Никольский соборын саклап калуга акча җыю дәвам итә
Газета битләрендә без Никольский соборына җимерелү куркынычы янавы һәм тикшерү эшләре үткәрү кирәклеге турында берничә тапкыр яздык. Алар башланган җимерелү процессын туктату өчен нәрсә эшләргә кирәклеген билгеләргә ярдәм итәчәк.
Тикшеренүләр миллион сумнан артык тора. Мондый чыгымнар бары иганәчелек хисабына гына карап тотыла торган гыйбадәтханә өчен зур сумма, шуңа күрә Никольский соборын саклап калу һәм тикшерү эшләре үткәрү өчен акча җыю игълан ителде.
Моннан тыш, попечительләр советы төзелде, аның әгъзалары Чистай энҗесен саклау мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәчәкләр. Аларның күбесе матди өлеш кертте, әмма җыелган акча тикшеренүләр үткәрергә җитмәячәк.
Никольский соборы башлыгы Александр Качаев бу проблеманы хәл итү буенча нинди адымнар ясалуы турында сөйләде.
– Попечительләр советы катнашында тикшерү эшләре алып бара алырлык оешмалар сайлап алынды. Белгечләр тикшерү үткәрә алсыннар өчен барлык кирәкле документларны әзерләү бара. Бу процесс катлаулы, әмма аңа баш салынган инде. Шул ук вакытта акча җыю дәвам итә. Битараф булмаган кешеләр чиркәүгә акча алып киләләр, картага күчерәләр, – дип билгеләп үтте Александр атакай.
– Чиркәүне саклап калу буенча тикшерү һәм төзекләндерү эшләре үткәрүгә акча җыю игълан ителгәннән бирле акчалата 190 035 сум җыелды. 52500 сум картага күчерелде, – дип хәбәр итте гыйбадәтханә бухгалтеры Ирина Александровна.
Никольский соборын саклап калу өчен иганә акчасын күчерергә мөмкин булган реквизитлар:
Полное наименование организации: Местная религиозная организация Православный приход Никольского собора г. Чистополь Республики Татарстан Чистопольской епархии Русской рравославной церкви (Московский патриархат).
Адрес места нахождения: 422980, РТ, г. Чистополь, ул. Карла Маркса, 2.
ИНН: 1652027737
КПП: 165201001
Расчетный счет: №40703810862000003555
Полное наименование банка: Сбербанк России РТ, г. Казань
Корреспондентский счет: 30101810600000000603
БИК: 049205603
Также можно перевести деньги на карту по номеру телефона 8-903-307-02-55 с пометкой «Для собора».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев