Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ни өчен күчемсез милекне теркәргә кирәк?

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингның төп темасы – теркәлгән хокуклары булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү булды.

Элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау тәртибен билгеләүче 518нче номерлы федераль закон елдан артык гамәлдә булуын дәвам итә. Сүз 1998 елның 31 гыйнварына кадәр – күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турындагы закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән объектлар турында бара.

Татарстан Росреестрыннан чарада идарә җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова чыгыш ясады.

Күчемсез милеккә хокукларны теркәү гражданнарның милеген мошенниклардан саклый һәм күршеләр белән җир бәхәсләрендә ярдәм итәчәк. Бердәм дәүләт күчемсез милек исемлегендәге язу шулай ук мирас хокукларына вакытында керергә һәм күчемсез милек белән нинди дә булса алыш-бирешләр ясарга мөмкинлек бирәчәк.

– Милекче документларны югалткан очракта, теркәлгән хокуклар аларны теләсә кайсы вакытта торгызырга, шулай ук гадәттән тыш хәлләр, табигый яки техноген һәлакәтләр һәм башка очракларда компенсация алырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Лилия Борһанова.

Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру җирле үзидарә органнарына йөкләнгән. Алар үз карамагында булган мәгълүматларны, шул исәптән архив белешмәләрен анализлыйлар, хакимият органнарына һәм оешмаларга соратып алулар җибәрәләр. Бу элек исәпкә алынган күчемсез милек объекты һәм аның хуҗасы турында мәгълүмат алу өчен кирәк.

Шуннан соң, элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объекты хокукына ия булучыны ачыклау турындагы карар проекты җирле үзидарә органы тарафыннан потенциаль хокук иясенә җибәрелә.

45 көн эчендә хокукка ия булучы буларак ачыкланган заттан билгеләнгән тәртиптә каршылыклар килмәгән очракта, җирле үзидарә органы элек исәпкә алынган күчемсез милек объекты хокукына ия булучыны ачыклау турында карар кабул итә һәм 5 эш көне эчендә Татарстан Росреестрына әлеге карарны җибәрә. Ул Росреестрга элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук иясен ачыклау турында карар кергән көннән алып 5 эш көне эчендә Бердәм дәүләт күчемсез милек исемлегенә кертелә.

Шулай, Татарстан Росреестры республика халкына шәхси архивларны күтәрергә, аларны өйрәнергә һәм үз күчемсез милек объектларының тулы хокуклы милекчеләре булуларына һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек исемлегенә хокуклары теркәлүенә инанырга тәкъдим итә.

Бу процессны тизләтәчәк, муниципалитетларга йөкләнешне киметәчәк һәм гражданнарның үз милеге белән эш иткәндә мошенниклык гамәлләреннән хокукларын яклаячак.

Күчемсез милек объектына хокук билгели торган документны теркәп, элек исәпкә алынган күчемсез милек объекты һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында Бердәм дәүләт күчемсез милек исемлегенә белешмәләр кертү турында гариза белән күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу вакытта дәүләт җыемы түләнми, – диде Лилия Борһанова.

Милекчеләр гаризалары буенча элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау турындагы закон гамәлдә булган вакытта 9 меңнән артык (9 263) күчемсез милек объекты теркәлгән, 404е кадастр исәбеннән төшерелгән.

Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев