Наркотикларны законсыз сатып алган чистайлы штрафка тартылды
Наркотик матдәләрне законсыз сатып алган чистайлыга карата хөкем карары чыгарылды.
Шәһәр суды материаллары буенча, Чистайда яшәүче хатын-кыз, исерек хәлдә булганда мобиль кушымта аша шәхси куллану өчен наркотикны законсыз сатып алган. Хатын-кыз үз гаебен таныган, кылган гамәлендә үкенгән.
Суд аңа дәүләт кеременә 20 мең сум күләмендә штраф билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев