыздан, иганәчеләрдән, меценатлардан мирас булып калган. Башка буыннарга тапшыру өчен без аны сакларга тиешбез, – дип үз фикерләре белән уртаклаша мәхәллә кешесе Галина Кузнецова.

– Беренчедән, бу табыну урыны, бирегә кешеләр гыйбадәт кылырга килә. Юкка гына собор гыйбадәте иң көчлеләрдән дип саналмый. Мәхәллә – ул җәмгыять. Шуңа күрә барлык православиелеләр дә бергәләп дога кылырга икәнен яхшы белә. Собор безнең өчен бик якын, без аңардан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Бер мәхәллә кешесе болай дигән иде: «Безнең храмыбыз минем өчен күңелемне һәм тәнемне дәвалаучы».

Бирегә килгән кешеләр Бөек Кодрәт иясенә мөрәҗәгать итәләр, руханилар, башка мәхәллә кешеләре белән аралашалар, үзләренең проблемалары турында онытып торалар. Икенчедән, Никольск соборы – ул эчке һәм тышкы яктан да искиткеч матурлык. Моннан күп еллар элек, хәзерге кебек техник чаралар булмаган заманда да, кешеләр шундый гүзәллек тудыра алганнар! Без аны сак ларга тиешбез, саклап калмаска хакыбыз юк! – дип ассызыклый чиркәү кибете регистраторы .

Әмма сүзләр белән генә ярдәм итеп булмый, моны күпләр аңлый...

– Мәхәллә кешеләре бу эшкә үзлә реннән өлеш кертергә телиләр, акча китерәләр. Бәяләр искиткеч арткан, һәр тиен исәптә вакытта бу аеруча зур әһәмияткә ия. Моны күрү күзләргә хәтта яшь китерә. Без барыбыз да берләшергә, соборыбыз юкка чыкмасын өчен мөмкинлекләр табарга тиешбез, – дип билгеләп үтә Юлия Чернышова.

Һәр теләүче тарихи һәм дини мирасыбызны саклап калу өчен үзеннән өлеш кертә ала.

 

Сәдака өчен реквизитлар

Наименование организации: местная религиозная организация Православный приход Никольского собора г. Чистополь Республики Татарстан Чистопольской епархии Русской православной церкви (Московский патриа рхат).

Адрес места нахождения: 422980, РТ, г. Чис тополь, ул. Карла Маркса, 2.

ИНН 1652027737, КПП 165201001.

Расчетный счет №40703810862000003555.

Полное наименование банка: Сбербанк России РТ, г. Казань.

Корреспондентский счет 30101810600000000603, БИК 049205603.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев