Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Никольский соборында зур төзекләндерү эшләре башланды

Владыка Пахомий Никольский соборында ремонт эшләре һәм аны төзекләндерү кысаларында нәрсә эшләргә кирәклеге хакында

Узган ел чистайлыларны шәһәребезнең православие, архитектура, туризм ягыннан энҗе бөртеге булган Никольск соборы җимерелү куркынычы булуы турында хәбәр тетрәндерде. Тикшерү һәм төзекләндерү эшләренә акча җыю игълан ителде.

Быелгы язда Чистай епархия­сенең җитәкчесе итеп сайланган Владыка Пахомий соборны карау һәм төгәл «диагноз» кую өчен Саратовтан төзекләндерү эшләрендә күпеллык тәҗрибәсе булган Анд­рей Ивановны чакырды. Ул храмны карады һәм нәтиҗә чыгарды: соборның җимерелү куркынычы юк, фундамент начар түгел, барлык ярыклар да штукатур эшләренең технологиясе бозылу сәбәпле барлыкка килгән. Әмма храмның киләчәктә сакланышын тәэмин итү һәм аны тиешле хәлгә китерү өчен шактый күләмле эшләр башкарылырга тиешлеге ассызыкланды.

Сентябрь азагында соборда ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, гыйбадәт кылулар туктатылып торды. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм бизнес оешмалары белән очрашу вакытында Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий Никольск соборын төзекләндерү эшләренә 150 миллион сумга якын акча кирәклеге хакында хәбәр итте. Ул барлык җирле эшмәкәрләрне храмны төзекләндерү эшләреннән читтә калмаска чакырды.

Собор тирәсендә вәзгыятьне ачыклау максаты белән без Владыка Пахомий белән очраштык һәм сорауларыбызга җавап бирүен үтендек.

— Хәзерге вакытта соборда нинди эшләр алып барыла һәм аның торышын ничек характерлый аласыз?

— Сүземне тарихтан башлыйсым килә. Собор 19 гасырда совет заманында төзелгән, аннары ул нык җимерелгән, мәсхәрәләнгән һәм үз билгеләнешендә булмаган эштә файдаланылган. Озак вакытлар анда гыйбадәт кылулар үткәрелмәгән. Узган гасырның 90 елларында — 2000 еллар башында аны торгызу буенча билгеле бер эшләр башкарылган.

Әмма ул вакытлар бик катлаулы, четерекле иде, барлык торгызу эшләрен дә кирәгенчә башкарып чыгу мөмкин булмагандыр. Күп чистайлыларның тырышлыгы аркасында собор тәртипкә китерелде, анда даими рәвештә гыйбадәт кылулар башланды. Билгеле, бу иң мөһиме.

Билгеле булганча, храм торгызыла башлаганнан соң да 30 ел вакыт үткән инде. Шуңа күрә дә хәзер мөһим эшләрне башкару зарурлыгы килеп басты.

Шунысын ассызыклап үтә­сем килә, безнең Никольск соборы кафедраль ягъни Чистай епархиясендә төп храм булып тора. Шуңа күрә дә аны тиешле дәрәҗәгә китерергә: бизәкләргә, ремонтларга, коммуни­кация­ләрен алыштырырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, собор Чистай районының, безнең борынгы шәһәребезнең чын энҗе бөртеге булырга тиеш.

Бүгенге көндә соборда җылы­­ту системасы тулысынча алмаштырылды. Батареялар, коммуникацияләр алмаштырылды, храмга турыдан-туры торбалар үткәрелде, котельнаяда җиһазлар тулысынча алмаштырылды. Болар яңа казаннар, яңа бәйләвеч, махсус насослар.

Соборда җылы булуы бирегә йөрүче өлкәннәргә дә, балаларга да уңайлы шартлар тудыра.

Шулай ук электр үткәргечләр, янгын сигнализациясе алыштырылды. Хәзер электр белән бәйле булган эшләр үткәрелә. Бу бик җитди һәм мөһим эш, ул кышын да, җәен дә гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирә. Электр системасында уңай үзгәрешләр янгын куркынычы булырдай вәзгыять туу, мәсәлән, кыска ялганыш яисә башка нәрсәләр килеп чыгу куркынычын бетерде.

Билгеле, болар барысы да шактый зур акчалар, чыгымнар таләп итә.

— Бу эшләрне башкаруда нинди финанс чыганакларыннан файдаланасыз? Бүгенге көндә төзекләндерүнең алдагы этап­ларына акча бармы?

— Бүгенге көндә билгеле бер күләмдә акча бар. Биредә хәйриячеләрнең хезмәте зур, халык ягыннан әлләни активлык сизелми. Зур ярдәмне танылган меценат Владимир Иванович Зай­цев күрсәтте. Ул безгә миллионнан артык акча күчерде. Юрий Николаевич Соков эшләрнең беренче этабына акча бирде. Шулай ук хәйриячеләр, минем яхшы дусларым, Саратов һәм Энгельс шәһәрләреннән танышларым да ярдәм итте. Безнең районга чит җирләрдән ярдәм кулы сузучыларның Чистайга бернинди катнашлары да юк. Алар күчергән акча өч миллионга якын тәшкил итә.

Шунысын әйтеп үтәсем килә, барыбер бу акчалар башланган эшләрне төәлләргә дә җитми әле. Җылыту системасын алыштыргач, кыңгырау янына күтәрелә тор­ган урыннарга косметик ремонт ясарга, кыңгырау янын­дагы киңлекне, хуҗалык бүлмә­ләрен җылытырга кирәк. Шулай булмаса, без урамны гына җылытачакбыз. Болар өчен шактый зур сумма кирәк, әмма без чистайлылар ярдәмгә килер дип ышанабыз.

Узган атнада башлык һәм эшмәкәрләр белән очрашу вакытында меценатлык, безнең шәһәр тарихында күп танылган сәүдәгәрләр, сәнәгатьчеләр булуы турында сөйләнелде. Алар шәһәр үсешенә саллы суммалар керткәннәр, хәйрия учреждениеләре, приютлар, храмнар, гарипләр йортлары, уку йортлары төзегәннәр. Болар барысы да шәһәребезнең битараф булмаган кешеләре җилкәсенә төшкән. Хәер, барлык Россия тарихында шулай булган. Шуңа күрә дә без бүген дә эшмәкәрләребез әлеге яхшы традцияләрне дәвам итәрләр, безнең яхшы башлангычларны хупларлар дип ышанабыз.

Никольск кафедраль соборы — дини гыйбадәт кылынучы дини объект, храм һәм тарих, мәдәниятнең үзенчәлекле һәйкәле, шәһәребезнең йөзе. Ул биек Кама буенда урнашкан, теләсә кайсы турист, хаҗ кылучы, кунак әлеге бина янынан болай гына үтеп китә алмый, анда кереп аңлатып булмастай тәэсирләр алып чыга. Безнең бурыч — соборны лаеклы рәвештә саклау.

— Эшләрнең бер өлеше тәмамлануга якынлаша, әмма тагын да зуррак һәм чыгымлырак эшләр көтеләдер?

— Без хәзер башкарган эшләр барысы да гыйбадәтханә эчендә үткәрелә һәм җитди проектлауны таләп итми. Әмма чиркәүне реставрацияләү турында сүз барганда, монда белгечләр җәлеп ителәчәк. Собор төбәк әһәмиятендәге һәйкәл булып тора, ул дәүләт тарафыннан сак­лана. Фасадларда эш башлар, идәннәрне, түбәләрне алыштыру, территорияне төзекләндерү, нигезне ныгыту алдыннан, ә бу бик җитди эшләр, гыйбадәтханәне реставрацияләү проекты эшләнәчәк. Шуннан соң без аны торгызуга һәм иң элек фасад буенча эшләргә керешәчәкбез. Бу, әлбәттә, зур чыгымнар таләп итә. Алдан исәпләүләр буенча, капиталь ремонт, соборны реставрацияләү, янәшәдәге территорияне төзекләндерү өчен якынча 150 миллион сум акча кирәк.

Без төзекләндерү эшләре өчен кирәкле сумманың бик зур булуын аңлыйбыз һәм, әлбәттә, Рес­публика Рәисенә дә мөрәҗәгать итәчәкбез. Безне ишетәчәкләр һәм безгә ярдәм итәчәкләр дип ышанабыз, чөнки дин, чиркәү тормышын үстерүдән кала, Ватаныбызның, республикабызның мәдәни мирасын саклау турында да сүз бара.

Никольский соборы — төбәк, рес­публика әһәмиятендәге һәйкәл. Ләкин барыннан да бигрәк без, шушы шәһәрдә яшәүчеләр, гыйбадәтханәне торгызу юлында беренче адымнарны ясарга һәм аның безгә чыннан да кирәк булуын күрсәтергә тиешбез.

Халыкның да ярдәм итүен, зур һәм кече бизнесның да читтә калмавын телибез. Битараф булмаган кешеләр безнең эшебезгә кертә алган һәртөрле өлешкә без бик шат һәм моның өчен аларга бик рәхмәтле.

— Соборда барган эшләр тәмамлангач, ул ачылачакмы? Әллә реставрациянең яңа этабы башланып, гыйбадәтханә әлегә ябык булачакмы?

— Җылылык һәм электр чел­тәрен алыштыру эшләре, безнең исәпләүләр буенча, тагын ун көнләп дәвам итәчәк, аннары собор ачылачак, анда гыйбадәтләр узачак. Яз көне территорияне һәм фасадны төзекләндерү буенча нинди дә булса эшләр башланса да, бу гыйбадәт кылуларга комачауламаячак.

— Алда торган эшләр исем­легенә нәрсә керә? Соборның җимерелү мөмкинлеген мөм­кин кадәр киметү өчен беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

— Шунысын төгәл әйтә алам: собор җимерелмәячәк, анда барысы да куркырлык начар түгел. Беренчел тикшерү уздырылды, архитекторлар төркеме килде, подвалны яхшы тикшерделәр. Кайбер авырлыклар бар, ләкин алар да хәл итәрлек.

Минем яны­ма район баш­­лы­гына мөрә­җәгать итеп, янәшәдәге урамнарда автомо­биль­ләр хәрәкәтен туктатырга сораган кешеләр дә килде, имеш, бу туфрак селкенүгә һәм гыйбадәтханә нигезенең җимерелүенә ките­рергә мөм­кин. Әлбәттә, андый нәрсә юк. Ярыклар бар, фасадны тулысынча штукатурларга, бинаның нигезе тирәли каты өслек ясарга кирәк. Мондый төрдәге эшләр дә кыйммәтле, хезмәт чыгымлы һәм бик мөһим, ләкин, кабатлап әйтәм, соборга җимерелү янамый.

Әгәр сүз соборны капиталь реставрацияләү турында барса, профессиональ архитекторлар эшкә тотыначак, бәлки, аның баштагы күренешен тулысынча, нечкәлекләренә кадәр торгызырга мөмкин булачак.

Миңа калса, эшне түбәдән башларга кирәк, анда проблемалар бар, аерым алганда, су үтә. Әлбәттә, фасадны да тәртипкә китерергә кирәк. Ул бик начар хәлдә. 90нчы елларда, 2000нче еллар башында соборны цемент штукатуркасы ярдәмендә реставрацияли башлыйлар, ә 19нчы гасырда ул известь эремәсендә ясалган булган. Болай эшләргә ярамый. Бәлки, ул вакытта гыйбадәтханәне торгызу өстендә эшләгән эшчеләр моны белмәгәннәрдер. Шуңа күрә штукатурка коела һәм үзе белән бергә кирпечнең бер өлешен дә куптарып төшерә. Шуңа күрә ярыклар күп.

Шулай ук бизәкләнеп ясалган элементлар да яңартуга мохтаҗ, мин кәрнизләрне, собор декорация­сен күздә тотам, аның өстендә дә эшләргә кирәк булачак. Бу да шактый зур инвестицияләр таләп итә.

Гыйбадәтханә территориясе дә бүген яхшы хәлдә түгел. Быел да, елга вокзалы ремонтлануга карамастан, безгә барыбер туристлар килде. Гыйбадәтханә территориясенә аяк баскач, андагы күренешләр сөендерми. Янәшәдәге территорияләрнең ландшафт дизайны проектын төзергә кирәк, собор территориясендә урнашкан берничә бинаны күчерергә кирәк.

Бу шәхси милекләр, алар соңрак, узган гасырның 60-70нче елларында төзелгән.

Соборның көнбатыш ягында зур керү урыны, баскыч, автомобиль һәм автобус кую урыннары ясау белән кызыклы идея бар. Шулай итеп, җирле халыкка да, туристларга да автобусларда һәм машиналарда килеп, соборга керү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу да, минемчә, тарихи урынның йөзен җитди үзгәртәчәк беренче чираттагы эшләр һәм, әлбәттә, бу шәһәребез өчен тарихи һәйкәл буларак уңай булачак.

— Чистайлылар арасында шәһәребезнең киләчәге һәм, аерым алганда, собор язмышы турында борчылучы битараф булмаган кешеләр күп. Бәлки, аларның барысының да реставрациягә ниндидер зур сумма иганә итәр өчен матди мөмкинлекләре юктыр, әмма ярдәм итәргә теләкләре зур. Алар нәрсә эшли алалар?

— Кайбер эшләр өчен, әлбәттә, тар профильле белгечләр кирәк. Ләкин эшче кулларга һәрвакыт ихтыяҗ бар. Яз көне без бина тирәли каты өслек ясау, собор бас­кычын ремонтлау, территорияне төзекләндерү буенча эш башлаячакбыз, туфрак белән эш күп булачак, әлбәттә, безгә ир-ат куллары кирәк. Түбәне капиталь ремонтлау белән шөгыльләнгәндә, мөгаен, чормадан туфракны, төрле чүп-чарны ташырга туры киләчәк. Монда да эшче куллар кирәк булачак.

Көндәлек тормышта без һәрвакыт мәхәллә кешеләрен күрергә шатбыз, кешеләр килә, ярдәм итә. Гыйбадәтханәне җыештыралар, янәшәдәге территорияне тәртипкә китерәләр. Без аларны көтәбез, аларга һәрвакыт шатбыз. Шуңа күрә рәхим итегез, барлык чистайлыларны — олысын да, кечесен дә көтәбез. Һәрвакыттагыча, гыйбадәтханә турында бергәләп кайгыртыйк!

Сәдака өчен реквизитлар

Местная религиозная организация православный приход Никольского кафедрального собора г. Чистополя Республики Татарстан Чистопольской епархии русской православной церкви (Московский Патриархат)

инн1652027737

кпп165201001

Банковские реквизиты:

р/с 40703810862000003555

к/с 30101810600000000603

в Сбербанке России РТ г. Казань

бик 049205603

Назначение платежа: пожертвование.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев