НӘСЕРЛӘР
...
Һаваларда торна тавышлары
Менә тагын көзләр килде. Гомерем көзләренә якынлашуым шушыдыр инде.
— Дәү әнием, кыр казлары китә, дигән тавышка сискәнеп киттем. Тавыш янә кабатланды. Урамда уйнап йөрүче оныгым икән, ул ничек тиз килеп керсә, хәбәрне җиткереп, шулай ашыгып чыгып та китте. Аягыма чүәгемне элеп мин дә аның артыннан ашыктым. Бакчалар өстеннән кыйгачлап китеп баручы торналарны күрдем мин.
— Һай, улым, болар бит торналар, ә син кыр казлары дисең. Кечкенәм ялгышына авызын турсайтып:
— Каян белим соң мин? — ди.
— Тыңла әле, улым, әнә ничек аваз салалар алар. Торналар гына шулай сөйләшә белә.
— Торыйк-торыйк. Торрыйк, тор-рыйк. Миңа бик ямансу булып китте. Җепкә тезелгәндәй зәңгәр күктә торналар оча. Чит-ят, без белмәгән җирләргә саубуллашып китеп барышлары.
— Торыйк, торрыйк, исән торыйк, диләрме, — дип сөйләнә оныгым.
— Менә-менә син дә аңлый башладың аларның телләрен! Малай шатлыктан елмая. Кулын болгый-болгый торналар белән сөйләшә башлый. Быел мин ул кошларны язын бакча казыганда каршы алган идем. Ул чакта да юллары безнең бакча өстеннән узды аларның. Инде сентябрьдә китеп барышлары. Торналарга карап үземнең сабый чакларым — әнкәемнән мине каян табып алып кайтуын сораган мизгелләр исемә төште.
— Торналар китерде. Алар бүләк итте сине миңа. Елтыр кара күзле, кеп-кечкенә кызчыкны мин бер күрүдә үк яраттым, сине бик шатланып алдым алардан. Син минем куанычым, — дип иркәләр иде әнкәй.
— Сине дә торналар алып килгәнме әбигә? — дип сорыйм балалык кызыксынуым белән.
— Елгалар ташыган чакта, язның ямьле бер көнендә, кыр казлары алып килгән мине, — ди әнкәем елмаеп. Әнкәемнең шушы матур хикәясе үсмер елларыма кадәр озата килде. Әйе, әнкәй сөйләве буенча балачагымда ук мин торналарга, аккошларга бәйләнешле булганмын. Шул киек кошларны якыннан күрү теләге һич тынгылык бирмәгән бер көндә әнкәем сөйләгән Баһшай күленә киттем. Ак-сары төстә матур төнбоеклар үсеп утырган камышлы зур күл буенда борчак басуы. Табигатьнең мондый да гүзәл урынын хәзер табып та булмастыр. Шунда мин бераз ераграк борчак чүпләп йөрүче киек кошларны — табигатьнең илаһи гүзәл җан ияләрен күрдем. «Торналар да, аккошлар да бик сак кошлар, кешене якын җибәрмиләр», — дип әнкәйнең сөйләгәнен беләм. Шуңа күрә зур саклык белән аларга якынаям.
— Нинди матур кошлар да була икән, нинди зурлар, — дип гаҗәпләнү катыш сокланып карыйм аларга. Башларын кырын-кырын салып миңа карасалар да, нигәдер миннән курыкмадылар. Алар мине үз иттеләр! Әнкәй сөйләгәннәр, әллә чыннан да, хак булдымы икән?!
Үсмер елларымда аларга изге әйбергә караган кебек карый идем. Олыгайгач та, гомерем буе шул торналар озата һәм каршылый мине.
— Торрыйк, тор-рыйк. Торыйк-торыйк!
Һаваларда торна тавышлары өзә үзәкне. Әнкәм сөйләгән мавыктыргыч хикәя әле дә булса йөрәгем түрендә якты истәлек булып яңара. Торналар төшкән шул басу, Баһшай күле, гомерләр узган саен, еллар өстәлгән саен күңелемдә моңсу хатирә булып яңара. Әнкәем дә бу дөньяда күптәннән юк. Инде үзем дә гомер көзенә җиттем. Тор-рыйк, тор-рыйк! Торналар күнелемнең ниндидер бер өлешен үзләре белән алып киттеләр…
Кара көздә
Көзге яңгырның һаман елап туйганы юк. Kөзгe табигатьнең кәефләнеп алган чагында басу-кырлар аша урманга юл тоттым.
Әле кайчан гына каерылып үскән иген кырлары бушап калган. Авыр хезмәтеннән, мул уңышларыннан соң җир ял итә. Тиздән, бик тиздән ул йокыга талачак. И газиз җирем! Тынычлык, иминлек, сафлык иңсен сиңа дип, изге теләкләремне ирештереп, ашыкмый гына урманга таба атлыйм.
Урман эче тып-тын. Талап чыкканнармы соң? Шәп-шәрә калган ул. Үзе караңгы: ташлап чыккан ялгыз йорт шикелле, күңелгә ниндидер шомлылык өсти. Агачлардан-агачларга бәрелеп җил йөри. Урманга бүген җил хужа. Мин яктылык, матурлык эзләп урман эченә керә барам. Ник бер кош тавышы ишетелсен, озын колаклар да каядыр китеп югалганнар, ник бер җан әсәре булсын?! Үз кошларыбыз җылы якка очтылар шул. Ә төньякның купшы кунаклары балан, миләш чыпчыклары әле кайтып өлгермәгәннәр, күрәсең.
Бу бер вакытлы күренеш кенә дип, үземне тынычландырам. Әлбәттә, яз киләчәк! Агачлар яшел, купшы киемнәрен киячәкләр. Аланнар
аллы-гөлле чәчәкләргә күмеләчәк. Киткән кошлар кире кайтып сайрый-сайрый сөенечләрен безгә җиткерәчәкләр. Димәк, кояшлы язлы көннәребез алда әле, ул, һичшиксез, киләчәк.
Саимә Гатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев