Әнигә дә, сабыйга да файдалы һәм уңайлы
Күкрәк сөте сабыйларның ихтыяҗларын 100 процентка канәгатьләндерә торган бердәнбер туклану чыганагы булу беркемгә дә сер түгел.
Әмма яшь әниләргә күкрәк сөтен имезүне җайга салу һәрвакыт җиңел булмый, кайчагында хатын-кыз мөстәкыйль рәвештә җиңә алмый торган авырлыклар килеп чыга.
Мондый очракларда Чис тай бала тудыру йорты белгечләре һәр хатын-кызга ярдәм күрсәтергә әзерләр. Медицина учреждениесендә яшь әниләр белән эшләгәндә билгеле бер принципларга таяналар, бу күкрәк сөтен имезүне популярлаштырырга һәм сакларга ярдәм итә.
Узган ел бала тудыру йорты «Балага мәрхәмәтле дәваханә» проекты белән чыгыш ясады. «Күкрәк сөтен имезүгә ярдәм итү һәм аны хуплау сәясәте» дигән документ эшләнгән һәм эшкә кабул ителгән, аның нигезендә медицина учреждениесендә күкрәк сөтен имезүнең ун принцибы үтәлә.
Бала тудыру йортының медицина персоналы яшь әниләрне өйрәтә, аларга авыр минутларда ярдәм итә. Табиб лар, акушерлар, шәфкать туташлары йөкле хатын-кызларга, имезүче әниләргә ярдәм итәләр, аларның бала имезү теләген хуплыйлар.
Палаталарда әни һәм ба ланың тәүлек әйләнәсендә бергә булуы оештырылган. Бала тудыру йортында имезлек белән шешәләр кулланылмый. Хатын-кызлар консультациясендә, бала тудыру йорты бүлекчәләрендә күкрәк сөтен имезүгә ярдәм итү буенча плакатлар эшләнгән һәм урнаштырылган.
Акушер-гинеколог Валентина Абузярова һәм неонатолог Лилия Саматова укулар узганнар һәм күкрәк сөтен имезү буенча консультантлар сертификатлары алганнар. Бала табуга әзерлек буенча ай саен үткәрелә торган курсларда алар хатын-кызларга күкрәк сөтен озак ашатуның әһәмияте турында сөйлиләр, яшь әниләргә сабыйларын дөрес имезү буенча киңәшләр бирәләр.
– Икенче ел рәттән бүләкләү максаты белән без 1,5 елдан артык имезүче әниләрне чакырабыз. Безнең бала тудыру йорты күкрәк сөтен имезүгә ярдәм итү сәясәтенә таяна. Нәкъ менә бездә яшь әниләр күкрәк сөте ашату буенча консультантлардан кирәкле мәгълүмат алалар, алар безнең ярдәмгә бала тудыру йортында гына түгел, аннан чыккач та исәп тота алалар, – дип сөйли педиатрия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина. – Менә инде ел дәвамында күкрәк сөтен имезүгә ярдәм итү буенча «кайнар линия» эшли. Сораулары булган хатын-кызлар 8-987-402-07-14, 8-937-619-03-73 телефоннары аша мөрәҗәгать итә, белгечләрдән түләүсез консультация ала алалар.
Бөтендөнья күкрәк сөте белән туендыруга ярдәм итү атнасы кысаларында бала тудыру йортында 1,5-2 яшькә кадәрге балаларга күкрәк сөтен имезгән әниләргә һәм аларның сабыйларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бала тудыру йорты белгечләре хатын-кызларның дөрес сайлау ясаганнарын билгеләп үттеләр һәм балаларны табигый юл белән тукландыруны дәвам итүләрен теләделәр.
Чара барлык санитар та ләп ләрне үтәп үткәрелде. Кешеләрнең күпләп җыелуына юл куймас өчен, яшь әниләрне төрле вакытта чакырдылар.
– Мин баштан ук баламны күкрәк сөте белән ашатачакмын дигән карарга килдем, чөнки бу баланың сәламәтлеге, үсеше өчен файдалы. Башта бала имеп туймый дип борчылдым һәм өстәмә ашатырга уйладым, әмма бала тудыру йортының тәҗрибәле табиблары мине вакытында туктаттылар, моны эшләргә кирәк түгеллеген, бала өчен сөтнең җитәрлек булуын аңлаттылар. Белгечләр тарафыннан мондый ярдәм, һичшиксез, мөһим. Югалып калган һәм борчылган очракта, алар дөрес киңәшләр бирәчәкләр, – дип уртаклашты Лилия Флегонтова. – Кызыма хәзер 1 яшь 8 ай, мин аны күкрәк сөте белән ашатам. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2-2,5 яшькә кадәр ашатырга киңәш итә. Мин шулай ук озак вакыт кызымны ашатырга җыенам. Барлык әниләргә күкрәк сөте белән ашатуны сайларга киңәш итәм, чөнки бу әнигә дә, балага да файдалы һәм уңайлы.
– Олы кызымны ике яшькә кадәр имездем, кечкенәсен дә шулай ашатырга планлаштырам. Күкрәк сөте ашатуның өстенлекләре күп. Бу әни һәм бала арасында аерым элемтә тудыра. Туклыклы матдәләр буенча күкрәк сөтен берни дә алыштыра алмый. Бала тапканнан соң, беренче вакытта яшь әниләргә бу процессны җайга салу авыррак буладыр, әмма хәзер безнең бала тудыру йортында бу мәсьәләдә консультантлар ярдәм итә ала. Күкрәк сөтен имезү вакыты – әни һәм бала өчен мөһим момент, – дип билгеләп үтте Илсөяр Карликова.
– Безнең бала тудыру йортында әниләрнең 98 проценты күкрәк сөтен имезүне өстен күрә. 2 процент җитлекми туган балаларга кала. Әмма аларны да җитлеккәнчегә кадәр шешәдән күкрәк сөте белән актив туендыруны дәвам итәбез. Вакыт узу белән алар күкрәк сөтен имүгә күчәләр, – ди Наталья Толкина. – Озак вакыт имезергә ярдәм итүче мондый чаралар әнигә үз сайлавының әһәмиятен һәм мөһимлеген аңларга ярдәм итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев