Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәсел җебе ышанычлы кулларда

Авылдашым, иганәче, игелекле гамәлләр иясе Альберт абый Дәминовның рус телендә «Два рода – одна кровь» исемле китабы дөнья күрде

Туган авыл, туган нигез, нәсел-нәсәп һәрберебезгә иң кадерле, газиз нәрсәләр. Яшь барган саен аның кадере тагын да арта, аралар тагын да якыная.

Үткәннәргә сәяхәт итеп...

Альберт абый Дәминов салкын себер җирләрендә яшәгәндә дә, туган авылының җылысы аның күңелен җылытып тора, иҗатка этәргеч бирә. Шушы җылылык, туган авылы Иске Романның күзгә күренми торган тарту көче бүген аның китабында да чагыла. Хәер бу аның җирсү хисләре белән сугарылган беренче генә иҗат җимеше түгел, өченче китабы. Туган якка, аның кешеләренә, якыннарыңа мәхәббәтне күпме язсаң да, аңлатып бетереп булмыйдыр ул!

Китапта сүз авторның, тамыр нәсел-нәсәбе, әби-бабалары, әти-әниләре турында. Шулай ук киләчәк буынга да биредә сүз бирелә. Шулай дөрес тә, ни хәтле генә үткәннәр турында язсаң да, аны киләчәк буынның өлге итеп алуын, үрнәк алып яшәвен күрү иң мөһимедер. Автор үзе әйтеп үткәнчә, моннан ун еллар элек дөнья күргән «Синең эзең» дип исемләнгән беренче китабында сүз күбрәк Дәминовлар нәселе турында бара. Әмма бу нәселдә әтисе ягыннан Зәйтүнә әбисенең дә роле зур була. Ул заманында бик бай булган Мөхетдин Хөснетдиновның кызы булган. Ни кызганыч, Мөхетдин бабайның язмышы бик аянычлы була. Ул елларда аның турында шыпырт кына аны кулга алулары, эзсез югалуы хакында сөйлиләр... Аның турыда сөйләү гаиләдә дә тыела...

Китап авторы Альберт абыйга Мөхетдин бабайның икенче улы Кыяметдин белән аралашу бәхете елмая. Аның авызыннан ул ерак бабалары Мөхәммәтсадыйк, Мөхәммәтдәмин, Бакый турында ишетә. Әмма архив документлары аша ул ерак бабасының Әмир икәнен дә ачыклый. Шушы архив документлары аша үзенең нәселе, аларның яшәү урыннары турында яңа мәгълүмат туплый. Яңадан-яңа йөзләгән исемнәр таба. Мөхетдин бабасы ягыннан туганнарының Иске Роман, Биктимер авылларында гына түгел, Нижегородск өлкәсе Анда авылында да яшәүләре ачыклана.

Әлеге китапта автор алдагы ике китапка (икенче китабы «Туган җир: шәхесләр һәм язмышлар») керми калган вакыйгаларны тасвирлый. Мөхетдиновларның зур гаиләсе Төмән өлкәсе Сургут шәһәрендә яши. Өлкән уллары Кирам Кыям улы «Сургутнефтьгаз» оешмсында җитәкче була. Ул туганнарын бирегә эшкә чакыра, аларга торак белән дә ярдәм итә. Үзенә ярдәм сорап килгән беркемне дә кире бормый ул, бик киң күңелле, олы йөрәкле кеше була. Автор әлеге китабында әнә шушы кешеләрнең һәрберсе турында сөйли. Әлеге нәселдә тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, фашист концлагерьларында газап чигүчеләр дә, фронттан кайтмаучылар да күп. Бүген дә әлеге нәсел вәкилләре югары үрләрне яулыйлар. Алар арасында укытучылар, игенчеләр, эшчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, сәүдә хезмәткәрләре, нефть челәр, шахтерлар, галимнәр, очучылар, музыкантлар, төзүчеләр...

 

Ныклы тамырның шытымнары яхшы

 

Китап авторы Альберт абый Дәминовның балачагы исә күбрәк әтисенең әнисе Зәйтүнә әбисе карамагында үтә. Әтисе Гомәр Шакир улы бухгалтер булып эшли, әнисе Рәхимә Галиулла кызы – мөгаллимә. Аль берт абый мәктәпне тәмам лагач слесарь-җыючы бу лып эшли. Озакламый язмыш җил ләре аны ерак себер якларына китерә. Биредә дә төрле һөнәрләрдә үзен сыный: оператор, слесарь, маляр, рәссам-бизәкләүче дә була.

Төмән индустриаль институтын тәмамлаганнан соң төрле оешмаларда инженер, директор урынбасары вазифаларын башкара. 1983 елдан аның хезмәт эшчәнлеге нефть тармагы белән бәйләнгән. 1986 елдан ул «Сургутнефтьгаз» ААҖендә 2нче төзелеш-монтаж идарәсендә производство буенча начальник урынбасары итеп билгеләнә. Өч айдан соң әлеге идарәне җитәкли башлый һәм утыз елдан артык шушы җаваплы хезмәтне башкара. Намуслы, гадел, һәр эшен җиренә җиткереп башкаруы өчен олы ихтирамга, мактаула исемнәргә, зур бүләкләргә лаек була.

Хәзер ул лаеклы ялда. Ярты гасыр салкын себерләрдә чыныкканнан соң тугры тормыш иптәше Сәлимә апа белән күңелен гел җылытып, тартып торган туган ягына кайтып төпләнә. Бүген алар тормышларына шөкер итеп, гүзәл табигатьле Лаеш

шәһәрендә гомер итәләр. Авылыбызда үткәрелгән чаралардан, җәмәгать эшләреннән бер дә читтә калмый Альберт Гомәр улы. Һәр чарага иганә ярдәме күрсәтә, туган як, тел, милләтебез сагында иң уяу торучыларның берсе ул. Ноябрь аенда Чистайның дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей тыюлыгында Казаннан килгән «Алпар» этно-төркеме белән иҗади очрашуга да хәйрия ярдәме күрсәтүче Альберт абый булды. Әлеге очрашу якташларыбызга бер бүләк. Кичәдә яңгыраган борынгы җырлар, мөнәҗәтләр әби-бабаларыбыз яшәгән чорга сәяхәт иттерде. «Әлеге кичәдән бик дулкынланып, шатланып кайттым. Яшьләребез арасында борынгы көйләрне шулай моңлы итеп, тере тавышка башкаручыларыбыз булу сокландырды. Моң дәрьясы ташып торган яшьләребезне тыңлап, милли киемнәренә, музыка коралларында оста уйнауларына карап та хозурландык, рухи азык алдык», – ди Эльвира Беспалова. Тамашачылар халкыбыздагы моң дәрьяның киңлегенә, тирәнлегенә янә бер кат сокланып, сихри бер дөньяда тибрәлгәннәр... Музей җитәкчелеге дә, тамашачылар да төркем артистларына, кичәгә зур ярдәм күрсәткән Альберт абый Дәминовка ихлас рәхмәт, ихтирам сүзләрен юлладылар. Милләтебез, халкыбыз, мәдәниятебез, киләчәк буыннар язмышына битараф булмаганыгыз өчен янә бер кат рәхмәт сезгә, Альберт абый!

... Альберт абый Дәминовның китабын укып чыккач, күңелем белән туган авылымның урамнарын бер генә урамадым да, үткәннәргә бер генә сәяхәт кылмадым... Еллар пәрдәсе аша ничәмә-ничә буын авылдашларымның тормыш-көнкүрешенә күз салам, аларның бала-оныкларына мирас итеп калдырган тәрбиялелек, гаделлек, фидакарьлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек кебек асыл сыйфатларына сөенеп туя алмыйм. Дәминовлар нәселенең лаек лы вәкилләре Альберт абый белән Сәлимә апаның уллары Марат, Илдар, оныклары Альберт, Диләрә, Рафаэль, Катяларның да әлеге мирасны әти-әниләре, әби-бабайлары кебек киләчәккә саклап барасыларына, Дәминовларның шәҗәрәсе тагын киң күңелле, гадел, матур уй-хыяллы яшь буын белән тулыланасына ышанам мин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев