Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ни өчен март аенда пенсияләрне февральгә караганда кимрәк күчергәннәр

Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең күбесе март аенда, февраль белән чагыштырганда, азрак пенсия алуларына аптырашта калган.

Халыктан шикаятьләр белән шалтыратулар килә башлады. Хәлне аңлатуны сорап без Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Чистай районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Надежда Сергеевага мөрәҗәгать иттек.

– Надежда Александровна, пенсионерлар март аенда, февраль ае белән чагыштырганда, азрак пенсия алуларына борчыла. Бу ничек аңлатыла?

– Март ае өчен пенсия 8,6 процентка индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә күчерелде. Хәзер лаеклы ялдагылар пенсияне шундый күләмдә ай саен алачак. Февраль ае өчен түләү күбрәк булды, чөнки ул вакытта пенсионерлар февраль ае өчен 8,6 процентка индексацияләнгән түләүдән тыш, гыйнвар ае өчен өстәмә индексация алдылар. Март аенда пенсия гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелде. Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9 процентка арттырылды, ә 1 февральдән, Россия Президенты йөкләмәсе буенча, Федераль закон нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6 процентка кадәр индексацияләнде.

– Пенсионерлар индексациядән соң үз пенсияләренең күләмен белә аламы?

– Индексациядән соң билгеләнгән пенсиянең төгәл күләмен Россия Пенсия фонды сайтында яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында белергә мөмкин. Моның өчен «Билгеләнгән пенсия һәм социаль түләүләр турында белешмәгә заказ бирергә» электрон сервисны активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки көчәйтелгән квалификацияле электрон имзалы мөһер белән расланган. Теләгән очракта белешмәне кәгазьгә чыгартырга була. Искәртеп узабыз, һәр пенсионерга индексациядән соң өстәп түләнә торган акча индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев