Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Никольский укулары чистайлыларны тәэсирләндерде

Чистайда беренче Никольский белем бирү укулары узды

Аларның пәнҗешәмбе көнне, гыйбадәт уставы буенча изге Николайга багышланган көнне башлануы очраклы түгел.

Форумны оештыруда башлап йөрүче Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий булды.

Чара Яшьләр үзәгендә узган пленар утырыштан башланды. Үз чыгышын епископ Пахомий Казан һәм Татарстан митрополиты архиерее Кириллның сәламләү сүзе белән башлады.

Ул чарага килә алмаган, әмма үзенең мөрәҗәгатен һәм котлауларын җибәргән. Аннары Пахомий бирегә җыелучыларны үз исеменнән дә сәламләде.

— Без сезнең белән бу залда Николай Чудотворец исеме бирелгән беренче белем бирү укуларына җыелдык, чөнки берничә көннән без бу изге кешене искә алачакбыз. Үз тормышы, батырлыклары, мәхәббәте һәм иманы белән ул үз исемен мәңгеләштерде. Без аңа дога кылабыз, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез, — дип билгеләп үтте Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий. Никольский белем бирү укуларының максаты — тәҗрибә һәм гамәли эшләнмәләр белән уртаклашу, яңа концепцияләр эшләү, алар мәгърифәтчелек өлкәсендә көндәлек эштә үз гәүдәләнешен табачак.

Форум кунакларын котларга шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов килде.

— Бүгенге чара — күркәм башлангыч, ул Чистай епархиясендә ныклап урнашачак дип уйлыйм. Аны оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Укулар ел саен үткәрелер дип өметләнәм. Православие кешесе өчен мәгърифәт тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Бу укулар безнең православие динебезне тагын да ныгытыр дип уйлыйм. Бүгенге чараның — нәтиҗәле, ә чәчелгән игелекле орлыкның рухи җимешләр бирүен телим. Барысын да котлыйм! — диде Михаил Иванович.

Пленар утырыштан соң тагын берничә очрашу узды.

Казан Изге ана иконасы чиркәвендә шәһәр халкы өчен экскурсия оештырылды. Ул гыйбадәтханәнең ачылуына 175 ел һәм мәхәллә тормышының яңадан торгызылуына 80 ел тулуга багышланды. Чиркәү клиригы, рухани Димитрий Яковлев билгеләп үткәнчә, мондый масштаблы экскурсия беренче тапкыр уза.

— Бүген без чиркәүнең барлыкка килү тарихы белән бәйле кызыклы материал әзерләдек. Күпләр аның башта Христосның яңадан терелүенә багышланганын белмиләр. Шулай ук без кайчандыр бу гыйбадәтханәдә хезмәт иткән руханилар, монда булган иконалар турында материал әзерләдек, — диде Димитрий атакай.

Гыйбадәтханәдә борынгы иконалар бар, аларны революциядән соң мәхәллә кешеләре бүләк иткән. Иконалар белән күп кенә хатирәләр бәйле.

— Күп кенә иконалар гаилә кыйммәтләре булып тора, мәсәлән, Изге Ана иконасы, аны гыйбадәтханәгә Чистай гаиләсе алып килгән. Хәзер бу икона ел саен Биләрдә тәре йөрешендә катнаша, — дип билгеләп үтте атакай.

Экскурсия мәхәллә кешеләренә бик ошады. Чистайда яшәүче хатын-кызларның берсе Тамара Нурватова чиркәүгә күңеле кушуы буенча килгән. Элек тарих укытучысы буларак, аңа гыйбадәтханә архитектурасы белән танышу һәм иконаларның сюжетларын белү кызыклы булган.

— Мин кайбер сюжетлар белән, күп нәрсәне белгән, өйрәнгән булсам да, үз гомеремдә беренче тапкыр таныштым. Монда мин металлдан бизәкләп ясалган борынгы иконаларны күрдем, алар мине кызыксындырды. Бу гыйбадәтханә бик уңайлы, тыйнак, әмма шул ук вакытта, ул иконалар сюжетларына, биредә булган кешеләрнең хезмәтенә бай, — дип билгеләп үтте мәхәллә әгъзасы.

Ә епархия идарәсендә чиркәү хорлары регентлары, җырлаучылар һәм руханилар өчен чиркәү җырларына багышланган практик семинар узды.

Һәр катнашучының үз алдында ноталары тора иде. Кунаклар бергәләп Христос Раштуасы җырларын башкардылар.

Тагын бер очрашу якшәмбе мәктәбендә булды. Катнашучыларга якшәмбе мәктәпләре педагогларының төрле эшләнмәләре турында сөйләделәр һәм биредә тәрбияләнүчеләр Раштуа тематикасына ясаган иҗади эшләрен күрсәттеләр.

Епископ Пахомий очрашуда катнашучыларга якшәмбе мәктәпләре эше турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Ә Чистай епархиясенең мәгълүмат-нәшрият бүлеге җитәкчесе Марина Шмелева бәйрәмгә әзерләнү өчен китаплар тәкъдим итте һәм иҗади идеяләре белән уртаклашты.

Никольский укулары программасында тагын бер чара булып ураза ризыкларын күргәзмә-тәкъдим итү тора. Ул ял көннәрендә «Чистай» мәдәни үзәгендә узды.
Чистай благочиниясе сигез чиркәвенең кулинар командалары Раштуа уразасы ризыкларыннан композицияләр тәкъдим иттеләр.

— Православие илебезнең туклану культурасына зур йогынты ясады. Бүген без ураза аш-су традицияләрен торгызабыз, күп кешеләр ураза көннәрендә нәрсә ашарга белмиләр, — диде очрашуны алып баручы Марина Шмелева.

Команда әгъзалары үзләре әзерләгән ризыкларны тәкъдим иттеләр. Һәр команда тырышкан. Булдырь мәхәлләсе кешеләре баһадир ашлары, Чистай новомучениклар гыйбадәтханәсе мәхәлләсе төрле кабак ризыклары, керәшен ашлары тәкъдим иттеләр. Никольский соборы мәхәлләсе әгъзалары да төрле ризыклар тәкъдим иттеләр, ә Сергиев мәхәлләсе балалар белән Яңа елны ничек билгеләп үтәргә кирәклеген күрсәттеләр. Епископ Пахомийны Изге Ана иконасы хөрмәтенә «Умиление» чиркәве мәхәлләсе җырлар һәм күмәч белән каршы алдылар, Чистай Выселкасы командасы Троицк табынына чакырды, ә Казан чиркәве мәхәлләсе Раштуа уразасының тыйнаклыгын һәм матурлыгын күрсәттеләр.

— Һәр композиция үзенчә матур. Еш кына кешеләр иманлы кешеләрнең тормышы күпкырлы икәнен күрмиләр. Без дога кыла да, тәүбә итә дә, шатлана да, аралаша да, кунакларны сыйлый да беләбез, — дип ассызыклады архиерей.

Ул һәр командага уразаның рухи мәгънәсе турында «Постимся постом приятным» дигән китап бүләк итте.

Никольский белем бирү укулары программасы бай эчтәлекле булды, һәркем үзе өчен яңа һәм кызыклы нәрсә белде. Аны үткәрү күркәм гадәткә әверелер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев